5 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Балаларга - Яңа ел бәйрәме (+ФОТОЛАР)
5 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел чыршы бәйрәме оештырылды. Балалар белән иҗат үзәге, Игелек үзәге хезмәткәрләре күңелле уеннар, ярышлар оештырдылар. Бәйрәмдә балаларны, ата-аналарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәcьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова тәбрикләде. Чыршы янында күңел ачу барышында катнашкан барлык балаларга...
-
Актаныш районында иң көчле мәктәп командалары билгеләнә (+ФОТОРЕПОРТАЖ)
Әлеге сәгатьләрдә Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең традицион кышкы спартакиадасы гөрли. Ярышлар "Бүләк" чаңгы-роллер трассасында, "Актаныш" спорт комплексында, Балалар иҗат үзәге биналарында бара. Спартакиада программасына өстәл теннисы, шахмат, чаңгыда узышу, дартс, аркан тартышу кебек спорт төрләре кертелгән. Җиңүче исеме өчен бүген районның барлык мәктәпләре, шул исәптән Пучы, Әлем, Актаныш үзәгендәге 7 балалар...
-
Актанышта 2018 елның беренче бәбие туды
Бу хәбәрне без 2018 елга аяк баскач ук көтә башлаган идек. Актанышның быелгы тәүге нәние, көттереп кенә, 4нче гыйнвар көнне аваз салды. Шулай итеп Эт елын Актанышта нәни кызчык башлап җибәрде. Актанышта гомер итүче бәхетле пар - Алия һәм Илмар Хамзиннарга Яңа ел 3,800 авырлыктагы кыз бүләк итте. Бу Хамзиннар...