2 октябрь 2013 яңалыклары
-
Бәхетегезне сынарга ашыгыгыз
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, 2014 елның беренче яртыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына иске бәядән ( шәхси кешеләр өчен 297 сум, оешмалар өчен 339 сум) язылу бара. Әйбер бәяләренең көннән-көн үсүен исегездән чыгармыйча яраткан газетагызга язылып калырга ашыгыгыз. 11 октябрь көнне абунәчеләр арасында уйнатылачак призларны отучылар исемлегендә сезнең фамилия дә булыр дип...
-
Такталачыкта яңартылган табиблык үзәге
Авыл җирлекләрендә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү программасы буенча капиталь төзекләндерү үткән табиблык амбулаториясе 2734 кешегә хезмәт күрсәтә, шуның 479 ы балалар. Табиб участогына 10 авыл керә, шуның 6 сында фельдшер-акушерлык пунктлары бар. - Язгы-көзге эшләрне тәмамлаганнан соң, киләсе ел өчен төзекләндерү хәстәренә кереп киткәнче механизаторларыбызның, ел дәвамында хезмәт куйган...
-
Игътибары кыйммәт, ярминкәсе күңелле
1 октябрь көнне быел да шау-гөр килеп ярминкәләр үтте районда. Өлкәннәребез иртәннән үк базар мәйданчыкларында шат кәеф белән күңелләренә ятышлы продукцияләрне карап йөри иде. - Ит алдым менә 210 сумга, 70 сумга балык, - дип, Актаныштан Гөлфинә Галимуллина кайтыр юлга да кузгалган иде инде. Өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәләре дә зур, күзләре...
-
Бәйгегә караганда бүләкләү мизгелләре озаккарак сузылды
- Балалар сау-сәламәт булсыннар иде-теләкләр дә, төп максат та шул. Җирлегебездән чыккан зыялы спортчыларыбыз шактый, мисал өчен, йөгерешчеләр арасында гына: Фирая Солтанова, авылдашым Дилүс Шәкүров... Яшь буын аларны белеп, алардан үрнәк алып үссен иде,-ди шушы көннәрдә Аеш авылында узган җиңел атлетика буенча кроссны оештыручы якташыбыз, марафон буенча СССРның спорт остасы,...