1 август 2026 яңалыклары
-
Татарстанда 38,2 км озынлыкта сулыкларны чистарталар
Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» федераль проекты кысаларында су объектларын сәламәтләндерүгә керештеләр. Эшләр Чаллыда Мәләкәс һәм Чаллы елгаларында, шулай ук Казанда Нокса елгасында алып барыла. Участокларның гомуми озынлыгы 38,2 километрга җитә. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
1 августан безне нәрсә көтә: законнардагы төп үзгәрешләр
Августның беренче көненнән илебездә берьюлы берничә мөһим закон үз көченә керә. Ул пенсионерларга, машина йөртүчеләргә, салым түләүчеләргә һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүчеләргә кагылачак.