Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Механизаторлар сафы тулылана

Актаныш технология техникумының тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергән 19 егете чыгарылыш имтиханы тапшырды.

Әлеге егетләр өч ел дәвамында техникумда үзләштергән белемнәрен беренче көнне теория өлеше буенча, икенче көнне гамәли өлештә  комиссия алдында раслады.

131 а төркеме мастеры Әлфис Хафизов егетләргә
уңышлар теләде. Каушамаска, саклык чараларын күрергә кирәклеген искәртте.

– Уку дәверендә бу егетләргә барлык техника төрендә дә йөрергә өйрәттек. Бүген имтиханнарын яхшы гына тапшырып, кулларына техника йөртү таныклыгы алып, киләчәктә хуҗалыкларда сынатмый гына эшләрләр, дип ышанып калабыз, – диде ул.

– Бу егетләр кулларына В, С, Е, F, D категорияләре булган техника йөртү таныклыгы алып чыгачаклар. Электән без аны 3 нче, 2 нче класс дип йөртә идек. В, С, Е, F, D категорияләре 1 нче класска туры килә торган. Шулай булгач, алган белемнәре дә, куйган хезмәтләре дә 1 нче класс механизатор алырлык дәрәҗәдә булсын иде, –  ди районның дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Илдус Хәкимов. – Өйрәнеп бетермәгән урыннарын шушы ике-өч көн эчендә өйрәтеп бетерергә тырышабыз.

Имтихан барышында егетләр  биш төрле  техникада йөреп күрсәтәләр. С категориясенә туры килә торган өлештә МТЗ – 82.1 тракторында арба белән артка чигү, тауда туктау  элементын күрсәтәләр. D категориясе буенча Т-150 тракторы, F категориясе
буенча Полесье-250 комбайны, Е категориясе  буенча ДТ-75 тракторы, В категориясе буенча Т-16 тракторы куелган. Егетләр шуларның һәрберсе белән фигуралы йөрү элементлары эшлиләр.

– Тиешле категорияләрен алып, хезмәт итәрлек итеп чыксыннар иде. Техника йөртү таныклыгы алып чыккач, алар янында өйрәтүче булмый. Бар җавапчылык үзләренә кала. Укуларын тәмамлагач, аларның әле армия сафларына барасылары бар. Аннан исән-
имин әйләнеп кайтсыннар. Илебезнең дәрәҗәле, акыллы егетләре булсыннар. Илләребез тыныч булсын. Тынычлыкның кадерен чын-чынлап белә башладык, –  ди Илдус Хәкимов.  

– Техникумда тракторчы-машинист һөнәрен үзләштердем. Укыганда барлык техника төрендә дә йөрергә өйрәндек. Моннан дүрт ел элек руль артына утырып карадым. Миңа нык ошый. Бүген имтихан вакытында берничә төрле техниканы йөртеп күрсәтәбез. Биредә үзләштергән белемнәр, киләчәк тормышымда файда китерер дип өметләнәм, – ди      Нурсил Мостафин.

– Мин Мөслим районыннан. Әлеге техникумда уку нык ошады. Биредә барлык техника төрендә йөрергә өйрәндем. Бүгенге имтиханны яхшы гына тапшырдым. Арба тагылган трактор белән артка чигү генә бераз авыррак булды. Киләчәктә армия сафларына барып кайткач, үзебезнең райондагы берәр хуҗалыкта эшләргә уйлыйм. Миңа техникада йөрү дә, аны ремонтлау да нык ошый, –  ди  Илмир Бәдертдинов.

 

Асфальт юл

печән ташыр өчен түгел

 

– Районда терлек азыгы кампаниясе башланды. Терлек азыгы әзерләгәндә хуҗалыкка, шәхсигә бүлеп карап булмый. Һәр кеше малларына кыш чыгарга җитәрлек күләмдә азык әзерләп калырга тырыша. Бүгенге көндә сенаж сала башлаган хуҗалыклар техникаларына техника каравы үткәреп, әйбәт кенә эшлиләр.

Хәзер бик куркыныч чор. Терлек азыгы әзерләүдә катнашучы техниканың әйләнә, турый торган әйберләре күп. Базларда таптаганда да бик сак эш итү мөһим. Исән-сау эшләсеннәр иде. Бүген имтихан тапшырган егетләр дә киләчәктә трактор, төрле машина иярләрләр. Руль артында йөргәндә саклык чаралары хакында исләрендә тотсыннар иде.

Шәхси тракторларга  техника каравы төгәлләнде. Бүгенге көндә трактор һәм тагылмаларның  62 проценты техника каравы үтте. Бу, узган елга караганда кимрәк. Ләкин техника каравы узмаган тракторларга, арбаларга да шул ук таләпләр куела. Печән ташуга зур арбалар көйләү модага кереп китте. Шуңа юллардагы вазгыятьне дә исәпкә алып, ут, тормоз системаларын карап кына эшкә керешсеннәр иде. Бер кип печән эшлим дип, зур фаҗигаләргә тарып, үкенерлек булмасын иде. Әгәр шундый төзек булмаган техника белән йөргәннәрен күрсәк, штраф тукталышына ябарга туры киләчәк, – ди  Илдус Хәкимов.

– Печән ташу чорында тракторларның асфальт юлдан йөрүләре күбәя...

– Авыл хуҗалыгына бәйле техникалар асфальттан буйга түгел, ә аркылыга йөрергә өйрәнсеннәр иде. Асфальт юл авыл хуҗалыгының терлеген, печәнен ташыр өчен салынмаган. Шуңа йөк ташыганда маршрутны асфальт юлга чыкмаслык итеп сайларга кирәк.  Юлны аркылы чыкканда да сак булу сорала.

 

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев