Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Пучыда районыбыз әтиләре очрашты- Әтиләр Советыннан безнең репортаж

Бүген Пучы гомуми белем бирү мәктәбендә райн Әтиләр Советының чираттагы утырышы узды. Әлеге тәрбияви чарада район мәктәпләре директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, Әтиләр Советы рәисләре, район мәгариф идарәсе җитәкчелеге катнашты.

            Мәктәпкә кунаклар аяк басу белән Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Әлеге тантаналы символ-музыка Туган илебез белән горурлану, аны ярату,  һәр карышы өчен җаваплылык хисләре уята.

           Пучы мәктәбе Әтиләр Советы утырышы алдыннан күркәм гаиләләрнең тормышын, яшәешен чагылдырган  күргәзмә оештырган.

Шәеховлар, Тимеровлар, Шәмсиевлар, Мөхәммәтдиновлар, Вәгыйзовларның үзләре үрнәгендә балаларына хезмәт тәрбиясе, сәламәт яшәү рәвешенә тарту, осталык буенча үрнәк тәҗрибәсе беркемне дә битараф калдырмады. 

               Әтиләр Советының икенче өлеше мәктәпнең мәҗлесләр залында дәвам итте. Мәктәп директоры Алсу Шәйхетдинова "Әтиләр белән мәктәп арасындагы бәйләнеш" темасына чыгыш ясады.

Айгиз хәзрәт Гыйльмуллин гаилә тәрбиясендә әтиләрнең роле турында сөйләде. Пучы мәктәбенең Әтиләр Советын менә берничә ел инде Илназ Газизов җитәкли.

Илназ әфәнде әтиләрнең гаиләдәге, җәмгыятьтәге ролен  "Әтиләр сүзе-күңелнең күзе, әтиләр сүзе-күңелнең үзе" дип аталган чыгышында яктыртты. 

                 Әтиләр Советы утырышының тематикасы бик зур иде. Авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуретдинов, Район ЮХИДИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев, ветеран укытучы Илдус Хәйруллин, район әтиләр Советы җитәкчесе Рамил Сәлаховларның һәрберсе очрашуга җентекле әзерлек белән килгәннәр. 

                   Очрашу әтиләр һәм балаларның бергәләп башкарылган чыгышлары- җырлары, нәфис сүз кебек концерт номерлары белән үрелеп барды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев