4 июль 2014 яңалыклары
-
Изге Рамазан аенда ярдәм кулы сузыйк
11 яшьлек Дамир Билаловка операция ясау өчен финанс ярдәме күрсәтү максатыннан, 8 июль көнне 18 сәгатьтә район мәдәният йортында "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хәйрия концерты була. Билет бәясе - 200 сум. Җыелган барлык акчалар Дамирның банктагы хисабына күчереләчәк. Изге Рамазан аенда ярдәм кулы сузыйк, битараф калмыйк, хөрмәтле райондашлар.
-
Республика программалары яңарып тора
Төзелеш буенча дәүләт программаларының бүгенге көнгә кайсылары актуаль, алар нигезендә республикада күпме күләмдә эш башкарылган? Районнарның массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен әнә шундый темага багышланган пресс-конференция уздырылды. Ул Казанда "Татмедиа" ААҖнең брифинг-залында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында үтте. Быелгы планга кертелгән күпфатирлы йортларны ремонтлау 15 сентябрьдә...
-
Күзгә операцияне – яңа ысул белән
Тормыш катлаулы булса да, замана алга бара. Яңа технологияләр дә тормышыбызга күбрәк үтеп керә башлады. Бу сәламәтлек саклау өлкәсенә дә кагыла. Элек чит илләрдә генә ясала торган операцияләрне хәзер үзебезнең республика хастаханәләрендә дә ясыйлар. Ә республика хастаханәсендә күзгә ясалучы операцияне үзебезнең Актанышта да ясатырга мөмкин. Моннан ике ел элек районда...
-
Түгәрәк өстәл. Кем өчен?
Район үзәк хастаханәсе бинасында 27 июнь көнне түгәрәк өстәл янында сөйләшү үткәрелде. Анда "АК БАРС-Мед" иминиятләштерү компаниясенең Яр Чаллы шәһәрендәге филиалы директоры Бриллиант Ризатдинова, иминиятләштерелгән кешеләрнең хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Резеда Гайнетдинова, Актаныштагы бүлекчәсе директоры Наилә Төхбәтуллина, табиблар, шәфкать туташлары, хастаханәдә дәваланучы берничә кеше катнашты. Берәүгә дә сер түгел, дөнья...