Парлы тормыш
Балаңа дини тәрбия бирсәң, үзеңнең бәхетле картлыгыңны кайгыртасың. Чалманараттан Гыйльфановлар шушы гыйбарәне өлге итеп алган.
Чалманарат авыл җирлегенең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Нәҗип хәзрәт Гыйльфанов һәм аның җәмәгате, мөслимә-мөгаллимә Рәйханә ханым гаиләсен белүчеләр шактыйдыр. Үзләрен генә түгел, балаларын да. Барысы да ислам диненә килеп, шәригать кушканча яшәүгә күчкәннәр.
Алар күрше авылда туып- үскән, әмма бер-берсен соңрак күреп беләләр. Икесе дә укытучы һөнәрен сайлый, спортны ярата, балачактан ук җиңел атлетика белән шөгыльләнә. Танышулары 1988 елда Лениногорск шәһәрендә үткәрелгән көзге кросста була.
Җиңел атлетика буенча республика ярышына таулы урын сайланган. Теләкәй урта мәктәбенең физкультура укытучысы Нәҗип Гыйльфанов Актаныш командасы белән бара. Рәйханәнең Минзәлә педагогия училищесында укыган вакыты. Ул Минзәлә командасында килгән. Шуннан соң, озак та үтми, кыз Теләкәй мәктәбенә практикага кайта. Бер коллективта эшләгәндә дуслашып, 1989 елның җәендә өйләнешәләр.
Тормыш иптәшен
ничек сайларга?
– Без инәкәй белән дус булганбыз, гомер үткән саен шуны уйлыйм. Безнең клубтан
кайтканны, йокламыйча, көтә иде. “Ничек узды, кемнәрне күрдегез?” – дип сорый. Шунда җайлап кына киңәшен дә бирә. 18 яшемдә мин инде киләчәктә тормыш иптәшем, балаларымның әтисе нинди сыйфатка ия булырга тиешлегеген белдем. Хәтта кыяфәте дә күз алдыма килә иде.
Минзәләдә дүртенче
курста рәсем дәресендә безгә скульптура ясаттылар. Ул чакта Нәҗипне белмим әле. Соңыннан танышкач, ис-акылым китте: ул нәкъ Нәҗипкә ошаган иде, – дип искә төшерде Рәйханә Рәис кызы.
Дөньяны алып барыр өчен янәшәңдә ныклы, таяныч
булырдай кешең кирәк. Рәйханәнең әти-әнисе, балаларына сиздерми генә, шундый юнәлеш биргән.
– Җиде буынны белеп сайла, дигән сүз дә бар. Без дә танышып, сөйләшеп йөри башлагач, “Кем малае?” – дип сорадылар. “Чалманаратныкы, Миркасыйм белән Хәмидәнең улы”, – дигәннән соң, әткәй: “Мин Касыйм абыйны беләм, бик әйбәт кеше ул, ышанычлы”, – дип, үз фикерен әйтте.
Бер җирлектә урнашкан ике авыл арасы өч чакрым. Ниндидер очраклы хәл хәтердә калган.
– Актаныштан кайтып киләм, ул авылдан чыгып бара. “Бу кыз бик яшь, миңа карамас”, – дигән уй йөгереп үтте. Әти-әни тәрбияседер инде, кешеләргә изгелек эшләргә тырыша идем. Яхшылык яхшылык булып кайта, дип өйрәттеләр. Алар, һәр яхшылыкны күреп, дога кыла иде: “И балам, әйбәт кеше насыйп булса ярар иде”. Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер, догалары кабул булды. Лениногорскига баргач очрашып таныштык. Аллаһы Тәгалә безгә бергә булырга насыйп итте, – дип искә төшерде Нәҗип Миркасыйм улы.
Өйдә тавыш чыкмасын, дисәң
Төрле гаиләдә тәрбияләнгән ике кеше бергә яши башлагач, каршылык чыкмыйча калмый. Үз-үзеңне ничек тотарга? Бу очракта бер хакыйкатьне онытырга ярамый: берең сөйләгәндә икенчең туктап торсын; ялкынга утын өстәмә!
Рәйханә: “Иң яхшы татар хатыны булам”, – дип чыккан кияүгә.
– Мөселман дигән сүзне ишеткәнем юк иде әле ул вакытта. Баштагы ун елда тормыш тәҗрибәсе туплана. Бик мәгънәле хәдисләр барлыгын белдем: “Сүзе өстен чыккан кеше җиңүче дигәнне аңлатмый. Юл куйган кеше җиңүче була”. Фикер каршылыгы килеп чыккан вакытта шушы хәдисне искә төшерәм.
– Балага тиешле тәрбия бирүдә хатын-кызның роле зур. Рәйханәгә шуның өчен рәхмәтле. Әти-әнине карады. Ялан җирдә үз йортыбызны салып чыктык. Ике якка түгел, бер юнәлештә барабыз. Туганнар белән аралашырга, әти-әнигә якын булырга дип кайттык авылга. Теләкәйдән Актанышка күчәргә мөмкинлек бар иде. Әти-әниләр бик сөенде. Хәер-фатыйха биреп күчтеләр бакыйлыкка, – ди Нәҗип хәзрәт.
– Балалар өчен рәхмәтле. Һәркемнең дә курыккан әйбере була: кемдер – ярлылыктан, фәкыйрьлектән, белемсезлектән. Кемдер – балалары өчен. Сәламәтлеге өчен. Менә шул куркуны җиңү максат итеп куела. Нинди ният белән эшләсәң, Аллаһы Тәгалә шуны бирә. Минем иң курыкканым – балалар тәрбиясез булып үсә күрмәсен. Бәлки икебезнең дә укытучы булу да йогынты ясагандыр. Әлхәмдүлилләһ, бала
тәрбияләүдә фикеребез бер төрле. Аларның шәригать буенча яшәүләре – шушы тәрбиянең нәтиҗәседер.
Рәйханә яшь чагында Нәҗипнең үзенә әйтми генә, “волшебная палочка” дип йөрткән. Тормышны алып бару өчен нәрсә генә кирәк булса да, бөтен вак-төяккә кадәр эшләп куйганы өчен.
1998 елда яңа йортка күченәләр. Беренче кадагыннан соңгысына кадәр гаилә башлыгы үзе башкарып чыга. Шул вакытта ук ванна, бәдрәф бүлмәсен өйдә ясап куя. Мондый уңайлыклар авыл җире өчен җәннәткә тиң. Мунчага да йорттан гына кермәле. Болар бөтенесе дә – хуҗаның тырышлыгы нәтиҗәсе.
Нәҗип Гыйльфанов Минзәлә педагогия училищесында укыган, хезмәт һәм сызым укытучысы белгечлеге алган. Оста куллар һөнәре. 3 ел хәрби диңгез флотында хезмәт итеп кайта. Алабуга педагогия институтын читтән торып тәмамлый.
Теләкәй мәктәбендә 7 ел укытканнан соң, янгын сакчылыгы бүлегенә эшкә урнаша. 1 көн эшләп, 3 көн өйдә балалары янында булганлыктан, вакытны күбрәк алар белән үткәрә. Юл оешмасында эшләгәндә дә ялларны гаиләсенә багышлый.
– Аллаһы Тәгалә юктан гына бернәрсә дә бирми, барысы да Аның кодрәтеннән килә. Бала тәрбиясендә дә шулай. Бөтен нәрсә хикмәтле. Зур гына түрәләрне күрәм: баласына игътибар бирмиләр. Эш – беренче, бала – икенче планда. Бала зыян күрә, кыек юлга баса.
Балалары дингә
хезмәт итә
Олы уллары Нургиз һәм аның җәмәгате Әминә Казанда яшиләр. Айбулат белән Айсылу – игезәкләр. Айбулат әле быел гына Зөләйха исемле кызга өйләнгән. Чаллыда яшиләр. Айсылу кияүдә, ире Муса белән Мәскәүдә. Муса – Югары Яркәй егете, Россия башкаласында малайлар мәдрәсәсендә укыта.
Гыйльфановларның ике улы Нургиз һәм Айбулат (икесе дә Россия ислам институтында укырга кергән була), кызы Айсылу (Алабуга педагогия институтында укыганда) һәм олы килен Әминә дүртесе бергә Төркиягә барырга сөйләшәләр. Анда югары дини гыйлем алып, мөгаллимлек һөнәре үзләштереп кайталар. Төркиядә уку йортын тәмамлагач, өч ел мәҗбүри шушы юнәлештә эшләргә тиешсең икән. Егетләр Казанда дин өлкәсендә хезмәт куйса, кызлар – мөселман балалар бакчасында.
Айбулатны Чаллыга күчергәннәр. Анда мәдрәсә ачу белән мәшгуль. Аның Актаныш
Җәмигъ мәчетендә торып, башлангыч дини белем алганын, үз авылында балалар укытканын белә идек инде. Башка туганнарына да аның йогынтысы зур. Ислам динен таратуда, саклауда үз өлешләрен кертәләр. Мөселманнарда белем ал, куллан, башкаларга өйрәт, диелә. Хәзерге көндә Нургиз кызлар мәдрәсәсендә укыта. Әминә мөселман балалар бакчасында эшләвен дәвам итә.
Филиза СӘЛАХОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев