Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Укытучылар фикер алышты

Россиядә Президентыбыз Владимир Путин фәрманы белән игълан ителгән Педагог һәм остаз елы уңаеннан районыбызда күптөрле чаралар уза. Чираттагысы Яңа Әлем мәктәбендә оештырылган.

Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә районның Үсеш ноктасы булган мәктәп директорлары, биология-химия укытучылары өчен "Үсеш ноктасы үзәгендә укучыларның һәм педагогларның цифрлы компетенцияләрен формалаштыру" исеме астында семинар-практикум узды.

Семинарны ветеран укытучы Усманова Тәхия Әхтәм кызы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айсылу Илдус кызы ачып җибәрде.Робототехника күргәзмәсе оештырылды. Укучылар үзләре җыйган роботларын тәкъдим иттеләр.Биология фәненнән укучылар проект эшләрен якладылар. Химия, физика, биология фәннәре буенча экспериментлар күрсәттеләр.


     Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөлфия Вил кызы Әхмәтгалиева проект мәсьәләләрен чишү буенча мастер- класс күрсәтте.Мәктәп директорлары белән талантлар университеты белән телемост узды. Рөстәм Айрат улы Кәримов үз эшчәнлекләре, талантлар университетында эшләп килгән программалар белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев