Районның барометры булган киңәшмә узды
Актаныш районында демографик вәзгыять нинди хәлдә? Район сулышы гомумән ничек?
Актаныш районы хакимиятендә үткән 25 форма киңәшмә барышында гадәттәгечә көнүзәк проблемаларны чишү буенча киңәш корылды. Агымдагы елның 5 аена нәтиҗә ясалды. Авыл Советлары җирлекләре башлыклары, мәгариф оешмалары, үзәк хастаханә, урындагы янгын сакчылыгы вәкилләре катнашында үткән киңәшмә эшенә район башлыгы Ленар Зарипов рәислек итте.
Районның демографик үсеше һәм четерекле урыннары хакында Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова бәян итте.
Актаныш районы демографиясенә саннар аркылы күз салсак, агымдагы елның 5 ае нәтиҗәләре түбәндәгечә. Тууычы — 66, вафат булган 167 райондашыбыз бар. Узган елның бу периоды белән чагыштырган очракта саннар берникадәр уңай. Шулай ук рәсми төстә никахка керүче гаиләләр саны 16, ә менә аерылышучылар күбрәк, алар 27 парны тәшкил итә...
Югары Яхшый, Татар Ямалысы, Күҗәкә, Мәсәде, Такталачык җирлекләрендә бер бала да ел башыннан дөньяга аваз салмавы уйландыра да, көендерә дә... Вафат булучылар арасында 36 эш яшендәге якташыбыз теркәлгән. Алга таба үзенең чыгышы вакытында да Актаныш үзәк хастаханәсенең баш табибы үлем, чир-сырхау мәсьәләләренә җентекле анализ ясады, статистик мәгълүмат белән таныштырды. Мәсәлән, быелгы май аенда гына ике райондашыбыз дөнья куйган. Аларның берсе безнең районда теркәлсә дә, Яр Чаллы шәһәрендә гомер иткән, онкологик авыруы булган. Икенче ир-ат машинасында җан биргән.
Айдар Рәфгат улы диспансеризация белән дә шарямаска, ә вакытында үтәргә кирәклеген ассызыклады. Коронавирус пандемиясе чорында авырганнар өчен аеруча мондый профилактик күренүләр әһәмиятле! Диспансеризация үтәргә онытмагыз! «Ковидтан соңгы синдром» турында еш ишетергә туры килә.
Районда теркәлгән хокук бозулар 14. Актаныш, Киров җирлекләрендә — 4 булса, Иске Байсар якларында — 2, ә менә Күҗәкә, Чалманарат, Богады, Сәфәр җирлекләрендә 1 булган. Кылган җинаятьнең җәзасы да ай-һай ачы!
Утырыш барышында районның мәгариф, яшьләр бүлегеннән, 103нче янгын сакчылыгы бүлегеннән вәкилләр дә сүз алды. Безнең хезмәт — балаларның хәвефсезлеге, ди Актаныш районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова. Балалар иминлеген кайгырту өстендә мәгариф оешмалары даими эшчәнлек алып бара. Быел Актаныш районында 852 бала тулысынча җәйге ял белән тәэмин ителгән булып тора. Әлбәттә, бала-чага һәрчак мәгариф учреждениеләренең күз уңында булырга тиеш. Алай гына да түгел, профилактик эш, ватанпәрвәрлек һәм хезмәт тәрбиясенең дә уңай тәэсире бар. Урындагы техникумда да 387 һәм читтән торып уку бүлегендә 45 студент белем ала. Аларның технология техникумында үзидарә Советы булдырылган, үзләре дә кылган гамәлләренә җаваплы булырга өйрәнәләр. Яшьтәшләре арасында да абруйлары моның нәтиҗәсендә арта гына.
Интернет куркыныч булырга мөмкин
Дөрестән дә, «ФОРПОСТ», полиция тарафыннан бик күп социаль челтәрләрдәге төркемнәр һәм каналлар анализлана. Моңа бәйле, ата-аналардан балаларының интернет челтәрендә кемнәр белән аралашуына, нинди төркемнәрдә торуына аеруча зур игътибар бирүен сорыйбыз. Даими рәвештә балаларыгызның мессенджерларын, социаль челтәрләрдәге битләрен тикшереп торыгыз. Берәр шикле нәрсәгә очрасагыз, шунда ук мәктәпкә, хокук саклау органнарына хәбәр итегез. Бу тиз арада чара күрү, ярдәм итү өчен кирәк!
Интернат аша баланы җинаятькә яки бәхетсезлкеккә юлыктыру биремнәр аша
башкарылган очраклары еш бар. Ягъни, телеграм-канал аша тиешле күрсәтмәләр җибәрелә, башта бу уен кебек булса да, алга таба җитди төс ала. Биремнәрне үтәгән өчен акча түләнә. Гадәттә, моны чит илләрдән эшлиләр. Шуңа күрә, ата-аналарга балаларының интернетта нинди сайтлар белән кызыксынуын, кем белән дус булуын күзәтүдә тотарга киңәш итәр итәбез. Бу турыда ата-аналар чатларында да күп языла.
Янгыннан сак булыйк!
Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов районда ел башыннан алып 13 янгын чыгуы хакында сөйләде. Шөкер, балалар катнашында берәү дә булмаган. Ата-аналар янгын хәвефсезлегенә бәйле гади, әмма мөһим кагыйдәләр турында онытмасыннар иде. Балаларның яллары имин, күңелле вакыйгалар белән генә үтсен!
Район сулышының агымы хакында уйланырга урын бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев