Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган икенче пациент вафат булган
Республикада бүген коронавирус инфекциясенең яңа 71 очрагы расланды: 11 татарстанлы хастаханәгә озатылган, 60 кеше өйләрендә дәвалана, чөнки аларның авырулары җиңел формада уза.