1 апрель 2016 яңалыклары
-
Әгъбәз авылында башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы үз ишекләрен ачты (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Әгъбәз авылында капиталь төзекләндерүдән соң башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды.
-
Актаныш келәме батырларын барлады (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Муниципаль район башлыгы призына татар-башкорт милли көрәш ярышлары нәтиҗәләре Чыганак: http://aktanysh.tatarstan.ru/tat/index.htm
-
Гомер бәйрәмен каршылап
Актаныш авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез ӘНҮЗӘ ИЛЬЯС кызы ТИМИРОВАның 1апрельдә гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее. Кадерлебез! Сине ихластан туган көнең белән котлыйбыз! Балалар, оныклар, туганнар, дуслар, күршеләр - һәркайсыбыз өчен яратуыңны тигез бүләсең, киңәшче, терәк булып, төп йортның түрендә якты йөзең, тәмле сүзең, олы йөрәгең, нечкә күңелең...
-
Тургай котырса – бөркеткә чабар, эт котырса – иясен кабар
Хайваннарда котыру авыруы фактлары бу елга чыккач кына да Татарстанның алты районында ачыкланган. Аларның өчесе кыргый төлкеләргә караса, калганнары эт, песи, сыер һәм хәтта поши белән бәйле. Мондый мәгълүматны район дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы урынбасары Илнар Кадыйров җиткерде. - Пошиларның котыру авыруына дучар булуы турында бик ишеткән юк иде әле....
-
Тагын арттырдылар...
Россия бүгеннән бензин һәм дизель ягулыгына акцизларны арттырды. 1 апрельдән Россиядә бензин һәм дизель ягулыгына акцизлар артты. Акцизның бензинга -2, ә дизельягулыгына - 1 сумга артуы федераль бюджетка 2016 елда 89,3 миллион сум акча китерәчәк. Ә бензин бәясе РФ Финанс министрлыгы исәпләүләре буенча 5 %ка кыйммәтләнәчәк. Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/55917-rossiya-bүgennәn-benzin-һәm-dizel-yagulyigyina-aktsizlarnyi-arttyirdyi.html