Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Ул еллар күңелләренең иң түренә уелган

Тәкмәк авылында гомер кичерүче тыл ветераны Миргалим Әхәдуллин белән аның тормыш иптәше, сугыш чоры баласы Дамира апа Бөек Җиңүнең 80 еллыгын аеруча дулкынланып көтәләр.

Ул еллардагы авырлыкларны оныту мөмкин түгел, ди алар авыр сулап. Сугыш вакытындагы михнәтләр тыл ветеранының күңеленә җуелмаслык булып уелган.  

Миргалим ага 1931 елның 25 августында Тәкмәк авылында Саимә белән Әхәдулланың дүрт балалы гаиләсендә  өченче сабый булып туа. Авылдагы мәктәптә башлангыч белем ала.

 

Балачакларын

сугыш урлый

 

Илне тетрәндереп сугыш башлангач, авылдагы барлык ирләрне фронтка алалар.  Тормыш яшүсмерләр, хатын-кызлар, олы яшьтәге ир-атлар кулына кала. Миргалим аганың әтисе Әхәдулла Беренче бөтендөнья сугышында яраланып кайта, гарипләнеп кала. Шунлыктан Бөек Ватан сугышына җибәрелми.

– Сугыш башланганда миңа ун яшь тулар-тулмас иде. Мин кечкенәдән шук булдым. Тик тора торган түгел идем. Ат җене кагылган иде миңа, – дип көлеп җибәрде ул. – Ат белән ашлык суга торган молотилка бар иде. Аңа сигез ат җигелә иде. Дүрт кеше эшли. Безнең ише бәләкәерәк малайларга атны бик тоттырырга тырышмыйлар иде. Ничек тә шуңа эләгү өчен тырыша идек. Малайлар чабышып барабыз, атларны туаргач, чабышып кайтабыз. Ул вакытта сугышны бик аңлап та бетерми идек, тамак та тук иде, – диде ул.

Берничә ай үтүгә, сугыш
шаукымы үзен сиздерә башлый. Миргалим абый кебек яшүсмерләр дә эшкә җигелә. Хатын-кызлар белән рәттән басуда иген үстерә, аларны кул белән җыеп алуда катнаша. Ачлык үзәкләренә үтә.

– Башта безгә бераз җиңел булды. Бәрәңгебез бар иде. Сыерыбызны да бетермәскә тырыштык. Ә менә өебез нык искергән иде. Үзләре ачка үлмәс өчен берәүләр безгә егерме пот бәрәңгегә өйләрен саттылар. Аны сүтеп, үзебезнең ихатага алып кайтырга булдык.  Сүтәсе калмаган икән шул. Аны бит эшләтергә акча кирәк. Түбәсе дә ябылмый калды. 1944 елда үзебезнең өйне сүтеп, теге алганы белән бергә эшләтергә уйладык. Сыерны базарга алып барып, 2 мең сумга саттык. Ул вакытта он да 2 мең сум иде. Шуннан соң, хәлләр дә гел кирегә китте. Сыер безне туйдырып торучы булган. Сөтсез дә, итсез дә, майсыз да калдык. Көнгә бер тапкыр вак бәрәңге пешердек. Аны сәкегә таратып, барыбыз җыелып ашый идек. Яз көне кәлҗәмә җыйдык. Ул эләксә, бик сөенә идек.

 

Җиңү хәбәрен

басуда ишетә

 

–  Тәкмәк ягындагы басуда үгез җигеп, җир эшкәртә идек. Атка атланып, председатель чабып менде. “Сугыш беткән, әйдәгез кайтыгыз!” – дип кычкырды. Амбарда булган бодайдан ярма ярып, шуннан ботка пешереп, авылда булган бар кешеләр белән бәйрәм ясадык. Туйганчы ботка ашадык.

Сугыштан соңгы торгынлык елларында да буй җиткергән егетләр үзләренең намуслы хезмәтләрен куя. Ничек  кенә авыр булмасын, Миргалим абый белем алырга омтыла. Байсарда кичке мәктәптә 10 сыйныфны тәмамлый. Тагын да укуын дәвам итәргә мөмкинлеге булмый.

Миргалим абый  1952 елга кадәр колхозда эшләп, армия сафларына алына. Читада өч ел да алты ай хезмәт итә.  Кайткач Байсарда механизаторлар курсында укый. Биш ел чылбырлы  тракторда эшли. Әкренләп булса да, тамаклары туйганчы ашарлык ипи бирә башлыйлар.

Аннан аны МТПга учетчик итеп куялар. Соңыннан бригадир итеп билгелиләр. Пенсиягә чыкканчы шул хезмәтне башкара.

– Халык белән һәрчак контактта булдым. Куйган эшне кешедән эшләтмәдем. Бригадалар белән гел ярышып эшләдек, – дип искә ала ул.

Үзенә яр итеп, авылдашы, бер өй аша гына яшәүче
Дамира апаны сайлый.

 

Өч яшендә әтисез калган

 

Дамира апа – сугыш чоры баласы. Әтисе Биктимер 1941 елның көзендә Бөек Ватан сугышына алына. Бу вакытта Дамира апага өч яшь була. Энесе әтиләре киткәч туа. Әтиләре Мәскәү астындагы сугышта һәлак булган. Әниләре Таибә өч баласын ялгыз канат белән тәрбияли.

Сугыш чорындагы, аннан соңгы вакытлар барысы да хәтердә, ди  Дамира апа. Аеруча исендә калганнарын безгә дә сөйләде.

– Әнкәй базга өч литрлы банкага салып, борчак онын җыеп куйган. Ул эштә вакытта шуны алып чыга идек тә,
кашыклап ашый идек. Безнең янга башка туган балалары да җыела иде. Абый эштән кайткач, әнкәй алып киткән бәрәңгене тау астына алып төшеп, юып, казанга салып бәрәңге пешерә идек, –  ди.

Дамира апа Яхшый мәктәбендә белем ала. Сарыклар карый. Өч ел торф чыгаруда була. Аннан сатучы булып эшли.

– Миргалим белән кечкенәдән аралашып үстек. Минем абый Миргалим белән бер яшьтә иде. Ул безгә гел килеп йөрде.  

– Миннән җиде яшькә кече ул. Армиядән кайтуга чибәр кыз булып үсеп җиткән. Шуннан күзем төште инде, –  ди елмаеп, Миргалим абый.

Бер ел егет белән кыз булып йөриләр дә, 1959 елда  гаилә коралар.

– Миргалим мине 14 июль көнне үзләренә килен итеп алып кайтты. Начар яшәдек дип әйтә алмыйм. Ул колхоз эшеннән кайтып кермәде. Иртән чыгып китте, төнлә генә кайтты. Хуҗалык эшен алып бару минем җилкәдә булды. Акчага интектермәде. Алган акчасын тиененә кадәр алып кайтып бирде. Миргалимнең әтисе белән әнисе дә үз кызлары кебек яраттылар. “Килен ашатсаң да, киендерсәң дә, – син”, – дип миңа үзләренең пенсия акчасын кулга тоттырдылар. Мин каршы килә алмадым. Ә иң авыр әйбер, шул акчаларны дөрес куллану бит, – ди гомер буе кибеттә сатучы булып эшләгән Дамира апа.

 

Кадер-хөрмәттә яшиләр

 

Әхәдуллиннар ике кыз үстерә. Энҗеләре дә, Светланалары да Чайковскийда төпләнгән. Балалары, өч оныклары, ике оныкчыклары Миргалим абый белән Дамира апаның  зур бәхетләре.

Лаеклы ялга чыккач кызлары Светлана әти-әниләрен тәрбияләү өчен авылга кайткан. Бүгенге көндә өлкәннәр аның кайгыртуында гомер кичерә.

Тормышларыннан зарланмыйлар. Миргалим абый бик тә аралашырга яратучы, туры сүзле, үз фикерен кистереп әйтә торган  кеше булып чыкты. Шул яшькә җитсә дә, хәтере дә бик яхшы. Инде менә җиде ел күзләре күрмәсә дә, илдәге бар яңалык белән хәбәрдар ул. Янында гына торган радиосы чын дустына әйләнгән. Көннәр буе шуннан яңалыклар тыңлый. Каналларны да күчерү җаен тапкан.

– Ил-көннәргә иминлек, җитәкчеләргә миһербан бирсен, дип телибез. Бер кеше дә бала кайгысы күрмәсен. Һәр кешегә сәламәтлек, бәхетле картлыйк насыйп булсын. Җиңү көнен куанычлы хәбәрләр белән генә каршы алырга язсын,  –  дип озатып калдылар безне.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев