ТАБИГАТЬ БӘЛАСЕ: Чуракайда бәрәңгене 80% кырау суккан, коточкыч!(һәвәскәр бакчачылар киңәшләре дә бар)
Бу якшәмбедән дүшәмбе төненә яңадан бу елның уңышы яңадан зур сынау кичерде. 7, 8, 9 май көннәрендә Актаныш районында төнлә белән −6 градустан −11 градуска кадәр бу вакыт өчен аномаль суыклар булып Чуракай якларында уҗымнарны, басуларны кырау сукканын хәбәр иткән идек.
Бәла үзе генә йөрми шул, шәхси бакча-ындырларга да барып җитүе аянычлы күренеш.
Чуракай авылында гаиләсе белән яшәүче Галимә апа Арсланова җан әрнеше белән безгә сөйләде:
— Бәрәңгеләрне корау сукты, гаиләбез ишле, бакчабыз 25 сутый. Үстергән уңышларны, сыйларны балаларга, оныкларга да җибәрә идек.
Кабакларга, ташкабакларга да зыян килгән, кабагы да ярар иде... Бәрәңге бит — икенче икмәк!
Хәзер ни эшлисез инде?
— Яңадан утыртыргамы? Белгән юк, картым бер ике-өч көн торсын әле диде.
Күршеләрегезнеке ни хәл?
— Күрше-тирәләрнеке полосалап кына... Әллә сортыннан гына торамы соң... Эре, кызыл бәрәңгеле сорт иде.
Башка елларда мондый табигать фаҗигасе булмаган, һәр хәлдә күзәтелмәгән. Әмма быел 11 июнь төнендә суыклар аеруча салкын була, тавыкларга, мал-туарларга куелган сулар да хәтта ки бозланган...
Үз күзләребез белән кырау суккан бәрәңге рәтләрен карагач, «күзләр маңгайга менде». Коточкыч бит бу! Күпме утырт та, бәрәңгесез калу... Кап-кара сабаклары, йөрәк сыкрап куярлык, әңгәмәдәшебезнең хәлен аңлап җиткерерлек түгел. Ярый әле кишерләргә, чөгендерләргә һәм башка яшелчәләргә салкынның аяныч нәтиҗәләре кагылмаган.
Безнең оператив мәгълүмат буенча Аеш һәм Җияш якларында да бакчаларга начарлык кылган табигать көйсезлеге. Бәлки, башка авылларда да мондый хәл булгандыр? Комментарий итеп язып куя аласыз, булса ничек хәл итәсез бу бәлане?
Чуракайдан кайту белән «Бакчачыга» рубрикабызны бергәләп алып барган районыбызның һәвәскәр бакчачыларына шалтыратырга тотындым. Һәвәскәр бакчачылар билгеләвенчә, бәрәңге ун-унбиш сантиметр тирәсе генә үсәргә өлгергән булса, кырау сугу әллә ни куркыныч түгел. Бәрәңге яңа ботаклар чыгарып, рәтләнеп китәчәк, әмма уңышы кимеячәк. Чәчәккә бөреләнгән бәрәңгене кырау суккан икән, аны яңадан утыртуың хәерлерәк. Зыян күргән яшелчәләргә күп итеп су сибегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев