Татарстанда эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 46,1 меңгә җиткән
Бүгенгә Татарстанда эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 46,1 меңгә җиткән.
Шуның
яртысыннан артыгы төзелеш, торак-
коммуналь хуҗалык һәм сәнәгать
өлкәсенә туры килә. Бу хакта «Россия
эше» платформасы мәгълүматларына
сылтама белән Татарстан Республикасы
Хезмәт, халыкны эш белән
тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
матбугат хезмәте хәбәр
итте. Төзелештә һәм торак-коммуналь
хуҗалыкта кытлык 15,1 мең эш урыны
тәшкил итә. Сәнәгатьтә 13,3 мең вакансия
бар. Тармакара һөнәрләрдә һәм
белгечлекләрдә 10,1 мең оста җитми.
Сәламәтлек саклау, фән, мәгариф
һәм дәүләт хезмәте 3,8 мең белгечкә
мохтаҗ. Барлыгы республикада рәсми
эшсезләр сыйфатында 3,5 меңгә якын
татарстанлы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев