Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

«СМИротворец»та 1 урын алган Ләйсән Газизова: Татарстан һәм Актаныш геройлары өчен зур горурлык хисләре кичердем

Мәскәүдә «СМИротворец» XVII Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен хөрмәтләделәр.

Милләтара татулык турында язучы иң яхшы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Актаныш-информ» журналисты Ләйсән Газизова да бар. Коллешабызга җиңүче статуэткасы, диплом, чәчәк гөлләмәсе һәм айпад- бүләкне Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов тапшырды.

«СМИротворец»ны оештыручылар — Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Милләтара журналистика гильдиясе. Конкурс Россия Федерациясенең «Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру»  Дәүләт программасы кысаларында уздырыла.

«СМИротворец» конкурсы беренче тапкыр 2008 елда оештырылган. Шуннан бирле әлеге бәйге Россия журналистлары арасында елдан-ел популярлаша. Быел конкурска 1450 басма, телевидение һәм радио, интернет массакүләм мәгълүмат чаралары 15 меңнән артык материал җибәргән. 147 авторның эше шорт-листка сайлап алынган, алар арасыннан 35 авторның эше финалга үтте.

«СМИротворец-2025» җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Мәскәүдә Поклонная тавындагы Җиңү музеенда узды. Ләйсән Газизова Этник һәм локаль массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Җиңүчеләр милләте» номинациясендә 1 урынны алды. 

 

 Әлеге конкурс турында Россия журналистлар берлеге сайтында күреп алдым. «Нация победителей»- «Җиңүчеләр милләте» номинациясенә «Актаныш» сайтында чыккан материалларымны җибәрдем. 

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган бик күп язмалар эшләдек. Жюри исә минем фронтовик -укытучылар турындагы мәкаләгә игътибар иткән, анда архив материалларына нигезләнеп, Бөек Ватан сугышы ветераннары, фронтовик-укытучылар, якташларыбыз Нәҗми Ханнанов һәм Мәхмүт Исхаков турында язган идем. 

Әйдәгез кыскача алар турында да таныштырып үтим, бу геройларыбыз турында форумның секция утырышында чыгыш ясадым.

  • Ханнанов Нәҗми Мөҗип улы 1914 елның 31 гыйнварында Татарстан АССРның Актаныш районы Мерәс авылында туа. Крестьян яшьләре мәктәбен тәмамлагач, укуын Минзәлә педагогия училищесында дәвам итә.
  • 1932-1936 елларда Иске Кормаш урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы, аннары математика укытучысы булып эшли. 
  • 1936 елдан 1938 елга кадәр Иркутскида Кызыл Армиядә хезмәт итә. Демобилизацияләнгәннән соң аны Совет-фин сугышына чакыралар.
  • 1940 елның ноябрендә ул Яңа Кормашка кайта һәм мәктәп белән җитәкчелек итә башлый.
  • 1941 елның 22 июнендә сугыш башлану турындагы коточкыч хәбәрне ишетү белән, Нәҗми Ханнанов уйлап та тормыйча военкоматка бара һәм беренчеләрдән булып сугышка китә.
  • 128 нче гвардия Төркестан тау-укчылар дивизиясенең 315 нче гвардия тау-укчылар полкының укчылар ротасы командиры була. Сугышчан казанышлары өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
  • Кызганыч, Ханнанов Нәҗми Мөҗип улы 1944 елның 14 гыйнварында һәлак була. Ул Керчь районының Юраков-Кут авылында җирләнгән.

  • Икенче героем Мәхмүт Исхаков та укытучы. Ул 1918 елның 12 гыйнварында Татарстан АССРның Актаныш районы Иске Айман авылында туа.
  • 1938 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлагач, хезмәт эшчәнлеген туган мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлый.
  • 1939 елда Мәхмүт Мирхәйдәр улы Совет Армиясенә алына.
  • 1940 елда полк мәктәбен тәмамлаган сержант Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә.
  • 1942 елда аңа гвардия өлкән сержанты исеме бирелә, ә күрсәткән батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була.
  • Дүрт тапкыр сугышта яраланган якташыбыз 1943 елның ноябрендә сәламәтлеге буенча комиссияләнә.
  • Демобилизациядән соң Мәхмүт Мирхәйдәр улы яшь буынны туган мәктәбендә тәрбияләүне дәвам итә. Моннан тыш, 1954 елдан 1959 елга кадәр КПССның Калинин райкомында инструктор булып эшли, районның иҗтимагый-сәяси тормышына өлеш кертә. Аның хезмәте күп санлы грамоталар һәм бүләкләр белән билгеләп үтелә.   
                                                                                                               Педагогларыбызның Ватаныбыз өчен үз гомерләрен жәлләмичә, беренчеләрдән булып кулларына корал алуы, сугышның утлы, давыллы ялкыннарында да күңелләре тупасланмыйча, балаларга белем һәм тәрбия бирүе хәзерге буын өчен олы үрнәк.

 Әлеге мәкаләләрне әзерләгәндә район архивындагы материалларны кулландым, фронтовикларның хатлары, фотографияләр, документлар, үз куллары белән язган хатларны цифрлаштырып, сайтка урнаштырдым. Архивта бу кыйммәтле тарихи ядкарьне санаулы гына кеше күрсә, интернетта һәркем карый, таныша ала, сары төс иңгән кәгазьләр моннан 80 ел элек булган вакыйгаларның тере шаһитлары.

Мәскәүдә берничә көн булдыгыз, сезне ничек каршы алдылар, нинди чараларда катнаштыгыз?

Конкурсны оештыручылар бүләкләү тантанасына чакырып шалтыраткач, мошенниклардыр дип уйладым. Бары самолет билетларын җибәргәч кенә, ышаныч уянды. 

Безне бик матур каршы алдылар, заманча кунакханәдә яшәдек, туклану бары рестораннарда булды. Россиянең 25 регионыннан җыелган 35 журналист идек.

Беренче көнне Мәскәү шәһәренең иң истәлекле урыннары буенча экскурсия оештырылды, шәһәрдә яшәүчеләрнең 88 проценты руслар, 1, 5әр проценты татарлар һәм украиннар икән, аннан башка милләт вәкилләре китә.

Күпмилләтле Мәскәүдә барлык халыклар үзләрен тулы хокуклы итеп тойсын өчен шартлар тудырыла, православ һәм лютеран чиркәүләре, мәчетләр, синагогалар эшли. Безне әлеге рухи үзәкләргә дә алып бардылар.  

Экскурсоводыбыз Ирина Чичкина Россия башкаласы үзәгендәге һәр бина, һәр урам, һәр объект турында бик бай мәгълүмат бирде.

Көннең икенче яртысында «ТАСС» мәгълүмат агентлыгында һәм В. М. Ломоносов исемендәге быел 270 еллыгын бәйрәм итүче Мәскәү Дәүләт университетының журналистика факультетында булдык. 

«СМИротворец»ны оештыручы,  Милләтара журналистика гильдиясе президенты, РФ Иҗтимагый палатасы һәм РФ Президенты каршындагы милләтләр эшләре буенча совет әгъзасы Маргарита Лянге, Мәскәү Дәүләт университетының журналистика факультеты деканы Елена Вартанова, РФ Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү комиссиясе рәисе Владимир Зорин дөньяда, илдә бүгенге вәзгыять шартларында журналистларның роле турында сөйләделәр. Спикерлар «Россия тарихын, бигрәк тә Бөек Ватан сугышы тарихын яңача язарга омтылучылар бар. Без моңа юл куярга тиеш түгел. Сез – җәмгыятьтә фикер тудыручылар, гаилә кыйммәтләре, патриотик тәрбия, милләтләр арасындагы дуслык турында күбрәк языгыз.Тормышны чәчәк, чукларсыз, ничек бар, шулай яктыртыгыз, ул болай да бик матур. Проблемаларга да игътибар итегез, вакытында теге яки бу мәсьәләгә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп иткәндә бик күп деструктив күренешләрне булдырмый калып була»,- дип фикерләрен җиткерделәр.

Бүгенге журналистика безнең заман героен эзли. Бу герой үз илен яраткан һәм аның тарихы белән кызыксынган гади кеше, менә шулар турында язылган материаллар безнең конкурста җиңде дә, – дип билгеләп үтте Елена Вартанова. 

Бүләкләү тантанасы икенче көнне Поклонная тавындагы Җиңү музеенда узды.
Җиңү музее- Россиянең дөньяның иң эре хәрби-тарихи музейларының берсе, ул фәнни-тикшеренү һәм мәдәни-агарту үзәге дә булып тора.

Көн дәвамында биредән халык өзелми, мәктәп укучылары бик күп килә, яшүсмерләргә паспорт тапшыру тантаналары, башка патриотик чаралар көндәлек эшчәнлеккә әйләнгән. Бигрәк тә тарихи - мультимедиа экспозицияләре үзенә нык җәлеп итә.

Советлар Союзы Геройлары залында Актаныш районыннан чыккан 5 Советлар Союзы Герое-  Баян Дәүләтов, Хәсән Заманов, Гатаулла Минаев- Сергей Орлов, Гомәр Һадимөхәммәтов, Сергей Фадеевларның исемнәрен табып укыгач та зур горурлык хисләре кичердем.
 

Хәтер һәм Кайгы залы Бөек Ватан сугышында һәлак булган 26 миллион 600 мең совет гражданына багышланган, уртада әтисен, ирен, улын югалткан хатын-кыз сыны. Ә түшәмдә шушы нәфис затларның күз яшьләрен сурәтләүче  2 млн 700 мең хрусталь тамчылар.  

«Җиңү юлы» интерактив экспозициясендә бабамның абыйсы, сугышта хәбәрсез югалган Габдулла Газизов турында мәгълүматлар белдем. Моның өчен электрон таблога Бөек Ватан сугышында катнашучының исемен һәм фамилиясен язу да җитә. Күпме генә эзләсәк тә, Габдулла бабайның кайда җирләнгәнен белмәгән идек. Менә шундый көтелмәгән ачыш булды.  Гомумән, Җиңү музее бик тәэсирле урын, әгәр Мәскәүгә юлыгыз төшсә, һичшиксез Җиңү музеена барыгыз.

 

Бүләкләү вакытында да 1 урын булыр дип көтмәгән идем. Сәхнәгә җиңүче буларак чакырылгач, сөендем дә, горурландым да. Бу бит Актаныш районын, Татарстан Республикасын Россия күләмендә тану, аның Бөек Ватан сугышында катнашкан, Җиңүгә үз өлешен керткән һәр кешесенә олы хөрмәт күрсәтелә дигән сүз.

«СМИротворец»ның җиңүче статуэткасын, диплом һәм кыйммәтле бүләк- планшетны милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов тапшырды, шулай ук миңа зур сәхнәдә җиңүче буларак сүз әйтергә дә туры килде. 

 

 

Маргарита Лянге һәрбер журналист белән шәхсән аралашты, нинди тематикаларга язуыбыз белән кызыксынып, безнең эшчәнлек белән танышты. Киләсе Россия халыкларының бердәмлеге елында күпмилләтле илнең этник төрлелеге турында ешрак язарга кушып, алдагы конкурсларда да катнашырга чакырды. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев