Хоккей уйнарга телевизордан карап өйрәндек
-Хоккей белән бәләкәйдән җенләндек. Авыл күле бозында агач кәшәкәләр, киез итеккә бәйләмәле тимераяклар белән башлаган идек. Ничек уйнарга, тәртибен, кагыйдәләрен әле белгән юк, әкренләп анысын телевизордан карап өйрәндек. Аннан ныклап кереп киттек инде, - дип истәлекләрен барлый Иске Байсар командасы уенчысы Ринат абый Муллаянов.
Район авыл командалары хоккейчылары арасында иң...