Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Оригами балада зәвык, матурлык хисе уята

Актаныш балалар иҗат үзәгендә “Оригами” дигән мавыктыргыч түгәрәк эшләп килә. Анда гади кәгазьдән могҗиза тудыручылар шөгыльләнә.

Оригаминың серенә төшендерүче, югары квалификацион категорияле укытучы, өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесенең өстәмә белем бирү педагогы Фирүзә Солтанова белән шушы әкият дөньясында очраштык.

Бүлмәгә килеп керүгә, төрле әкият геройлары, уенчыклар каршы ала. Зур-зур самоварлар, велосипед, танк, паруслы көймә, чәчәк һәм җиләк-җимеш салынган кәрҗиннәр, кечкенә өйләр шунда ук күзгә ташлана. Бүлмә буйлап аккошлар сибелгән. Фил, маймыл, жираф, куян, попугайлар сәлам бирә. Боларның барысы да – балалар ясаган уенчыклар. Иң кызыгы – кәгазьне бөкләү ысулы гына кулланылган. Оригами осталарына бернинди буяу карандашлары, ябыштырырга клей кирәк түгел. Кечкенә кәгазь кисәкләрен тигезләп бөкли-бөкли, бер-берсенә кертеп җыясы гына. Әйтүе җиңел, әлбәттә. Ә бөтен кешенең дә мондый түземлеккә, фантазиягә, матурлыкка сәләте бар микән соң? Фирүзә Марсель кызы белән шул хакта сөйләштек.

 

Иҗатка юл башы

 

– Балалар иҗат үзәге педагогларына нинди бурыч йөкләнә?

– Һәр бала – иҗат әһеле, кечкенә артист, рәссам, шагыйрь. Алдында торган иҗади бурычны дөрес чишү юлын баланың үзеннән башка беркем дә белә алмый. Ә безнең өстәмә белем бирү педагогларның беренче эше – бала алдында һәрвакыт иҗади максат торуын тәэмин итү. Аңарда нинди генә юнәлештә булса да кызыксыну уятып, аны үстерергә, бу өлкәдә өстәмә белем һәм күнекмәләр бирергә бурычлыбыз.

Безнең Актаныш балалар иҗат үзәгендә гамәли иҗат берләшмәләре уңышлы гына эшләп килә. Балалар үзләре сайлаган юнәлешләр – балчыктан әвәләү, кисү-тегү, сәйлән үрү, агачка рәсем төшерү, макетлаштыру, оригами буенча дәресләргә даими йөриләр. Дәресләрдә алар төрле материаллар белән эшли. Тукыма, күн, агач, кәгазь, төрле буяулар булсынмы, балчык, гипс, яисә гап-гади тозлы камырмы – һәркайсының үзлекләре белән якыннан таныша, алар белән технологик дөрес эш итү тәртибен өйрәнә.

– Тәрбияле, зәвыклы кеше тәрбияләүгә дә игътибар зурмы?

– Белем һәм күнекмәләр алу белән беррәттән, өстәмә белем бирү дәресләре зур тәрбияви мәктәп тә әле ул. Иң беренче чиратта, гамәли иҗат белән шөгыльләнү балаларга эстетик зәвык, матурлыкны күрә-бәяли белү сәләтен үстерү мөмкинлеге бирә. Шулай ук берләшмәләрдә эш барышында үзара дуслык, аңлашу, бер-береңә ярдәм итү төшенчәләрен күреп, аңлап үсәләр. Бер-берсенең уңышларына, уртак казанышларга сөенергә өйрәнәләр. Бер төрле кызыксынуга ия булу фикердәшлек тойгысын үстерә, бераз гына сәламәт көндәшлек орлыклары сала. Бу үзе үк баланы тырышлыкка, иҗадилыкка, яңа, үзенчәлекле башлангычка этәрә.

– Сез җитәкләгән түгәрәк күптәннән эшлиме?

– Актаныш балалар иҗат үзәгендә “Оригами” балалар берләшмәсе инде 10 елдан артык эшләп килә. Хәзерге көндә бөтен дөньяда киң таралыш ала барган оригами сәнгате елдан-ел популярлаша, зур кызыксыну уята.

 

Кәгазь белән бергә

барлыкка килгән

 

– Нәрсә ул оригами?

– Бер үк вакытта гади дә, серле дә, катлаулы да булган бу сәнгать белән һәркайсыбыз балачактан таныш. Кәгазьне бөкләп фигуралар ясау моннан 2500 еллар элек, кәгазь белән бер үк чорда барлыкка килгән дип исәпләнелә.

– Ни өчен кирәк сон ул оригами?

– Дөньяның төрле почмагында бу сорауга төрле җавап ишетергә мөмкин булыр иде. Японнар өчен оригами – милли мәдәниятнең, тарих һәм тормыш фәлсәфәсенең аерылгысыз өлеше. Инглизләр өчен ул – үзара аралашуга сәбәп булган ял, буш вакытны уздыру чарасы. Голландиядә оригами эшләнмәләргә көндәлек тормышны, йортны-интерьерны бизәүче арт-объектлар буларак өстенлек бирәләр, ул аларда бары тик тагын бер гамәли сәнгать төре. Ә бездә исә оригами педагогик юлдан атлый. Ул – балаларда төрле күнекмәләрне үстерүгә юнәлтелгән эш төре, педагогик алым.

– Бездә кайсы яктан үзенчәлекле?

– Оригаминың үзенчәлекләре бик күп. Ул балаларны куллар белән аңлы эшләүгә күнектерә, кул чукларының вак моторикасы камилләшә, бармаклар төгәлрәк эшли, күз чамасы үсә. Оригами игътибарны туплый, хәтерне яхшырта, фикерләү процессларын активлаштыра, интеллектуаль һәм зәвык үсешенә этәргеч бирә.

“Баланың иҗади сәләтләренең чишмә башы – аның бармак очларында. Бармаклардан юл алучы нечкә генә инешләр иҗади фикер чыганагын
туендыралар. Сабыйның нәни учларында уңганлык, осталык никадәр күбрәк булса, ул шулкадәр акыллырак”. Күренекле педагог Василий Сухомлинскийның бу сүзләренең хаклыгына эшчәнлегем аша кат-кат инанам.

Психология күзлегеннән караганда оригами – эмоциональ бушану, ял ысулы да. Мәктәптә 5-6 сәгать укып, арып-талып, түгәрәккә килгән бала өчен анысы да бик зур әһәмияткә ия.

 

Яратып шөгыльләнәләр

 

– “Оригами”ның башка түгәрәкләрдән өстен ягы?

– Зур чыгымнар таләп итми торган шөгыль булуы белән дә уңайлы. Бердәнбер материал – ул гади кәгазь, эш өчен уңайлы, бала иҗаты өчен иң аңлаешлы. Өстәмә белем бирү дәресләрендә укучылар чагыштырмача яңарак төрдәге модульле оригамины үзләштерәләр. Фигуралар бер бит кәгазьдән генә түгел, ә бик күп кечкенә кисәкләрдән – модульләрдән җыела. Уенчыклар күләмле, матур килеп чыга.

– Бәйгеләрдә катнашасызмы?

– Ел дәвамында балалар бик күп шундый кул эшләре ясыйлар. Аларны күргәзмәләрдә күрсәтәләр, төрле бәйгеләрдә катнашалар. Баштарак укытучы җитәкчелегендә, әзер схемалар буенча гына эшләгән укучылар ел ахырына мөстәкыйль рәвештә эшли, яңа уенчыклар уйлап таба, иҗат итә башлыйлар. Шулай итеп үзләренең хыял-фантазияләрен реаль уенчыкларда тормышка ашыралар.

– “Өмет торналары” дигән бәйгесе ни өчен популяр?

– Оригаминың тагын бер үзенчәлеге – ул тернәкләндерү көче (реабилитация). Моны исәпкә алып, балалар иҗат үзәге күп еллар дәвамында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында “Өмет торналары” дип аталган районкүләм оригами бәйгесе оештырып килә. Алар елдан-ел активлаша, иҗади эшләре дә камилләшә бара. Ике ел рәттән бу бәйгене, республика мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә, республика күләмендә  уздырдык, бик күп балага югарырак кимәлдә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек булды.

– Баланың уңышы күңелгә шатлык өстиме?

– Үз куллары белән эшләгән әйберләр балага иҗат шатлыгы тоярга мөмкинлек бирә. Ә бала дәресеңә сөенеп килә, вакытның узганын да сизмичә, яраткан эше белән шөгыльләнә һәм саубуллашып кайтып киткәндә күзләрендә нур балкый икән, монысы инде без –  бала шәхесенең иҗади һәм, гомумән, һәрьяклы үсешенә юнәлеш бирергә омтылучы педагоглар өчен чиксез зур шатлык.

Филиза ГОМӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев