Механизаторларны укыттылар
Актаныш технология техникумында язгы кыр эшләренә әзерлек йөзеннән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тарафыннан агрономнарны, инженерларны, механизаторларны укыту оештырылды.
Язгы кыр эшләренә керешер алдыннан мондый укулар соңгы елларда еш үткәрелә. Биредә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре үткән елдагы эшчәнлеккә анализ ясыйлар. Ни сәбәпле көткән уңыш алынып бетмәгән? Кайда югалтуларга юл куелган? Әлеге сорауларга җаваплар эзлиләр.
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров чәчү технологиясе, аңа куелган таләпләр белән ныклап таныштырды. Чәчеләсе орлыкларның сыйфатына,
репродукциясенә игътибар итәргә кирәклегенә басым ясады.
– Укуда катнашучыларга быел нинди культураларга өстенлек бирергә, нинди ашламалар белән эшләргә, үсемлекләрне
саклау өчен ниләр эшләргә кирәклеге буенча да киңәш-тәкъдимнәребезне җиткердек. Алдагы елларда бөртекле культураларны киметмәскә дигән таләп куя идек. Ләкин, соңгы елларда икмәкне сату проблемасы барлыкка килгәнлектән, югары бәядән сата алырдай һәм бездә үсәрдәй культураларга да игътибарны арттырырга тәкъдим итәбез. Мисал өчен шундый культуралардан көнбагыш, соя кереп бара. Бүген аларны хуҗалыкка файдасы калырлык бәяләрдән сату мөмкинлеге бар.
– Көзге культураларның торышы ни хәлдә? Алардан уңышка өмет бармы?
– Шушы көннәрдә генә аларның кышлату халәтен белү максатыннан анализ алдык. Без инде туң бетә торгандыр дип курыккан идек. Басуга кергәч, туфракта туң катламының киресенчә, артуы күренде. Хәзер 10-12 сантиметр тирәсе туң катламы бар. Бу, яхшы күрсәткеч. Уҗымнарны тетрозолга салып карагач та, сакланышлары начар түгел.
– Быел кар күп яуды. Бу, җирнең дымга булган ихтыяҗын канәгатьләндерә алырмы?
– Бу, карның ни дәрәҗәдә тиз эрүенә бәйле булачак. Әйткәнемчә, туфракта дым катламы ун сантиметр тирәсе. Шуның нәтиҗәсендә эрегән кар суларының җиргә сеңү мөмкинлеге күбрәк дигән фикердәбез. Әгәр көндез җылы булып, төнгә суык тора икән, кар сулары җиргә сеңәр дип өметләнәбез. Соңгы өч елда көзгә бик аз күләмдә дым белән керәбез. Шуның нәтиҗәсендә көзге культуралар аз чәчелә, чәчкәне дә аз чыга. Бүгенге укуда катнашучыларга болар хакында да әйтеп үтәбез.
– Мондый укуларда алган
мәгълүматларны механизаторлар эшләрендә дә кулланамы?
– Әлеге укулардан соң, язгы кыр эшләренә керешкәнче, семинар да үткәрәчәкбез. Анда җитәкче-белгечләр дә булачак. Шулай ук агулауда эшләүчеләрне дә укытачакбыз. Шунда алганнарны гамәлдә дә кулланырлар дип ышанабыз. Чөнки югалтулар, нигездә, җитәкче-белгечләрнең үзләреннән тора. Аларның нинди таләп куюларына һәм технологик таләпләрне үтәүләренә бәйле.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдинов финанс мәсьәләләре буенча чыгыш ясады.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рушан Мөхәммәдиев машина-трактор паркының 2003 елдагы эшчәнлегенә анализ ясады. Быелга куелган таләпләр белән таныштырды.
– 2024 елгы язгы кыр эшләрендә ничә техника катнашчак. Механизаторларга кытлык булмасмы?
– Соңгы елларда кадрлар мәсьәләсе белән чыннан да,
проблема бар. Бер механизаторга берничә техника иярләргә туры килә. Бу мәсьәләне дә күтәрдек. Быелгы язгы кыр эшләрендә 355 трактор катнашачак. 26 чәчү комплексы, “Быстрица” тибындагы 15 чәчкеч һәм 30дан артык СЗП чәчкече чәчәчәк.
– Әлеге тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары кыр эшләренә әзерме?
– Безнең тарафтан авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылма коралларны яңа елга кадәр әзерләп бетерү бурычы куелган иде. Бу эш туксан процент күләмендә башкарылды, дияргә була. 13 марттан техник караулар башланып китәчәк. Хуҗалыклар моңа әзерләнәләр.
– Ягулык-майлау материаллары белән проблема
чыкмасмы?
– Ягулыкка бәя нормальләшеп килә, дисәк тә була. Бүгенге көндә хуҗалыкларда ягулык салу савытларын чистарту эшләре алып барыла. Язгы кыр эшләренә тулы әзерлек белән кереп китәрбез, дип өметләнәбез.
Укыту барышында Актаныш районы белән тыгыз эшләгән компания вәкилләре үзләрендә җитештерелүче техника төре белән таныштырды.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев