1 октябрь 2016 яңалыклары
-
Балык Бистәсеннән Гыймадетдиновлар 2,5 килолы гөмбә тапкан
Аларның үз хуҗалыгында да хикмәтле җан ияләре бар икән. Фәния апа белән Зиннур абый Гыймадетдиновларның гөмбәчеләр икәнлеген, аларның сезонга йөзәрләгән банка гөмбә әзерләүләре хакында ишеткәнебез булды, хәер, быел да 10 төрдән артык гөмбәне эшкәртеп, кышка әзерләгәннәре дә 100 банкадан артып киткән. Бу юлысы исә сүз аларның үзгә табышлары турында. Алар...
-
Татарстанда аракының минималь бәясе 321 сумга кадәр артырга мөмкин
Бары тик «Татспиртпром» продукциясе генә үзгәрешсез кала алачак. Татарстанда ваклап сату вәкилләренә аракыга бәяне 1 октябрьдән Россия Финанслар министрлыгы тәкъдим иткән 190 сум урынына 321 сум итәргә киңәш ителә. Бары тик «Татспиртпром» продукциясе генә үзгәрешсез калырга мөмкин һәм аңа минималь бәяне 190 сум күләмендә куярга, гамәлдәге кагыйдәләр буенча эшләргә рөхсәт...
-
Рәхмәт сезгә, абый - апалар!
1 октябрь - өлкәннәребезне аеруча кадерләп, рәхмәт сүзләре җиткерә торган көн. Дөрес, соңгы елларда бу дата киңрәк итеп, декада буларак уздырыла. Олыларның берсен дә онытмыйча, һәркайсын хөрмәтләү, котлау сүзләре ирештерү өчен бик тә яхшы сәбәп бу. Хәзерге вакытта Татарстанда гомер итүчеләрнең 24 проценты - пенсия яшендәгеләр. Әле дистә ел элек...
-
Актанышта көзге ярминкә гөрләде (+ ШӘП ФОТОЛАР ДА БАР)
Ярминкәгә сатучылар иртә белән үк килеп урнаша башлаганнар иде, алучылар да озак көттермәде: сәгать 8 ләрдә ярминкә тәмам гөрли иде инде. Район мәгариф учреждениеләре, туклану системасына караган оешмалар, хуҗалыклар - кем нәрсәгә бай, шуны алып төшкән. Зур йөк машиналарында капчыклап икмәк - бодай, солы, арпа тәкъдим итәләр. Шунда ук рулонлап...
-
Хөрмәтле өлкәннәребез, бәйрәм белән сезне!
Хөрмәтле өлкәннәребез! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларымны җиткерәм! Күңелләребездә үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без сезгә, фидакарь хезмәтегезгә ихтирам күрсәтәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез районның үсеше, киләчәге өчен озак еллар намуслы хезмәт иттегез, авыр тормыш юлы уздыгыз, сугыш елларының кыенлыкларын үз иңнәрегездә татыдыгыз. Күбегез әлегәчә эшләвен...
-
Ярминкә, ярминкә… Ярминкә сату итә (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Өлкәннәр көне уңаеннан район үзәгендә оештырылган көзге ярминкәне бик күпләр көтеп алдылар. Шулай булмый ни, һәркем кышка җитәрлек күләмдә бәрәңге, яшелчә, терлек азыгы һәм башка кирәк-ярак запасын туплап калырга ашыга. Бу көнне район хуҗалыклары һәм фермерларыбыз үзләрендә җитештерелгән азык-төлек товарлары белән сату иттеләр. Ярминкәдән мәктәпләр дә читтә калмаган. Көзге ярминкәдә...