Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Рамил Гарифуллин: “Ватанны сакларга кирәклеге күңелгә уелган”

Түке авылында яшәүче Рамил Гарифуллинны язмыш дигәнең бик күп сынаулар алдында калдырган. Әмма ул сынмаган, сыгылмаган.

Рамил Гарифуллин тумышы белән  Казахстан Республикасы  Костанай өлкәсе Камышловка поселогыннан.

Әти – әнисе Актаныш районыннан. Әтисе Назиф – Бүләк, әнисе Рәйсә Пучы авылыннан. Яшь пар гаилә корып, олы уллары тугач, Казахстанга, чирәм җирләрне үзләштерергә китәләр. Рамил 1969 елның 29 апрелендә шунда дөньяга килә.  Җәйге каникул чорында Пучы һәм Бүләк авылларында яшәүче әбиләренә кунакка кайтып йөри.

Балачагы, мәктәп еллары Казахстанда үтә. Камышловка поселогында 8 сыйныфны тәмамлагач,  механизатор белгечлеге үзләштерә һәм шул поселокта К-700 тракторында эшли. Шуннан 1987 елда армия сафларына алына. Ике ел Калининград һәм Мәскәү өлкәләрендә сак ротасында, аннан Чиләбе өлкәсенә күчеп, өлкән прапорщик булып  хезмәт итә.

Туган илен ярату хисе көчле булган Рамил 1995-1996 елларда Чечня сугышында да катнаша. Ватанны сакларга кирәклеге күңелгә уелган, ди ул.

2005 елда, 36 яшендә әти-
әнисенең туган ягына кайтып, Түке авылында төпләнә. “Әнәк” агрофирмасының Түке бүлекчәсендә фермада эшли. Аннан фермер хуҗалыгы төзеп, сыерлар асрый башлый. Аларның санын бердән сигезгә әйләндерә. Халыктан сөт җыю белән дә шөгыльләнә. Сөтне Чаллыга илтеп тапшыра.

 

Үз теләге белән

 

– 2021 елда олы улым Дамир, 2022 елның февралендә әни вафат булды. Әнине күмеп,  ике көн дә үтмәде, махсус хәрби операция башланды.

Краснодардан, Чиләбедән, Мәскәүдән иптәшләр барасыңмы, дип шалтырата башладылар. Ул вакытта әле хәрби операциягә кеше җыймыйлар иде.  Март аенда Краснодар өлкәсеннән ЧВК  “Вагнер”дан  Булькин да чакырып шалтыратты. Миңа ул вакытта 52 яшь иде. Ә хәрби операциягә 45 яшькә кадәрге  ир-атларны гына алалар иде. Аннан үз теләге белән китүчеләр отрядына кушылырга чакырдылар. Анда да яшең туры килми дип, кире бордылар.

Хәрби комиссариатка да бардым, Казанда медицина күзәтүләре уза башладым. Әмма шәхси хуҗалыгымдагы 12 сыер, бозауларны, машиналарны сатканчы шактый вакыт үтте. Чөнки иптәшем генә ул малларны карый алмас иде.

Май аенда Самарага җибәрделәр. Анда кирәкле кешеләр группасы тулды, дип кире бордылар. Кайткач, кабат хәрби комиссариатка киттем, Казанга шалтыраттым.  Шулай йөри торгач, илдә мобилизация башланды. Тагын хәрби комиссариатка киттем. Анда: “Көтегез”, –  диделәр. Шуннан Ростовтагы дустыма,  ирекле рәвештә хәрби операциягә китүчеләр отрядының  командирына шалтыраттым. Ул: “Кил”, –  диде. 2022 елның 16 октябрендә юлга чыктым, 18 октябрьдә барып җиттем дә, 20 октябрьдә без инде Луганск өлкәсе Макеевка авылы янындагы  алгы сызыкка кергән идек.  

 

Читтә кала алмадым

 

– Шулай урау юллар үтә-үтә махсус хәрби операциягә барырга сезне нәрсә этәрде?

–Күпме кеше шунда көрәшкән вакытта өйдә торып буламы? Инде 200 (һәлак) булганнары да шактый иде. Мин бит ике тапкыр Чечняда булган кеше.

– Иптәшегез каршы булмадымы?

– Булды инде. Әмма мин барам дип, ныклы карар кабул иткән идем.

– Махсус хәрби операциядәге тормышыгыз хакында да сөйләшик әле. Анда кем булып хезмәт иттегез?

– Взвод командиры булырга тәкъдим иткәннәр иде. Каршы килдем. Чөнки кеше өчен җавап бирәсе. Яшьләр булсын дидем. Отделение командиры итеп куйдылар. Без Луганск ягындагы  Макеевка авылы янында булдык. Позывноем – Фермер иде.

–Тору, ашау яклары ничек иде?

–  Ул вакытта блиндажлар юк иде, окоплар казып яшәдек. Ашау да коры ашлар гына. Җылытырга, төтен чыгарырга ярамый. Көндез кояш җылыта, ә төнгә туңдыра. Шешәдәге сулар ката иде. Аларны көндез кояш эреткәч, эчә идек.

– Югалтулар күп булдымы?

–  Бик күп булды. Беренче заданиеда ук иптәшләрне югалттык.  Заданиега 92 кеше кергән идек, күпләре чыга алмады. Аларны югалтуны нык авыр кичердек.

 

Яраланасы төшенә кергән

 

–Үзегез кайда яраландыгыз?

– Анда төннәрен тыныч йоклап булмый. Метрга метр окопларда ятасың. Черем итеп ятканда төш күрдем. Мәрхүм әни белән улым керде. Алар уң кулың яралана, диделәр. Минем бик исем китмәде. “Яралансам, яраланам инде, минем машина АКПП белән эшли, сул кул белән йөртермен”, – дип көлдем.

Шул көнне, 16 декабрьдә иртәнге сәгать 5тә биш кеше разведкага киттек. Тәҗрибәле кеше буларак, мине алга куйдылар. Сәгать ярым тирәсе баргач, посадкага чыктык, безне өч яктан кысрыклап алдылар. Уңда да, сулда да мина басуы. Тегеләр аталар. Минем кулга тиде. Кулны төшергән идем, кан ага. Пуля кулны аркылы тишеп чыккан. Адреналин белән авыртуны да сизмәдем. Ничек итсәк, иттек, көчкә артка чиктек. Ул вакытта безнең дроннар юк иде. Тегеләрнең тавышсыз снарядлары килеп төшә, шартлый.  Безнең бишебезне дә яралады.

– Сезне алып чыктылармы?

– Эвакуация урынына чыгар өчен биш километр җәяү барырга кирәк. Бер туктамый прилет булып тора. Отделение белән посадкадан  чыга алмыйча яттык.  Күпмедер вакыт үткәч, тагын тавышсыз снарядлар ташладылар. Тагын җиделәп кеше яраланды. Алдан яраланганнарга да, шул исәптән, миңа да тиде. Кулны өзде, дип уйладым. Селкетеп карадым, бармаклар бераз селкенә иде. Шартлаулар бераз тынгач, биш километр җәяү чыктык. Аннан госпитальгә алып киттеләр. Дүрт госпитальдә булгач, өч көн яшерен эшелон белән Питерга, госпитальгә алып килделәр.

Шушында күрсәткән батырлыклары өчен Рамил Гарифуллин “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

– Дәвалану курслары озакка сузылдымы?

– Өч ай госпитальдә булдым.Башым мендәргә тиюгә, йокыга талдым

2023 елның февраль башында Рамил Гарифуллин Түкегә кайта. Ничә айлар юньле йокы күрмәгәнлектән, өйгә кайтып, башым мендәргә тиюгә, рәхәтләнеп йокыга киттем, дип искә ала ул.

Өендә аны тормыш иптәше Надя, кызы сагынып көтеп торалар. Бер ел хәл җыйгач, Рамил “Әнәк” агрофирмасының Түке бүлекчәсенә вахта белән эшчеләр йөртергә чыга. Бүлекчә җитәкчесе Азат Шәрипов эшкә чакыргач, сөенеп риза була. Хезмәтен яратып башкара. Түкедән эшчеләрне Әтәс, Усы фермасына йөртә. Көнгә дүрт рейс ясый.

Рамилнең яраланган кулы әле дә өскә күтәрелми, ныклап бөгелми, шулай булса да, ул бар көченә тырыша, тырмаша. Эшенә йөри, ихатасында мал-туар асрый.

– Һава торышы үзгәргән саен, бик нык сызлый. Болай гел сыкрап тора. Аны аңлатып булмый да. Нишлисең, күнегәсең инде, – ди ул.

 

Сынау арты сынау

 

Рамилне язмыш дигәнең аз сынамый. Улларының берсенә 6, икенчесенә 4 яшь вакытта тормыш иптәше балаларын әтиләренә калдырып, ташлап чыгып китә. Рамил аларны әнисе белән бергә тәрбияли. Егетләрнең берсенә 16, икенчесенә 14 яшь вакытта язмыш аны Надя белән кавыштыра. 2010 елдан  алар тормышны бергә җигелеп тарта башлыйлар. 2014 елда кызлары Зәринә туа.

Улы Дамир хәрби юлны сайлый.  Армия сафларыннан соң, десант гаскәрләрендә хезмәт итүен дәвам итә. Сириядә дә була.  Украинага хәрби командировкага җибәрелгәч, 2021 елда һәлак була. Өч баласы бар. Алар дәү әтиләре, дәү әниләре белән аралашып яшиләр.

Кече улы Рамил Чаллыда укый. Бу улының исемен куюның  тарихы үзгә. Улы туар алдыннан Рамил Гарифуллин Чечняга китә. Ул киткәч, улы туа. Шуңа, әгәр аның белән андый-мондый хәл була калса, аның истәлегенә дип, балага Рамил дип исем кушалар.

Бүген Рамил белән Надя тыныч тормышның кадерен белеп, оныклар сөеп гомер итәләр. Икесенең дә балалары кайтып йөриләр. Надя аларны тәмле ашлары белән каршы алып, сыйлап, кунак итеп озата. Бар кешегә дә шундый тыныч тормыш тели алар.

Безнең белән аралашкан арада, Рамилнең эшкә китәр вакыты җитте. Ул тиз генә киенеп, машинасына утырып, эшенә ашыкты. Күпне күргән, күпне кичергән, язмышның ачы сынауларына сынмаган, сыгылмаган бу фидакарь затка башка кайгылар күрергә язмасын дигән теләктә калабыз.

 

Надя, Рамилнең тормыш иптәше:

 

– Рамил анда вакытта нык борчылдык. Башта хәбәрләшеп тә булмады. Яраланып, госпитальгә эләккәч кенә хәбәрләшеп тордык. Нык борчылдык. Аннан исән бит, дип сөендек. Балалар да нык кайгырдылар. Сагындылар. Рамил нык әйбәт тормыш иптәше. Безне гел кайгыртып яши. Инде дөньялар тынычлансын, борчу-сагышлар бетсен иде.

Рузилә ХӘСӘНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев