Хатын-кыз бәхете – гаиләдә
“Әнәк” агрофирмасының Айман элеваторында склад мөдире һәм үлчәүче булып хезмәт куючы Гөлназ Хөҗҗәтова хатын-кызның бәхете гаилә ныклыгында һәм яраткан эшең булуда, ди.
“Әнәк” агрофирмасына ул 2020 елның июлендә эшкә керә. Бу, элеватор ачылган гына вакыт була. Командалары белән бергә беренче урып-җыюны кабул итәләр. Шуннан бирле Гөлназ биредә тырыш хезмәтен куя.
– Урып-җыю чорында эш катлаулы һәм нык җаваплы. Басудан кайткан һәр йөкне тоткарлыксыз, шлагбаумны күтәреп, светофорны яндырып, үлчәүдә үлчәп, лабораториядәге кызларга рация аша хәбәр итеп, алар анализ алгач, йөкне кайсы складка бушатырга икәнен әйтеп, эчкә үткәрәбез. Чыкканда буш тараны үлчәп, билгеләп куябыз. Боларны инде автомат рәвештә башкарабыз. Көн ахырында күпме икмәк кайтканын хисапчыларга җиткерәбез.
Икмәк сатканда да приказда күпме күрсәтелгән, шуны гына үлчәп җибәрәбез. Аз гына артык китсә дә, документ тутырылмый, – ди Гөлназ хезмәте белән таныштырып.
– Кышын нишлисез?
– Хәзерге вакытта икмәк сатабыз. Әле халыкка икмәк бирү күптән түгел генә тәмамланды. Складтан икмәк җибәреп тордым. Ул вакытта монда алмаш хезмәттәшем эшләде. Кыш дәвамында складларның торышын карап торабыз. Әгәр әз генә үзгәреш булса да, лабораториягә хәбәр итәбез.
– Хезмәтегезне яратып башкарасызмы?
– Нык яратам. Моңа кадәр әллә ничә җирдә эшләдем, әмма берсе дә монысы кебек күңелгә якын була алмады. Киләсем килеп киләм, кичен кайтасы килми дә йөрим. Бар инде, кайт, диләр. Җитәкчеләр хезмәтебезне күрәләр, бәялиләр. Аларга зур рәхмәт. Форсаттан файдаланып, тормыш иптәшемә дә зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Урып-җыю чорында без монда кунып диярлек эшлибез. Ул вакытларда өйдәге эшләр күбрәк аның җилкәсенә кала. Һәрвакыт аның теләктәшлеген тоеп эшлим.
“Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фаил Газетдинов та Гөлназ хакында уңай фикерләр генә җиткерде. Хезмәтен намус белән, тиешле югарылыкта башкара, диде.
Мәхәббәтләре гомерлек
Колын авылында Гөлназ һәм Раил Хөҗҗәтовларның йорты биредә уңган, тырыш кешеләр яшәвен дәлилләп, әллә кайдан көлеп тора.
Өйләренең эче дә ялт иткән. Биредә үзгә бер җылылык, нур бөркелә. Бер-берсенә назлы караш ташлаучы, елмаеп кына торучы Гөлназ белән Раилнең бәхетләре йөзләренә үк чыккан. Бер-берсен алар Аллаһы Тәгаләнең бүләге, диләр.
Язмыш аларны авыл клубында таныштыра.
– Мин үзем Чиялек авылы егете. Гөлназ белән 1992 елда клубтагы дискотекада таныштык. Озатып кайттым. Бер ел очрашып йөргәч, гаилә корырга уйладык. Рәхмәт, әби белән бабайга. 18 яше дә тулмаган кызларын ышанып, 1993 елда миңа кияүгә бирделәр, – ди Раил елмаеп, ул вакытларны исенә төшереп.
Гөлназ исә Иске Айман авылы кызы. Дания һәм Вагыйз Вахитовларның биш балалы гаиләсендә дүртенче булып, дөньяга килә.
Иске Айман мәктәбендә сигез сыйныф белем үзләштергәч, урта белемне Качкын мәктәбендә ала. Мәктәпне тәмамлауга кияүгә чыга.
– Раилгә кияүгә чыкканыма һич үкенмим. Бик матур гомер итәбез. Ул мине хисапчылар курсында укытты, – ди Гөлназ.
Хезмәт юлын Иске Айман балалар бакчасында кер юучы булып башлый. Аннан кече тәрбияче, пешекче булып эшли. Балалар ялыннан соң, авылда социаль хезмәткәр булып хезмәт куя. Кибеттә дә сата. Улы тугач, бала ялыннан соң, Иске Айман авыл советына хисапчы булып урнаша. Анда кыскартуга эләккәч, бер ел Чаллының КамАЗ заводында каравылчы булып эшли. Улы укырга кергәч, аңа ярдәм кирәк дип, авылга кайта. Иске Айман китапханәсенә урнаша. Анда бик күп чараларда катнаша. 2020 елда инде “Әнәк” агрофирмасының Иске Айман элеваторына эшкә керә.
– Мәдәният тармагын авыл хуҗалыгына алыштырганыма һич үкенмим. Кыш көне иптәшем белән клубка чыгабыз. Бильярд, шашка уйныйбыз. Театрларда катнашабыз. Ә инде сезон вакытында мин өйдә, иптәшем әйтмешли, кунак кызы гына. Иртүк чыгып китәм, төнге 12ләрдә, кайвакыт төнге берләрдә генә кайтып керәм. Раилнең бервакытта да канәгатьсезлек белдергәне юк. Киресенчә, теләктәшлек белдереп тора.
Кабат шушы юлдан
үтәр идем
– Безнең 32 ел бергә яшәү дәверендә кеше кебек пәрмә-пәр килеп талашкан, кычкырышкан юк. Гөлназ сабыр, акыллы хатын. Бервакытта да тавыш күтәргәне юк. Бик уңган ул. Ике якның да туганнарын тигез күреп яши. Кем килсә дә, ачык йөз белән каршы ала. Хәләл көч белән дөньялар җиткердек. Туганнар нык ярдәм итте, – ди Раил.
Әлеге күркәм гаилә өч балага гомер биргән. Кызлары Гөлшат белән Рәзиләнең инде үз гаиләләре бар. Әти-әниләрен балдай татлы өч онык белән сөендергәннәр. Уллары Рамазан Пучы урта мәктәбендә укый. Көрәш белән шөгыльләнә.
– Әти-әниемне нык яратам. Әнием уңган-булган. Бик тәмле итеп ашарга пешерә, – ди Рамазан.
– Гөлназ, әгәр тормыш юлын кабат үтәргә туры килсә, шушы юлны сайлар идегезме?
– Әлбәттә, берсүзсез шушы юлны сайлар идем. Мин үземне бик бәхетле хатын-кыз дип исәплим. Әнием исән. Мине бер сүздән аңлаучы, яклаучы,
саклаучы тормыш иптәшем, әни дип өзелеп торучы балаларым, дәү әни дип торучы оныкларым, яраткан эшем, хөрмәт иткән хезмәттәшләрем, туганнарым, дусларым бар. Киләчәктә дә шулай тигезлектә, бәхетле тормышларда яшәргә язсын.
Үз ихаталарында гына түгел, җирлек тормышы өчен дә янып яши алар. Гаиләләре белән Колындагы Ваһап коесын чистартып, карап торалар. Моның өчен авылдашлары аларга рәхмәтле.
Улының кайтуын
көтеп яши
Әлеге гаиләдә Гөлназның әнисе Дания апа кадерле кунак. Без барганда да ул шунда иде. Раилнең үзенең әти-әниләре бик иртә бакыйлыкка күчкәннәр. Гөлназның әтисе Вагыйз 2018 елда гүр иясе булган.
– Әбине кадерләп, хөрмәтләп яшибез, – ди Раил.
Дания апа үзе дә балалары хакында бары тик җылы сүзләр генә әйтте.
– Бабаем Вагыйз белән биш бала тәрбияләп үстердек. Балаларым бик тәртипле, эш сөючән булдылар. Гөлназ – дүртенчесе. Әйбәт укыды, нинди эшкә кушсалар, шуны җиренә җиткереп башкара. Алар бәхетенә куанып яшим.
Төпчек улым Зирәк Украинада. 2022 елның сентябрендә мобилизация белән махсус хәрби операциягә китте. “Әнәк” агрофирмасында эшли иде. Иске Айманда киленем белән икәү яшибез. Ул да бик әйбәт булды. Үз кызым кебек. Балаларым кунакка алып китәләр.
– Улыгыз белән хәбәрләшеп торасызмы? Ялга кайтканы бармы?
– Ике тапкыр кайтып китте. Киленгә шалтыратып, язып тора. Шулай аралашабыз. Көн саен исән булсын дип, догалар укыйм. Мин әти сүзен әйтергә тилмереп үстем. Сугыш чоры баласы бит мин. Әткәй Гыйздулла исемле булган. Ул сугышка киткәндә, мин бишек баласы булып калганмын. Әти сугыштан кайтмады, хәбәрсез югалган. Әнкәем Хәтирә, әбекәйне, апамны, мине ялгызы тәрбияләде. Атлар, дуңгызлар карады, сыер сауды. Үзем унҗиде яшемнән сыер савучы булып эшли башлаган идем, лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куйдым, – дип, үзенең сагышлы балачагын да искә алды ул.
Дания апа җиде сыйныф белем алган. Ул сугыштан соңгы авырлыкларны балалыгы белән артык хәтерләмәсә дә, үсмер елларында эшләгән эшләре, кыенлыклар онытылмый.
–Элек авыл гөрләп тора иде. Сыер савучылар да егерме бишәр иде. Барлык эш кул белән башкарылды. Мин пенсиягә туктар алдыннан гына машина белән саву керде. Хәзерге тормышлар Аллаһыга шөкер итәрлек. Пенсияләрен биреп торалар. Дөньялар тынычлансын иде. Үзем кеше белән сөйләшсәм дә, йөрәгемдә – балам. Ул исән-сау кайтсын, бала кайгылары күрергә язмасын дип телим, – ди ул өзгәләнеп.
Ананың теләкләре һичшиксез кабул булыр. Зирәкләре исән-сау кайтып, матур итеп, түгәрәк тормышта яшәргә язсын аларга.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев