Урамнар төзекләндерелә
Иске Сәфәр авылының Хөсәен Ямашев һәм Һади Такташ урамының бер өлешенә щебенка салына.
Әлеге эшләр Татарстан Республикасындагы “ЩПС” дәүләт программасы нигезендә гамәлгә ашырыла.
Дәүләт программалары һәм үзара салым акчаларына авыл эчендәге юлларны төзекләндерү буенча соңгы елларда шактый эшләр башкарыла. Яңгырлы вакытларда, язгы-көзге пычракларда йөри алмаслык хәлгә килүче урамнар бик сирәк кенә калып бара.
Иске Сәфәр авылында да хәзер андый урамнар юк диярлек.
– 2022 елда Хөсәен Ямашев урамының 800 метр арасына “ЩПС” дәүләт программасы ярдәмендә щебенка
салынырга тиеш иде. Әмма аның 383 метрына гына салына алды. Быел инде 300 метрга заявка биргән идек. Аллаһка шөкер, эш башланды, инде тәмамлануга таба, – ди Иске Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Әхәт Гыйздуллин. – Юллар нык кирәк. Юллар булмаса, халыкның моң-зары да арта. Явымлы елларда урамнарга чүп җыю машиналары да керә алмаган вакытлар булды. Шуңа сазлыклы урамнарда щебенка салынса нык әйбәт була.
Әлеге эшне “Актаныш юллары” оешмасы егетләре башкара. Алар өч йөз метр араны төзекләндереп куячаклар. Акчага салып исәпләсәк, әлеге юл төзелеше 3 миллион 600 мең сумны тәшкил итә.
– Әлеге юлны дәүләт стандартларына туры китереп эшлибез. Иң элек юлның кара өслеген кырып алабыз, аннан 18 сантиметр калынлыкта ком, аның өстенә 18 сантиметр калынлыкта таш салабыз. Янына яңгыр сулары агу өчен
канаулар да ясап куябыз. Комны биш КамАЗ машинасы Уразай карьерыннан ташый, – ди “Актаныш юллары” оешмасы мастеры Ленар Исрафилов.
Быел алар оешмасы Актанышның Индустрия, Комбинат, Энергетиклар урамнарын да төзекләндергәннәр.
Салынган комны таратып, тигезләп, катоклап торучы техникада хезмәт куючыларның кәефләре күтәренке. Эшләгән эшләре күзгә күренгәч, күңел дә үсә, диләр.
– Яшьтән үк юллар төзүдә катнаштым. Армиядә дә төзүчеләр батальонында хезмәт иттем. Яшь вакытта Себер якларында юл төзүче булып эшләдем. Лаеклы ялга чыккач җиденче ел инде шушы оешмада хезмәт куям. Таптый торган каток техникасында эшлим. Катогым да олы яшьтә инде. Аның “Динозавр” кушаматы да бар, – ди Рифкать Галимов.
– Сез тумышыгыз белән шушы авылдан бит. Туган авылда эшләү рәхәтме?
– Туган авылда эшләү күңелле инде. Әйбәт булсын дип тырышып эшлибез. Иртәнге сәгатьтән кичкә кадәр шушында инде. Авылдашларның күпчелеген таныйм. Алар рәхмәт әйтеп китәләр. Рәхмәт сүзләре ишеткәч, күңелләр тагын да ныграк күтәрелә. Улым Илнар да юл төзүдә иде. “Татавтодор” оешмасында эшләде. Бүгенге көндә мобилизация белән махсус хәрби операциядә.
Авыл юлларын төзекләндерүдә үзара салым акчасының да өлеше бар. Быел шул акчалар хисабына Иске Кадермәт авылының Салих Сәйдәшев урамының 650 метр арасына ком салу планлаштырыла. Аны да “Актаныш юллары” оешмасы егетләре белән башкарып чыгарбыз, дип уйлыйбыз, диде Әхәт Гыйздуллин.
Фәндәрия Саматова, Һади Такташ урамында яшәүче:
– Авылның урамнарын карап, төзекләндереп торалар. Шушындый ныклы юллар булса, бик яхшы. Машиналарга да, җәяүлеләргә дә йөрергә уңайлы. Элегрәк, без яшьрәк вакытта яңгыр яуса, юлны аркылы да чыгып булмый иде.
Шулай юлларны төзекләндерүчеләргә рәхмәт.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев