Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Хәтерендә сугыш чоры яши

Быел бөтен ил белән Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз.

Сугышны үз күзләре белән күргән, үз йөрәкләре аша кичергән ветераннарыбыз хакында сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел.

Кешелек дөньясына зур югалтулар алып килгән, җаннарда төзәлмәс яралар
калдырган Бөек Ватан сугышында халкыбыз зур батырлыклар кылган. Туган авылым Күҗәкә – Советлар Союзы Герое Хәсән Замановны үстергән авыл. Бөек Ватан сугышына авылыбыздан 515 кешене фронтка озаталар. Аларның 129ы гына авылга кире әйләнеп кайта.

Сугыш дәверендә авыл тормышының бөтен авырлыгы хатын-кыз, бала-чага, яшүсмерләр җилкәсенә төшә. Әмма алар сыгылмый-сынмый, ил белән бергәләп, Бөек Җиңүне якынайту өчен тырышалар. Кемдер тылда, кемдер сугыш кырында, ә кемнәрдер госпитальдә яралыларны дәвалау, аларны яңадан аякка бастыру өчен көч куя. Ул елларның тере шаһитлары, Аллаһка шөкер, әле бүген дә исән. Алар, дулкынланып, Җиңү бәйрәмен көтәләр. Шул шаһитларның берсе, гомере буена кешеләр сәламәтлеге сагында торган ветеран хакында язасы килү теләге кулыма каләм алырга этәрде.

Күҗәкә авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Габдулла кызы Абдуллина 1924 елның 2 декабрендә Азнакай районы Мәндәй авылында дөньяга килә. Туган авылында мәктәп тәмамлаган кыз, гомерен медицинага багышларга уйлый. 1939 елда ул Минзәлә медицина техникумына укырга керә. Нурфика апа хәтере белән шул елларга әйләнеп кайтып, акрын гына гомер йомгагын кирегә сүтә башлады.

 

Укырга керү вакыйгасы

 

 – Минем әнкәй Ташлыярныкы, Нәҗибә Ихсанова авылыннан. Безнең як рус авыллары. Ташлыярның да яртысы рус. Сарман районы Карамалының да, Михайловканың да яртысы рус. Әткәйнең абыйсы Сәгыйдулла үлгәч, кызы Мөслимә апа, Мөссәбиха, Рифкать өчәү калдылар. Бергәләшеп бездә үстек. Үзебез сигез бала. Мөсәббиха белән без бергә укыдык. Әткәй мәрхүм: “Укырга телисеңме?” – дип сорый.

 – Телим.

 – Бар, теләсәң, әнә ярты капчык бодай бар; шуны тегермәндә тартып кайт та, әниең ипи пешерер, син Минзәләгә Әхмәт абыеңнарга илтерсең.

Без бодайны бәләкәй арба белән тартып алып килдек. Ул чакта онны су тегермәнендә тарталар. Тегермән өендә, кияүгә дә чыкмаган Бәдигелҗамал апа тора. Ул тегермән тарткач, бер соскы онны алып кала. Тегермәндә песи кадәр олы кумаклар чабышып йөри. Беренче тапкыр кумакларны шунда күрдем. Безнең якта юк иде алар.

Бәдигелҗамал апа:

 – Онны тәрәзә төбенә сибеп куям, алайса, мине төнлә кумаклар ашый, – ди. – Тарттырып кайткан оннан әнкәй ипи пешергәч, әткәй икенче көнне мине Минзәләгә илтте. Шулай итеп, мин 1939 елда укырга кердем. Актаныштан барысы дүрт кеше кергән идек. Алар ташладылар. Мин Вахитов урамында квартирада тордым. Каршыда мунча, ихаталарында колхоз склады бар. Анда алма китерәләр. 1939 елда фин сугышы башланды. Уку түләүлегә әйләнде, елына 140 сум түләргә кирәк иде.

Кыз тормыш авырлыкларына карамый укуын дәвам
итә. Өмет-хыяллары аңа кыенлыкларны җиңәргә булыша. Әмма япь-яшь кызның якты хыялларын сугыш сөреме каралта. Коточкыч югалтулар алып килгән, кан койгыч, җан кыйгыч сугышның башлану хәбәрен дә ул Минзәләдә ишетә.

 

Имтиханнар башланган вакыт иде

 

 – 1941 елда сугыш башланды. Сугыш башланганда без кызлар белән Минзәлә больницасының бакчасында идек. Ул вакытта сирень чәчкәләре бар иде әле. Зачетлар башланган вакыт. Тулай торакка
кайткан гына идек, безне бакчага
чакырдылар. Анда Молотовның докладын тыңладык. Аннан соң военкоматтан чакырып, 3 нче курс укучыларының бөтенесен дә тикшерделәр. Алар арасында Суыксудан мари кызы, ул татарча да, русча да сөйләшә, аннан соң техникумда укучы Галия Кәрамова, аның сеңлесе Җәмилә (медик) бар иде.

Сугышка ала, эвакуация белән Мәскәүнең балаларын китерә башладылар. Мәскәүнең 55 нче детдомыннан китерелгән балалар кызамык белән авырый башлагач, безне Вахитов урамыннан Красноармейский урамына күчерделәр. Әхмәт абыйларга квартир бирделәр дә, без шунда күчендек. Шул урамда урманчылык учреждениесе урнашкан бина бар иде. Шунда балалар бакчасы балаларына больница ачтылар. Шул балаларны карарга туры килде миңа. Балалар бакчасы врачы Калерия Александровна иде. Ике бала – Валя Срубова (бронхына салкын тигән), Володя Савчук (свинка) осложнение белән чирләделәр. Аларны карадым. 1941 елның октябреннән декабренә кадәр булды бу хәлләр.

Әле 2 нче курста гына укучы шәфкать ияләрен сугыш башланган көннән госпитальләргә тарата башлыйлар. 1942 елның март аенда вакытыннан алда чыгарылыш була. Нурфика апаны укуын бетергәч, Әгерҗе районына эшкә җибәрәләр. Егорова фамилияле кыз Әгерҗе ягыннан. Нурфика Абдулла кызы Егоровага: “Син шунда туган ягыңа кит, мин бу якка китәм!” – ди.

 – Актаныш районыннан Зәйтүнә Җәләева белән икәүләп Калинин районына килдек. Пучыга билгеләделәр. Райздравка килгәч: “Күҗәкәдә берәү дә юк, син анда барасың!”  –  диделәр.

 

 

 

Күҗәкәдә ачлык,

ятимлек иде

 

Әгерҗедән Калинин районына күчкәннән соң, Нурфика апа Күҗәкәдә эшли башлый. Еллар авыр, сугышның һәр көне корбан сорый. Тылдагылар исә ачлыкта, ятимлектә интегәләр. Яшь белгеч үзенә беркетелгән Күҗәкә, Буранчы, Адай һәм Уръяды авылы кешеләренә хезмәт күрсәтә.

 – Мин килгән вакытта ачлык.  Насретдин абый сугыштан яраланып кайткан иде, аңа перевязка ясарга төшә идем. Казаннан Гайшә апа, аның кызы Фәридә (“Азат хатын” журналисты), Фәрит Хәсәнов бездә яшиләр.

Күҗәкә зур, җиде бригада. Минем участокта Адай, Уръяды, Буранчы, Үмәнәй авыллары. Мин Түбән Уръядыда квартирга кердем. Анда Маруся Андреева дигән укытучы бар иде. Икәү йөри идек.

Ачлык-ялангачлык хөкем сөргән сугыш чорында иң үзәккә үткәне аның хәтеренә бигрәк тә нык уелып калган. Нурфика апа хәтер сандыгын актарган мизгелләрдә, кабат-кабат кайтып, шул вакытта иза чигүләрне сөйләде.

 

Гыйбрәтле бер хәл

 

 – Ул сугыш вакытында бет белән интегүләр. Бет шул хәтле күп. Ул бетләрне прожарка килеп, кешеләрнең әйберләрен кыздырып, шулай җиңәргә тырышалар иде. Беттән корчаңгы чире таралды. Баштагы бетне дуст белән дәвалыйлар. Корчаңгыга гипосульфит – ак порошокны сөртеп, аннары 0,5 процентлы соленый кислота белән юдырта торган идек.

Нәфисә апа ал төстәге йон күлмәк кия иде, шуны әйләндергәч җөендә ап-ак бет. Тәннең үзеннән бет чыга. Берзаман минем дә тәнем кычыта, түзеп булмый. Кайтып киттем: “Әби, мин әйтәм, олы бет тешләде, хәзер үтерә!”  Башым авырта. Үлчәп карасак, температура 38дән артык. Беттем мин әйтәм, сыпной тиф белән чирлим икән дим. Председательгә: “Атыңны җик тә мине Пучыга илтеп куй!” – дим. Шулай итеп, мине Пучыга илтеп куйды председатель. Тиф белән авырып ятам. Больница икегә бүленгән. Бер ягында хатын-кызлар, икенче ягында ирләр. Пучының завроносы Байрашов шулхәтле оста итеп доклад сөйли, саташып сөйли инде. Мин дә саташып ятам.

 – Кайда минем баш астындагы документлар, акчам да бар иде. Медсестра: “Юк иде!”  –  ди. Саташам икән шулай.

– Нурфика апа! Ул чакта авылда медпункт бар идеме соң?!

 – Безнең пункт Хәмәтнурларның өендә. Бәләкәй генә шкаф, әйберләр шунда. Бер урында койка, өстәл. Әле Фатима апаның кызы Сәкинә бар. Бер өйдә Фатима апа, Сәмия, Хәмәтнур яшибез. Фатима апаның күзе күрми. Шунда эшләдем инде. 1942 елда фронттан кайта башладылар. Әдһәм кайтты, кулында кәгазе бар иде. “С поля боя” дип язылган. Йөри торган кешеләргә шул кәгазь белән кайтып китәргә мөмкин булган. Тик алар медучастокка керергә тиеш. Сөләйман (апай Сөләйман), ул да кулы яраланып
кайткан. Аныңчы Тимершәех абый да бармагы яраланып кайткан иде.

 

Насыйп яры

 

Нурфика Габдулла кызы Күҗәкәдә үзенең гомерлек яры буласы кешесен очрата. Яшьләрнең күңелләре бер-берсенә бәйләнә. Тик ул вакытта счетовод булып эшләгән егеткә дә илбасарларга каршы сугышка китәргә туры килә. Ә Нурфикасы, вәгъдә биреп, аны озатып кала.

 – 1943 елның гыйнварендә китте Әбүбәк. Аныңчы мин чирләгән, чәчемне дә алганнар иде. 10 гыйнварда озаттым мин аны армиягә. Әле 1943 елның мартында Пучыга ат җигеп бардым. Хатын-кызлар бәйрәме булгач, бер буханка ипи, аннан прәннек бирделәр. Мәскәүдән килгән өлкән медсестра Сара апаның малаена биргән идем прәннек, ул: “Кирәкми үзеңә булсын, бирмә, аңа тиешлесе бирелгән!” –  ди. Шулай итеп, мин кайтырга чыктым. Март ае, юеш, ат акрын гына кайта инде, авылның басу капкасына җиткәч егылды. Ята, тугарып бетердем. Ипине ашаттым, тормады.  Кайттым да, Маһинур апа (Шәйнурлар өй урынында яшиләр иде алар) мәйтәм, ат егылды, ипине дә ашатып бетердем, сугып та карадым, тормады дим. Ул әйтә: “Аның шундый гадәте бар. Әйтергә онытканмын, кайтып җитәр әле!”  –  ди. Без чыгуга кайтып җиткән. Миңа ул вакытта 18-19 яшь бит инде.

1943 елның сентябрендә Калинин районыннан 18 кызны сугышка алалар. Бер кыз белән аны Казанда 5868 санлы эвакуация госпиталендә шәфкать туташы итеп калдыралар. Ул эшелонлап кайтучы яралыларны сәламәтләндерә, кабат яуга яки өенә озатуда катнаша. 1949 елга кадәр хәрби хастаханәдә төрле белгечләр белән бергә эшләү, аралашу аны күп нәрсәгә өйрәтә, тәҗрибәсен арттыра. Бу чорларда эшләгән хезмәтләре өчен Нурфика Абдулла кызына бик күп медальләр бирелә, хезмәт кенәгәсенә рәхмәт сүзләре языла.

Кабат Күҗәкәгә килгәч, ул укытучы егет  Әбүбәк Шәеховка кияүгә чыга. Әбүбәк тирә-якта даны таралган атаклы Әхмир бай нәселеннән. Бик уңган, булдыклы ир-егет. Алтмышынчы елларда әле авылыбызда бик сирәк кеше кәбестә-кыяр үстерү белән шөгыльләнә. Ул чорда тозлы кәбестә, кыяр-помидор нәкъ менә Әбүбәк абый базындагы агач мичкәдән чыгып, ризык талымлаган кеше табынына юнәлә иде.

 

Халык мәхәббәте

 

Нурфика Абдуллина 1977 елга кадәр Күҗәкә халкы сәламәтлеге сакчысы булып халыкка хезмәт күрсәтте. Бик күп авыруларны үзе дәвалый. Аңа кендек әбисе дә булырга, 35 ел эшләү дәверендә төрле авырулар, имгәнүчеләр белән дә очрашырга туры килә. Авыл халкы аңа зур хөрмәт белән карый.

Тормыш иптәше Әбүбәк абый гомер буе балаларга белем һәм тәрбия бирде. Тырыш, тату гаиләдә алар алты бала тәрбияләп үстерделәр. Һәрберсенә югары белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга булыштылар. Сугышта арысланнан көчле, тынычлыкта ат кебек җигелеп тормыш арбасын тартучы ире янәшәсендә, Нурфика Габдулла кызы сугыш салган җан яраларын да оныткандай була. Әмма коточкыч сугышның кайтавазы тынып тормый. Әле бер, әле икенче авылдашы, яисә танышы якты дөнья белән хушлашып, чиксезлек иленә күчкән саен, күңелдәге яралар да яңара. Әбүбәге мәңгелеккә күзләрен йомганга да инде байтак еллар узган.

Бүген Нурфика апа улы Әхмир тәрбиясендә гомер кичерә. Балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтен, авылдашларының ихтирамын тоеп, дөньялар тыныч, имин булганга сөенеп яши ул. Күңелендә бары тик бер генә теләк: “Сугышлар гына була күрмәсен!”

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын исән-сау килеш каршы алган ветеранга барлык авылдашлар, Күҗәкә авыл халкы исеменнән ныклы саулык, күңел тынычлыгы, шатлыкларга тулы тыныч картлык телим. Калган гомерегезне тыныч һәм мул тормышта яшәргә насыйп булсын Сезгә, хөрмәтле Нурфика Габдулла кызы. Йөрәгегез ару-талуны белмәсен. Илебезгә Бөек Җиңүне бүләк итү өчен кылган
батырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә, игелекле шәфкать иясе!

 

Әлфия СИТДЫЙКОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев