2 апрель 2013 яңалыклары
-
Рәсим Вәлиев II урынны яулады
23-29 мартта Ижау шәһәрендә Россия күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышында район данын Актаныш авылы егете Рәсим Вәлиев яклады. 35 өлкәдән килгән 730 чаңгычы арасында (Татарстаннан 18 кеше) спортчы, көчле рухлы егетебез II урынны яулады.
-
1 апрельдән хезмәт пенсияләре 3,3 процентка артты
1 февральдә аның күләме 6,6 процентка индексацияләнде. Социаль пенсияләр дә 1, 81 процентка, ә ЕДВ түләүләре 5,5 процентка артты. Эшләүче пенсионерларның хезмәт пенсиясе 1 августта яңадан исәпләнәчәк. Пенсия системасының әлеге яңалыклары белән Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлек җитәкчесе Марсель Имамов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта таныштырды.
-
Яңа кануннар карарларны үзгәртергә мәҗбүр итә
28 март көнне район Советының утырышлар залында Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш егерме җиденче утырышы булып узды. Каралган мәсьәләләрнең күпчелеге электән кабул ителгән карарларга үзгәрешләр кертү, комиссия составларын раслау, нигезләмәләр кабул итү турында. Утырышны район Советы рәисе урынбасары Илфак Барыев алып барды. Шулай ук анда район башлыгы вазифаларын башкаручы...
-
Марат Татарстан командасына чакырылды
27-30 март көннәрендә Казан шәһәрендә "Татарстан өметләре" исеме астында өстәл теннисы буенча кечкенәләр арасында ТР беренчелеге узды. Остаз Булат Солтанов җитәкчелегендә биредә катнашкан Рәмис Фазлыев шәһәр командалары арасында - IV, авыл спортчылары арасында - II, Сөмбел Шәйхразыева - III-I, Марат Солтанов I-II урыннарны яуладылар. Шуны да искәртеп китү урынлы: ярыш...
-
Хастаханәдә обход