Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Ул чаклардамы? Әйе... Ул чакларда...

Сугыш вакытындагы һәм аннан соңгы вакыйгалар күңелнең иң түренә уелган.

Моңлы гармун тавышлары...

Әче итеп сызгырулар
дисеңме?..

Елаулар... Саубуллашулар...

Бу, Колын авылы басуы капка төбендә булган күренеш. Чибәр-чибәр хатыннар үзләрнең ирләрен сугыш кырына озаталар. Ул көнне алар авылдан күпләп киткәннәр, һәм авылга таба каерылып-каерылып караганнар. Ә уйлары – исән кайтырбызмы икән туган авылыбызга. Исән кайтулар насыйп булмый шул аларга.

 

Бер уч туфрак

 

Авылга берән-сәрән генә яралы солдатлар кайта. Без, 3-4 яшьлек малайлар-кызлар, аларны күрергә, әнкәй белән җитәкләшеп барып җитәбез. Янәсе, безнең әткәйләрне күрмәгәннәрме? Аннан соң:

Ак тавыгым күкәй сала

Ояларын тутырып.

Әтекәем кайтыр әле

Автобуска утырып, – дип җырлый идек. Нәкъ җырдагыча, бер көнне кайтып төште бит әткәй. Куллары марля белән бәйләнгән, түшендә медальләр. Әткәйнең сул кулының бармаклары юк икән. Икенче көнне ул урамга чыкты, мин дә иярдем. Аны авылдашлар сырып алды. Шул вакытта Хәтмулла абый әткәйдән сорый: “Хәйрулла абзый, бик яралангансың, ничек исән калдың?” – ди. Әткәй бер дә аптырап тормады, гимнастерка кесәсеннән кулъяулыкка төрелгән бер нәрсә чыгарды. Барысы да шуңа иелделәр. Мин дә карыйм. Кулъяулыкта бер уч туфрак. “Менә нәрсә мине үлемнән коткарды. Туган җир туфрагы, – диде әткәй. – Ике ел буе гимнастерка кесәсендә сугыш кырында йөрде. Бик сагынганда, кулга алып, үбә идем. Мин генә түгел, күпләр шулай эшләде. Туган җир туфрагы әнә шундый кадерле ул. Туган җир туфрагыннан да газиз, җанга якын тагын ни бар  икәнлеген исбатлау бит бу. Туган җир туфрагы шундый зур көчкә ия бит ул!”

 

Дилбегә,

чүмәлә тарттыру баулары

 

Әткәй сугыштан кайткач, бригадир эшен башкара башлады. Бер көнне үзебезнең өй базына бик күп кенә юан-юан итеп ишелгән баулар алып кайтып тутырды. Аның белән бергә бер абзый бар иде. “Бу баулар урак чорына кирәк. Кызым, син гел өйдә буласың, минем рөхсәтсез бу бауларны ала күрмәсеннәр”, – диде ул чыгып киткәндә. Күп тә  үтмәде, теге абзый кире әйләнеп керде. Ә әткәй ындыр табагына киткән икән. “Үскәнем, мин баздан бер бауны алам. Атаңнан сорадым”, – диде дә, үзе теләгән бауны алып чыгып китте. Янәсе, әткәй үзе рөхсәт иткән бит.

Икенче көнне әткәй базны ачкан да, бауларга карап торды да: “Кызым, монда бау кимегән бит. Әллә берәрсе алдымы”, – дип сорады. “Синең белән кергән абзый алды. Үзең алырга кушкансың бит”, – дип җавап бирдем. Әткәй миңа, бу ни  инде тагын дигән кебек карап торды да, базын ябарга да онытып: “Ярар, алай эшләгән икән, мин аны чүмәлә тарттырырга куярмын”, – дип чыгып китте.

Ул вакытта Колын авылы үзе бер аерым колхоз иде.  “Пар коммуна” исемен йөртте. Колхозның барлык эшләрен башкаруда атлар кулланылды. Шуңа күрә бавы да, арбасы да, чанасы да бик кадерле булганнар. Барысын да колхоз бригадиры юнәлткән, оештырган. Менә ни өчен әткәй ул бауларны өй базына тутырган икән.

 

Коесының суы каты булды

 

Өйдә мин кызлардан төпчек булгангадыр инде, әткәйгә ияреп йөри идем. Беркөнне ул
Сәгъди һәм Әхмәдулла абзыйлар белән сөйләшә: “Безнең авыл уртасында кое юк. Чүкеч урамында Харисларда, Түбән очта Вәҗиләрдә, аръякта Гата Талиповларда нинди әйбәт коелар бар. Әнә Равил Харисовларның бакча итәгенә табарак иске кое бар, тик бурасы черек. Әйдәгез, яңартып карыйк”, – ди.

Тәки шулар өчесе кое төбендәге ләменә хәтле түгеп, бура бурап менделәр. Әхмәдулла абзый үзләреннән чиләк алып килде, сиртмә куйдылар. Үзләре үк канәгать булып, кое тирәләрен тигезләп үк куйдылар. Бездә шул коедан су алып кайттык. Әнкәй чәй куйды. “Яңа коеның суы ничек”, – дип сорады әткәй.
“Коеның суы каты, чәйгә ярамый”, –  диде әнкәй. Әткәй исә: “Ярар, чәйгә ярамаса, юлаучыларга ярар. Алар рәхмәт әйтерләр, малларга булыр”, – диде.

Менә бит колхоз бригадиры һәм аның күршеләре игелекле эш турында уйлашканнар. Авыл советы да кушмаган, бернинди наказ да түгел, түләве дә юк. Күңелләре белән юлаучылар рәхмәтенә дә канәгать булган алар.

Сугыштан соңгы авыр еллар, җитешмәүчәнлек хөкем сөрсә дә, күңелләре миһербанлы, игелекле булган.

 

тәрәзәдән ат керә...

 

Әйе, әйе. Мин шулай дип кычкырганмын . Сугыш беткән көн бу. Ике абзый, авылның ике як урамыннан атка атланып, һәр өйгә туктап, “сугыш беткән, сугыш беткән” дип кычкырып йөриләр. Һәм бер ат башы безнең тәрәзәгә бәрелде кебек. Ә абзый кычкырыпмы кычкыра. Ә мин куркудан, әткәй, әнкәй тәрәзәдән ат керә дип
кычкырганмын.

Сәбәбе дисезме? Сәбәбе шул, өйләрнең ихатасы юк бит. Койма, капкалар салкыннан ягылып беткән. Өйалдысы да булмаган бәләкәй генә өйнең тәрәзәсенә ат башы белән бәрелгәндәй иткән.

Председатель Гата Талипов

 

Авыл халкы аңа Хөснелгата дип эндәшкәннәр. Киң җилкәле, чибәр. Көлсә, рәхәтләнеп көлә. Көр тавышлы менә шушы кешене, авыл халкы җитәкче итеп сайлый да инде. Ә ул ризалаша. 1944 елда гына сугыш кырыннан кайткан, бер аягын калдырып, күп медальләр тагып. Яхшы стрелок булган.

Колын авылының сөрү җире күп булса да, эшкәртергә кирәк. Сарык фермасы бар. Ул яшелчәлек дисеңме?! Ә атлар асрау буенча, якын авыллар арасында өстенлек Колында булган. Минем фикерләү буенча, авылга Колын исеме шуңа бирелгәндер ул.

Гата абзыйның җәмәгате тракторда эшләгән. Зифа буйлы, үзенә генә хас чибәрлеге булган Мөсәлләмә апаның. Яңадан берсеннән-берсе чибәр балалар алып кайткан. Ишле гаилә дус һәм тату яшәгән. Шуңа күрә дә җитәкче Гата абый эшен оста һәм үрнәк итеп алып барган. Кешеләрнең сорауларына игътибарлы булган, колхозны
саклаган. Хәзер дә алар гаиләсен зурлап искә алалар (Бер кызы Илиза Шәвәлиева (ир фамилиясе) Актанышта яши).

Әлфия Хәйруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев