3 февраль 2023 яңалыклары
-
Иң шәп туп чөючеләр Актанышның икенче мәктәбендә һәм гимназиядә укый
Бүген «Батыр» спорткомплексында мәктәпләрнең волейбол лигасы узды.
-
Актаныш авыл җыеныннан: Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак
Районыбызның авыл җирлекләрендә халык җыеннары тәмамлануга таба. Һәр җирлекнең хуҗасы гражданнар каршында 2022 елга йомгак ясап, башкарылган эшләргә хисап тотты.
-
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова Рәшидә Кәримованы 95 яшьлек юбилее белән котлады (фото һәм видео)
90, 95, 100 яшьләрен тутырып озын гомерлеләр сафын тулыландыручылар районыбызда арта бара. Бүген Яңа Әлем авылында яшәүче Рәшидә апа Кәримова үзенең 95 яшьлек юбилеен каршы алды.
-
Районыбыз укучылары Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында биология фәненнән призёр булды
Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында биология фәненнән гуманитар гимназия-интернатның 8 сыйныф укучысы Әмирова Азалия (укытучысы Исламова Зөлфия Әсгать кызы), Пучы мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Вахитова Әдилә (укытучысы Вагизова Алсу Мирзаян кызы) призер булдылар.
-
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов урынбасарлары белән «Актаныш-информ» бинасының төзеклеген карады
«Актаныш таңнары» газетасының 90 еллыгын каршы алган көннәрдә «Актаныш-информ» коллективы үзенең эшчәнлеген яңартылган бинада дәвам итә.
-
Вакыт белән сыналган: «Актаныш таңнары» газетасына 90 ел
Бу көннәрдә «Актаныш-информ» коллективы күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль. Тиздән рәсми төстә «Актаныш таңнары» газетасының 90 еллык бәйрәме узачак.
-
Спартакиада кысаларында оештырылган өстәл теннисы ярышы җиңүчеләре билгеле
30 нчы гыйнвардан 2 нче февральгә кадәр «Батыр» спорт сараенда район оешма һәм предприятиеләре арасында барган спартакида кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
-
Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында хокук фәненнән дүрт укучыбыз призер булды
Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында хокук фәненнән гуманитар гимназия-интернатның 11 сыйныф укучылары Фәйзуллина Миләүшә һәм Габдуллина Алина (укытучысы Абдуллина Миләүшә Мәгъсүм кызы), Пучы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Фазуллина Айзилә (укытучысы Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы), Актанышның 2 нче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Басыйров Нурсолтан (укытучысы Басыйрова Римма Рәшит кызы) призер булдылар.