Мөгаллимәләр аттестация үтте
Районыбыз мәчетләрендә башлангыч белем бирүче мөгаллимәләр 26 декабрь көнне аттестация узды.
Сынау алырга башкалабыз Казаннан ТР Мөселманнары Диния Нәзарәте каршында эшләп килүче мәртәбәле комиссия килде.
– Мөфтият тарафыннан оештырылган шушы сынау чаралары сезгә ярдәм йөзеннән уздырыла, – дип аңлатты алар.
– Иң әүвәл – үзебезнең эшләвебезнең нәтиҗәлелеген күрергә килдек, – дип белдерде ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең аттестация бүлеге җитәкчесе Рөстәм Вәлиуллин. – Белемегезне сынап, мәчет янындагы курсларда белем бирү дәрәҗәсенең югарылыгын без күрергә тиеш. Камиллеккә чик юк. Аллаһы Тәгалә безгә шушы динебезне алып барырга кушты. Башка берәүгә белемне бары тик белемгә таянып
бирергә тиешбез. Кеше сорау белән яныбызга килгәндә, диндә ничек икәнне белгән очракта гына җавап бирә алабыз. “Минемчә”, “шулай уйлыйм”, “фаразлыйм” кебек төшенчәләргә таянырга ярамый. Үзенең уйдырмалары, фаразлары белән җавап биргәндә сорау бирүчене тагын да тирәнрәк саташтырып җибәрүе ихтимал. Сез, мөгаллимә-остазлар – пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләм сәхәбиятләренең сеңелкәшләре. Дини тормыш алып барганга күрә, телисезме-теләмисезме, шайтан сезне иң олы дошманы итеп күрә. Шайтан: “Кем Коръән Кәримне укытырга алынды, кем динне өйрәтергә тотынды, ул – минем иң яратмаган кешем”, – дип җавап биргән.
Кереш чыгыштан соң, имтихан вакыты җитте. Ул тест формасында әзерләнгән. Рөстәм Вәлиуллин һәм комиссия әгъзалары – фән һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Булат, Нияз, Рәшит хәзрәтләр аттестация сорауларын таратып чыктылар. Үзләре кемнең ничек эшләвен тикшереп, башыннан ахыргача, рәт аралары буйлап йөреп, күзәтеп тордылар.
Комиссия
ни өчен таләпчән?
Рөстәм Вәлиуллин, Татарстан мөфтиятенең аттестация комиссиясе рәисе:
– Татарстан Җөмһүрияте буенча аттестация комиссиясе эшли. Гадәттә, Казанга килеп узалар. Әгәр район ерак икән, ул очракта без урынга барып уздырабыз аттестацияне. Мөгаллим һәм мөгаллимәләрнең белем дәрәҗәләрен белеп, тәкъдимнәрне Казаннан җибәрәчәкбез. Тестлар формасында бөтен темаларга да җавап бирәләр. Сораулар фәнни яктан модульләргә бүленгән. Беренчесе, иң әһәмиятлесе – икътикад мәсьәләсе. Кеше нәрсәгә ышанырга тиеш, нәрсәгә ышанырга тиеш түгел. Ышанган очракта – нәрсә дөрес, нәрсә дөрес саналмый?
Сорауларга җавап биргәндә белем дәрәҗәсе тикшерелә. Хәзерге көндә күп кеше сорау белән муллага яки абыстайга килә. Бигрәк тә, мәчеттә укытучы остазларга мөрәҗәгать итәләр. Димәк, халык аларга ышанычын белдерә. Без үзебезнең мөгаллимнәрнең һәм мөгаллимәләрнең белем дәрәҗәсен югары тотарга тиешбез. Аларның дөрес җавап бирерлек халәттә
булулары мөһим.
Шулай ук дин тарихы әһәмиятле. Шәригатьнең кануннарын белү зарур. Милләтебездә таралган тәртип-тәрбияви чараларны белү дә бик кирәк. Мәчетләрдә гыйлем бирүче хөрмәтле абыстайларыбыз, мөгаллимәләребез бик актив. Алар менә шул белемне халкыбызга җиткерә торган бер чылбыр булып тора.
Экстремизмга каршы көрәш төп юнәлешебез булмаса да, без тискәре күренешләргә якын килмибез. Экстремизм – безнең милләтебезнең дошманы. Динебезне һәм милләтебезне мәсхәрә итүдән, аяк астында таптый торган гамәлләрдән ерак булырга тиешбез. Татар халкы гомер-гомергә һәрвакыт тату яшәгән. Үзара һәм күршеләре һәм башка милләт кешеләре белән дустанә гомер кичерә. Кемдер башка милләт, башка дин кешеләренә татусызлык күрсәтә икән, бу – динебезне белмәүнең нәтиҗәсе.
Динебезне белгән кеше безнең ислам диненең бөтен галәмгә, бүтән диннәргә үрнәк икәнен белә. Бөтен диннәр безнең диннән белем алганлыгын аңлап, кадерен белеп яши.
Ир-ат мөгаллимнәр өчен дә аттестация уздырыла. Алар азрак булса, Казанга киләләр, күпләп җыеган очракта үзебез Актанышка киләчәкбез, иншә Аллаһ.
Мөфтиятебез тарафыннан куелган график бар, без шуннан чыкмыйбыз. Экстрен хәлләр туган очракта өстәмә оештырыла, бу эш безнең гадәти штатлы гамәл булып санала. Актаныш мөхтәсибәтенә, дини оешмаларга бернинди шикаятебез, тискәре фикеребез юк. Бөтенесе дә дөрес алып барыла. Без монда аларга ярдәм йөзеннән генә киләбез.
Һәрбер блокта 8-20 сорау, алар артып яки кимеп тора. Бу – гади хәл. Шпаргалка язып алып килмәсеннәр өчен үзгәртелеп тора. Мөфтиятнең фән бүлеге хезмәт куя. Сынау алучылар һәрбер аттестация узучының сулышына кадәр сизеп, ничек эшләүләрен күзәтеп торалар. Мәдрәсәдә укыган кешеләргә имтихан сораулары җиңелрәк, башкаларга бераз гына авыррак булырга мөмкин. Белем дәрәҗәсендә эзлеклелек кирәк. Аерманы бетерү өчен безнең имтиханнар расланган. Аттестация булачагы алдан хәбәр ителә. Шушы вакытта алар бөтен китапларны укып, яңадан белемнәрен барлап чыгарга тырышалар.
Ничә кеше
имтихан тотты?
Руслан Мортазин, районның имам-мөхтәсибе:
– Җәмигъ мәчетендә 41 мөгаллимә аттестация үтте. Алдан Казанга барып, белем күтәрү курсларында укып кайтучылар да бар. Тагын 10га якын мөгаллимәбез, төрле сәбәпләр аркасында сынауга килә алмады. Алар да белем күтәрү курсларына барып, шушы аттестацияне үтеп кайтырлар, иншә Аллаһ.
Комиссиянең максаты, кемнәндер кимчелек эзләү түгел, белмәгәннәрен өйрәтү дөрес юнәлеш күрсәтү, гыйлем бирү. Бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алырга кушкан пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм.
Без никадәр камилләшү дәрәҗәсенә ирешәбез, шулкадәр, әлхәмдүлилләһ, үзебезгә дә зур ярдәм булачак. Аллаһы Тәгалә тел ачкычлары биреп, мәчеткә йөрүчеләргә
белем бирүдә булышыр, иншә Аллаһ.
Руслан Мортазин:
Бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алырга кушкан пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи
вә сәлләм. Без никадәр камилләшү дәрәҗәсенә ирешәбез, шулкадәр, әлхәмдүлилләһ, үзебезгә дә зур ярдәм булачак. Аллаһы Тәгалә тел ачкычлары биреп, мәчеткә йөрүчеләргә белем бирүдә булышыр, иншә Аллаһ”.
Рөстәм Вәлиуллин:
Кеше сорау белән яныбызга килгәндә, диндә ничек икәнне белгән очракта гына җавап бирә алабыз. “Минемчә”, “шулай уйлыйм”, “фаразлыйм” кебек төшенчәләргә таянырга ярамый. Үзенең уйдырмалары, фаразлары белән җавап биргәндә сорау бирүчене тагын да тирәнрәк саташтырып җибәрүе ихтимал”.
Филиза ГОМӘРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев