Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Үз тамырыңны бел

Гаилә елын йомгаклау максатыннан районның “Туган якны өйрәнү” музеенда “Үз тамырыңны бел” дигән шәҗәрәләр төзү буенча мастер-класс үткәрелде.

Биредә районның ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев һәм Иске Байсар мәктәбе директоры Рамил Сәлаховлар нәсел шәҗәрәсен ничек төзи башларга, мәгълүматларны кайлардан алырга дигән сорауларга җавап бирделәр. Үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

– Үз нәселен белмәгән кешенең киләчәге юк. Шуңа һәр кешегә үз нәсел тарихын барлауны нәрсәдән башларга кирәклеген өйрәтәсебез килә. Музей дигәч, кешенең күз алдына иске әйберләр тупланган бина  күз алдына килә. Ләкин бу алай түгел. Биредә бик күп материаллар тупланган. Алар бай һәм кызыклы. Шуңа алга таба күбрәк мастер-класслар үткәреп, балаларны да, яшьәрне дә тартасыбыз килә, – ди музей директоры Лилия
Хәмидуллина.

Әлеге мастер-класста катнашучы Нурулла Нурлыев та, Рамил Сәлахов та залда утыручыларга үзләренең бай шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр. Аны ясау тарихы белән таныштырдылар. Гаиләләрендәге истәлекле вакыйгалар белән уртаклаштылар.  

– Бу, бик фәһемле чара. Бирегә ун буын кергән шәҗәрәбезне алып килдек. Минем җиде бабам күрсәтелгән. Әлеге шәҗәрә архив материаллары буенча эшләнмәгән. Әтинең хәтере бик яхшы иде. Аның һәм үземнең белгәннәрем буенча, барлык туганнарны барлап, буыннары хакында хатлар яздырттырып, интервьюлар алып төзедек. Аның тагын бер үзенчәлеге бар, әлеге шәҗәрәгә туганнарның исемнәре һәм туган көннәре дә язылган. Балалар аралашалар, бер-берсенең туган көннәрен беләләр һәм котлыйлар, –  ди Нурулла Нурлыев.

Әлеге нәселнең үзенә генә хас гадәтләре дә бар. Алар Гаян бабай оныклары исеме астында елга бер тапкыр барысы бергә җыелып, сабан туе уздыралар. Нурулла Нурлыев “Гаян бабай истәлекләре” дигән китап та чыгарган.

– Әлеге китап 2020 елда нәшер ителде. Анда әтинең туган елларыннан башлап, бөтен гаиләнең тарихы кергән. Китапны Гаян бабайның барлык оныкларына да бирдек. Шуның аша алар бабалары хакындагы мәгълүматны белеп үсәләр.

Гаилә тарихын барлауның тагын бер алымын булдырдык. 1987 елда кече улыбыз Айваз тугач, калын дәфтәр башладык. Анда безгә килгән кунаклар үзләренең хис-кичерешләрен язалар. Ә 2004 елдан башлап, көндәлек алып бара башладым. Анда һәр көннең тарихы кергән. Кайда булдым, эштә нинди яңалыклар булган, барысы да бар. Һава торышы хакындагы мәгълүматларны да язып барам.

– Мондый чараларны кирәк дип исәплисезме?

– Әлбәттә. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Бу, җәмгыятькә генә түгел, гаиләгә дә кагыла. Мин үземнең җиде буын бабамны беләм икән, туганнарымны да беләм дигән сүз. Ә аралашу бик кирәк. Без киләчәк буыннарга шундый истәлекләрне калдырырга тиеш.

Рамил Сәлахов та үзләренең нәсел тарихы турындагы мәгълүматлары белән уртаклашты.

– Бүгенге көндә без үзебезнең тугыз буыныбызны беләбез. Аны эшләргә Ядкарь генеологик порталы ярдәм итте. Татарстан Республикаы Дәүләт архивының махсус проекты нигезендә авылларда булып, теләгән кешеләргә шәҗәрәләр эшләргә ярдәм иттеләр. Әгәр барлык туганнар да язмача үзләренең ризалыкларын бирсәләр, алар нәсел шәҗәрәсен бушка эшләделәр. Без шуның нигезендә эшләттек. Әмма аның күләме бик кечкенә. Шуңа мин аның электрон вариантын эшләдем дә, типографиядә зур кәгазьгә чыгарып алдырттым. Хәзер шундый рәхәт. Нинди чарада катнашсак та, ул безнең әзер материал булып тора.

Тагын шул ягы да бар. Без бу дөньяда кунак кына. Ә бакыйлыкка – мәңгелек йортка күчкәннәргә дога кирәк. Әгәр син үзеңнең әби-бабаларыңны белмәсәң, оныкчыкларыбыз да безне белмәсләр, искә алмаслар бит. Безнең бурыч, аек акылыбызда булганда, үзебезнең шәҗәрәне эшләп, балаларга, оныкларга тапшыру, дип исәплим, –  диде.

– Мәктәптә белем алган укучыларга да у хакта аңлатасызмы?

– Әлбәттә, аңлатабыз. Байсар мәктәбендәге барлык укучыларның да шәҗәрәләре эшләнгән. Алар эзләнәләр. Кемдер дүрт буынны тапкан, кемдер биш буынын белә. Җиде буынны табучылар да бар. Аларны тулыландыру бара. Балаларны кечкенә яшьтән үк аның белән кызыксындырырга кирәк.

Чара сорау-тәкъдимнәр, фикер алышулар белән дәвам итте.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев