Районның ДАИ хезмәткәрләре журналистлар белән берлектә профилактик рейдка чыкты.
Аның максаты урамда йөртү таныклыгы булмаган килеш питбайк, скутер, квадроциклларда йөрүче яшьләрне ачыклау һәм аларга аңлату эшләре алып бару иде.
Сер түгел, мондый техника төрендә йөрүче яшьләрне дә, яшүсмерләрне дә урамнарда бик күп күрергә мөмкин. Аеруча кичләрен тыз-быз чаба алар. Тәрәзәне ача алмыйбыз, тавышлары йокларга ирек бирми дип зарланучылар саны да артканнан-арта бара. Питбайкларда җилдерүдән кызык тапсалар да, яшүсмерләр үз гомерләрен куркыныч астына куюларын бик аңлап бетермиләр шул.
57 нче бистәдәге “Остаз” һәм “Пятерочка” кибете машина тукталышына килеп туктауга, каршыга питбайгы белән бер яшүсмер очрады. ДАИ хезмәткәрләренең үзенә эндәшүләреннән бераз аптырап та, каушап та калды ул.
– Әти тиз генә кибеткә барып кайт дип җибәргән иде, – диде, акланырга теләгәндәй.
14 яшьлек әлеге яшүсмергә питбайкны быел июнь башында гына алып биргәннәр әле.
– Йөрисе килгәч, әтиләр алып биргәннәр иде. Аның яртысына үзем җыйган акчаларны кушкан идем. Инде икенче тапкыр туктаталар бит. Сатмыйча булмас инде, – диде ул көрсенеп.
– Питбайк синең өчен нәрсә ролен үти? Кәттәлекме, әллә инде башкалар йөри дип йөрисеңме?
– Минем өчен ул транспорт чарасы булып тора.
Ул телефон аша үзен туктатуларын хәбәр итүгә, әтисе килеп җитте. Полиция хезмәткәрләре әтисенә аңлатулар алып барды, беркетмә төзеде.
Ерак та китәргә өлгермәдек, Гамил Авзал урамында да питбайкта җилдерүче бер яшүсмерне туктаттылар. Аңа да 14 яшь кенә булып чыкты. Әле тузан да кунарга өлгермәгән техникасында ул хәтәр кәттә күренә. Экипировкасы да заманча: жилеты да, шлемы да бар. Әмма йөртү таныклыгы гына юк. Ә питбайкларга 16 яше тулган, йөртү таныклыгы булганнар гына утыра ала.
Бу хакта районның ДАИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев тә искәртте.
– Әлеге рейдлар республикада барган “Куркынычсызлык каешы”, “Такси” профилактика акциясе кысаларында уза. Без мотоциклларда, питбайкларда йөрүчеләргә игътибар итәбез. Эчкән хәлдә руль артында утыручылар, наркотик кулланучыларны да ачыклыйбыз.
Шуны да әйтергә кирәк, 16 яше тулмаган яшүсмерләр питбайкларда йөри икән, аларның әти-әниләре административ җаваплылыкка тартыла. Бала белән уку урыннарында профилактик сөйләшүләр алып барылачак. Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе тарафыннан да чара күреләчәк.
– Балаларының гомерләрен куркыныч астына куймасыннар өчен әти-әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
– Республикада скутер, питбайклар белән бәйле юл һәлакәтләре барыбызны да борчый. Балага мондый тип транспорт чарасы алып бирү – зур ялгышлык. Бу хакта статистика үзе сөйли. Күптән түгел Лаеш районында шундый тип транспорт чарасы белән бәрелеп бер бала һәлак булды, берсе яраланды.
Безнең районда мондый төрдәге техникалар белән фаҗигаләр әлегә теркәлмәсә дә, саклану зарур. 14 яше тулмаган килеш «М» категорияле йөртү таныклыгы булмыйча мондый төр техникаларда йөргән балаларның ата-аналары административ җаваплылыкка тартыла. Аларга Административ Кодексның 5.35 маддәсе буенча җаваплылык каралган. Транспорт чарасы 27.13 маддәсе нигезендә тоткарлана.
Питбайкта йөрүче дуслары өчен борчылган Алмир Солтанов үзенең мондый төр транспорт чарасына кызыкмавын әйтте.
– Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта укыйм. 9 нчы сыйныфны тәмамладым. Мин питбайк, самокат, квадроциклларда йөрергә кызыкмыйм. Мин андый техникага акчаны юкка әрәм итү дип саныйм. Мәктәпне тәмамлагач, барыбер читкә чыгып китәбез. Ә ул тик ятачак. Әле өстәвенә куркыныч транспорт чарасы да булып тора. Мин велосипедта йөрим. Юл кагыйдәләрен үтәп йөрергә тырышам, – ди.
Бәлки башка яшьтәшләренә дә аның фикерләренә колак салырга, үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куймаска кирәктер. Әти-әниләргә дә газизләренә мондый төр техника алмаска, балаларының гомерләрен куркыныч астына куймаска киңәш итәр идек.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев