4 июль 2022 яңалыклары
-
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан районыбызның 14 гаиләсе хөрмәтләнде (+видео, +фоторепортаж)
Актанышта «Пар балдаклар» аллеясы бар. Һәр елның 8 июлендә, «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»ндә районыбызның иң үрнәк парларын шушы матур табигать кочагында котлау, халыкка таныту күркәм традициягә әверелде. Быел тантаналы, тәрбияви чара бераз алданрак уза.
-
«СалаваTik»ларда яңа җыр
Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.
-
Актаныш авылында Корбан гаете көнне өч урында мәҗлес оештырылачак
Тиздән Корбан гаете.
-
"Ромашка" балалары асфальтка рәсем ясап, тынычлыкка, яхшылыкка, бәхетле балачак нигезенә өндиләр
Актаныш "Ромашка" балалар бакчасында асфальтка рәсем ясау чарасы булып узды.
-
Районда соңгы көннәрдә булган гадәттән тыш хәлләр сулыкларда уяу булуны таләп итә
Бүген Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов катнашында гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Сәбәбе- район сулыкларында соңгы көннәрдә булган фаҗигале вакыйгалар.
-
Бу елның беренче яртыеллыгында Мәскәү-Уфа юлының Актаныш районы өлешендә юл-транспорт фаҗигаләре теркәлмәгән
2022 елның 6 аенда Актаныш районында 5 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән.
-
Сарымсакның кыяклары нидән саргая?
Сорауга авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс ХӘЛИЛОВ җавап бирде:
-
Районыбызның автобус йөртүчеләре пассажир булып Бөек Болгарга сәяхәт кылды
Җәйге көннәрне һәркем үзенчә оештыра, кемдер чираттагы ялын алып диңгез буена юл тота, кемдер йорт-җирен төзекләндерә, кемгәдер әле хезмәт урыннарында эшләргә туры килә. Автотранспорт оешмасы җәйнең иң матур, кояшлы көнендә коллектив хезмәтчәннәренә күңелле һәм файдалы ял бүләк иткән- изге Болгар җиренә сәяхәткә баруны оештырган. Бу юлы автомобиль йөртүче шоферлар үзләре пассажир булып сәяхәт итте.
-
В Канашском транспортно-энергетическом техникуме состоялось вручение дипломов выпускникам 2021-2022 учебного года
Представители АО «Транснефть - Прикамье» приняли участие в церемонии вручения дипломов выпускникам Канашского транспортно-энергетического техникума – одного из корпоративных образовательных центров компании.
-
Мәктәп укучыларын юл һәлакәтендә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәчәкләр
“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” Дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан белем бирү оешмаларына 600 данәдән артык яктылык кайтаручы элементлар (СВЭ) брелоклар, элмә такталар, түштамгалар бирелгән. Моннан тыш, мәктәпләргә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә даими рәвештә юл хәрәкәте иминлеге буенча тематик әдәбият, эш дәфтәрләре, материаль ресурслар белән ярдәм күрсәтелә.
-
4–10 июльгә йолдызнамә
Кучкар (21.03 – 20.04) Бу атнада шәп кенә уңышка ирешү өчен, беренчедән, үҗәт, икенчедән, кыю булырга кирәк. Бер дошманыгызны җан дуска әйләндерердәй кызык кына хәлләрнең килеп чыгуын көтегез. Хезмәттәшләрегез белән кызып-кызып бәхәсләшкәндә, үзегезгә кирәкле мәгълүмат ишетеп сөенерсез.
-
Актаныш районыннан 3 ир-егет контракт нигезендә Украинадагы хәрби хәрәкәттә катнашачак
Соңгы атнада Актаныш районыннан 3 ир-егет Украинадагы хәрби хәрәкәткә китү турында контракт төзегән. Тагын 3 райондашыбыз шул рәвешле хәрби операциядә катнашырга теләк белдерсәләр дә, комиссия аларның гаризаларын кире каккан- сәбәбе: электән хөкем ителгән булу һәм сәламәтлек дәрәҗәсе туры килмәү.