Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Владимир Путин һәлак булган сугышчының хатыныннан ваемсыз җитәкчеләр гамәле өчен гафу үтенде

19 декабрьдә узган «Ел йомгаклары» очрашуы барышында Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбинең хатыныннан дәүләт хезмәтләренең тоткарлануы өчен гафу үтенде.

 

Россия лидерының турыдан-туры элемтәсенә 2024 елда СВО зонасында гомерен югалткан хәрбинең хатыны Кристина Греби мөрәҗәгать итте. Ул ике баласы белән ялгыз калуын, бүгенге көнгә кадәр гаиләсенә туендыручыны югалту сәбәпле тиешле пенсия түләүләренең билгеләнмәвен әйтте.

— Хәзер инде 2025 ел тәмамланып килә, ә пенсия һаман да юк. Мондый гаризаларны — туендыручыны югалту пенсиясе, һәлак булган хәрби хезмәткәрнең гаилә әгъзаларына таныклыклар бирү мәсьәләләрен — тизрәк хәл итеп булмыймы? — дип сорады ул Президенттан.

Владимир Путин әлеге проблеманың чыннан да ил күләмендә барлыгын таныды һәм аны хәл итү өстендә Россия Хөкүмәте эшләячәген белдерде.

— Кристина Сергеевна, иң беренче чиратта, мин Сезнең алда гафу үтенергә телим. Бу мәсьәләләрне вакытында хәл итәргә тиешле хезмәтләрнең ашыкмавы өчен гафу сорыйм. Сезнең очракта бу проблема һичшиксез һәм кыска вакыт эчендә хәл ителәчәк. Әмма, кызганычка каршы, мондый хәлләр бар, — дип ассызыклады Президент.

Шул ук вакытта социаль ярдәм чараларын камилләштерү юнәлешендә эш дәвам итә. Россия оборона министры Андрей Белоусов 17 декабрьдә хәрби хезмәткәрләргә актив сугыш хәрәкәтләре өчен түләүләрнең вакыты өч айдан өч көнгә кадәр кыскартылуын, ә акчаларны исәпкә алу вакыты 24 сәгатьтән 30 минутка кадәр киметелүен хәбәр итте.

Моннан тыш, октябрь аенда Россия Генераль прокуроры Александр Гуцан махсус хәрби операциядә катнашучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре аерым контрольдә булырга тиешлеген, аларны яклау прокурорларның әхлакый бурычы булуын билгеләп үтте.

Дәүләт җитәкчелеге һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүне өстенлекле бурыч итеп куя һәм бу юнәлештәге эшләр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев