2 март 2024 яңалыклары
-
Кышкы спартакиадада район хакимияте, Актаныш авыл җирлеге һәм тренерлар командасы җиңде
Бүген Гаилә елына багышлап район оешма һәм предприятияләре, авыл җирлекләре арасында кышкы спартакиадада җиңүче командалар билгеле булды.
-
Гаилә елына багышлап: Районыбыз хезмәтчәннәре кышкы спартакиадада
Бүген районыбызда зур массакүләм спорт чарасы уза. Оешма-предприятие, авыл җирлекләре командалары кышкы спартакиадада көчләрен сыный.
-
ТР Экология министрлыгына мөрәҗәгатьләрнең күбесе «Мәктәп экопатруле» системасы аша килә
2023 елда Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы гражданнардан килгән 11 844 мөрәҗәгатьне караган, аларның яртысыннан күбрәге – 6 297 – «Мәктәп экопатруле» системасы аша кабул ителгән. Әлеге хәл мәктәп укучыларының әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрендә активлыгын күрсәтә. Бу хакта, үткән елда күзәтчелек өлкәсендәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясаганда, ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин сөйләде.