Үз һөнәренең осталары ачыкланды
Актаныш технология техникумында студентлар арасында “Үз һөнәренең остасы” бәйгесе узды.
Әлеге бәйге дүртенче ел рәттән, студентларның үзләре сайлаган һөнәрләре буенча нинди белем һәм күнекмә алуларын, осталыкларын ачыклау максатыннан үткәрелә.
– Әлеге ярышлар биш компетенция буенча бара. Болар: авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү, бухгалтер хисабы, ветеринария, пешекче һәм кондитер эше, электрлаштыру юнәлеше буенча. Иң элек шушы юнәлешләр буенча сайлап алу туры булды. Һәрбер белгечлек буенча иң-иң дип табылган унар студент гамәли өлешкә үтте. Һәм алтынчы юнәлеш буларак, өстәмә рәвештә, эретеп-ябыштыручы һөнәрен үзләштерүче беренче курс студентлары да үз осталыклары буенча көч сынаша. Быел әлеге юнәлеш буенча утыз студент укыды, – ди технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова.
– Әлеге бәйге студентларга нәрсә бирә?
– Безнең студентлар укуларын тәмамлаганда, демонстрацион имтихан биреп чыгалар. Шуңа әзерлек тә булсын дип, бу ярышларның биремнәрен шул демонстрацион имтихан таләпләренә якынлаштырабыз. Быел яңалык буларак, “Үз һөнәренең остасы” бәйгесенә ветеринария юнәлешен дә керттек. Алар безнең чыгарылыш төркеме. Электрчыларны да ел саен катнаштырмый идек. Чөнки бу төркемгә студентлар ике елга бер тапкыр гына җыела.
Быел социаль партнерыбыз “Актаныш” агрофирмасы белән берлектә ветеринария бүлегендә укучылар өчен 2 миллион 500 мең сумлык остаханә-лаборатория булдырдык. Электән мондый мөмкинлек юк иде. Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге оешмаларның остаханә-лабораторияләрен файдалана идек. Хәзер инде үзебездә булгач, студентларга нык уңайлы. Һәм әлеге ярышка да тулысынча әзерли алдык. Җиңүчеләрне хөрмәтләү район күләмендә үткәреләчәк.
Һәр компетенция буенча мәйданчыкларда эш гөрли. Студентлар тырыша-тырыша үзләренә тигән биремнәрне үти.
Пешекче һәм кондитер юнәлеше буенча көч сынашучылар салкын ризык яисә кабымлык әзерләргә тиешләр. Егет-кызлар сынатмый. Һәркайсы фантазиясен эшкә җигеп, матур да, тәмле дә булган ризык әзерләү белән мәшгуль.
– Бүген алар региональ чемпионатның бер модулен үтиләр. Аларга әзерләнү өчен бер ай вакыт бирелде. Үзләре интернет челтәрләреннән эзләнә-эзләнә нәрсә эшләргә икәнен уйладылар. Кирәкле мәгълүматлар белән мин дә ярдәм иттем. Эш шартлары тиешенчә тудырылды, продукцияләр бирелде, – ди һөнәргә өйрәтү мастеры Лилия Вәлиева.
Лиана Галимова:
– Бүген мин кара ипи, кызыл балык, помидор, зәйтүн кулланып, кабымлык әзерләдем. Киләчәктә пешекче-кондитер һөнәре буенча укуымны дәвам итәргә уйлыйм. Тортлар ясыйсым килә. Бигрәк тә татар халык ашларын пешерергә яратам.
Илмир Нәбиев:
– Минем әти-әниләрем пешекчеләр. Шуңа мин дә әлеге һөнәрне сайладым. Тәмле-тәмле ризыклар әзерләргә яратам. Бүген кызыл балык, шампиньон гөмбәсе һәм кишердән торган салат эшләдем. Янына кара ипидән гренки эшләп куйдым. Бик тәмле килеп чыкты. Киләчәктә дә әлеге һөнәр буенча эшләргә уйлыйм.
Икенче мәйданчыкта эретеп-ябыштыру компетенциясе буенча катнашкан егетләр үзләренең иҗат җимешләрен яклый.
Камил Гарифҗанов – мини мангал, ә Гадел Нәҗмиев, Нәфис Мокимов, Динислам Исламовлар бергәләп зур мангал эшләгәннәр. Егетләрнең һәрберсе әлеге мангалларның
өстенлекле якларын сөйләп күрсәтте. Мангалларны егетләр үзләренең ихаталарында эшләгәннәр. Алар барысы да техникумда өйрәнгәннәрнең файдасы тиде, диделәр. Эретеп-ябыштыру эше тормышта һәрвакыт кирәк була.
Булачак мал табиблары да сынауны яхшы гына үттеләр.
– Биредә өченче ел укытам. Ветеринарларга ихтыяҗ нык зур. Аларның кайберләре эшләп тә укыйлар. Үзләре нык тырышлар, мал җанлылар, – ди мастер-педагог Илдар Зиннәтуллин.
Ул үзе дә нык тынгысыз кеше. Эшкә килү белән, укучылар белән берлектә мөгезле эре терлек скелеты төзи. Дербышка ягыннан скелетны табып, алып кайтып, юып, әллә ничә тапкыр кайнатып, лаборатор тикшеренүләр үткәрттереп, дәрестә файдаланырлык хәлгә китерә.
Илдар Зиннәтуллин кабинетны җиһазлауда ярдәм иткән “Актаныш” агрофирмасына рәхмәтле булуын да яшерми.
– Ясалма орлыкландыру буенча да гамәли күнекмә үтәргә мөмкин. Микроскоплар, ит, кан анализын карау өчен дә җиһазлар бар. Бездә белем алып чыккан студентлар лаборант булып та эшли ала. Биредә сөт тикшерү өчен дә җиһазлар бар. Сөтнең чисталыгын, майлылыгын, соматикасын да тикшерә алабыз. Тавык йомыркаларын да тикшерү мөмкинлеге булдырылды, – ди.
Студентларның кызыксынып укулары сизелеп тора. Салават Идиятов “Башак” хуҗалыгында эшли дә.
– “Башак” хуҗалыгында башта мал табибы ярдәмчесе булып эшләдем. Ныклап өйрәнгәч, хәзер үзем мал табибы булып торам. Мин бозаулар өчен җавап бирәм. Чиплаштырам, вакциналар ясыйм. Миңа бу һөнәр ошый. Чөнки малларны яратам. Киләчәктә укуымны тагын да дәвам итәргә уйлыйм, – ди.
– Уку белән эшне бергә алып бару авыр түгелме?
– Кыенрак, әмма мин тырышам.
Электрчы егетләр дә, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү бүлегендә укучылар да үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Берсе дә югалып калмыйча, биремнәрне төгәл үтәп чыктылар. Ә җиңүчеләрне инде махсус комиссия билгеләячәк.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев