Халык бәйрәмнәре
Март – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән.
Нәүрүз – халык бәйрәме.
Бүген көн тиң төннәргә,
Урын юк һич көнләргә,
Без дә тиң, без дә тигез!
– Нәүрүз мөбарәк ! – дибез.
Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.
Нәүрүз сүзенең мәгънәсе фарсыча яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Бу көнне өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына яңа елда саулык-иминлек, кырларга бай уңыш, кешеләр бер-берсенә озын гомер теләгәннәр. XX йөз ахыры – XXI йөз башында Нәүрүз бәйрәменең кайбер йолалары яңадан торгызыла башлый.
Әлеге бәйрәм үзешчән сәнгать коллективлары репертуарында, авыл һәм шәһәр бәйрәмнәрендә чагылыш таба. Гореф –гадәтләрне искә төшерү максатыннан Актаныш авылының бишенче санлы “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән Нәүрүз бәйрәме үткәрдек.
Балалар белән бергәләп яз турында җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп алганнан соң бәйрәмебезгә иң башта яз хәбәрчесе – “Кара карга” керде. Ул аларга кара каргалар, яз турында сынамышлар, табышмаклар әйтте.
Соңыннан бәйрәмгә Кыш бабай һәм Нәүрүз кызы килде. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай татар бию көенә биеп алганнан соң көч сынашырга булдылар. Чөнки Кыш бабабызның үзенең урынын Нәүрүз кызына бирәсе килми иде. Алар җитезлек буенча көч сынаштылар: кашыкка йомырка салып йөгерделәр, көчләрен үзара аркан тартып сынадылар.
Яшь, чибәр Нәүрүз кызы Кыш бабайны бу ярышларда җиңеп чыкты. Кыш бабай матур теләкләрен әйтеп, икенче елга яңа ел бәйрәменә килергә сүз биреп китеп барды. Нәүрүзбикә бәйрәмгә буш кул белән килмәгән иде, ул үзенең күчтәнәчләрен биреп матур теләкләр теләде.
Балалар да, олылар да бу бәйрәмнән бик канәгать булып калдылар.
Әлфия Әмирханова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев