5 март 2024 яңалыклары
-
Татарстанда 85% граждан Россия Президенты сайлауларына барырга әзер
Шул исәптән 61% ватандашабыз кичекмәстән катнашачакларын белдергәннәр. Әлеге нәтиҗәләрне социаль сораштыру күрсәткән. Билгеле булганча, сайлаулар 15-17 март көннәрендә узачак.
-
Актанышның яшь талантлары Мөслимдә уза торган «Йолдызлык» фестиваленең зона этабында чыгыш ясый
Бүген Мөслим авылында «Йолдызлык» рсепублика фестиваленең зона этабы уза. Актанышның яшь талантлары фестивальгә зур әзерлек белән килделәр. Аларның чыгышларын безнең сайт аша карый аласыз.
-
Сабантуйлар турында хәбәр бар: Авылларда 8, район үзәгенеке 9 июньдә булачак
Татарстанда 2024 елгы Сабантуй даталары билгеләнде
-
Районыбызның махсус хезмәтләре язгы ташудан коткару эшенә әзер
Актаныш районында су басу куркынычы зур булган дүрт зона бар. Иске Байсар, Аккүз, Меңнәр, Аеш авылларының барысы да Сөн елгасы янәшәсенә урнашкан. Көннәр җылытып, су күтәрелгән очракта махсус хезмәтләрнең барысы да үз эшләрен оператив һәм төгәл башарырга бурычлы. Төп максат- су басуның зыянын минимальләштерү һәм кеше үлеменә юл куймау.
-
Вступай в Армию Победы!
Быть военным сегодня престижно. Тебя научат, помогут и поддержат.
-
«Россия» күргәзмә-форумында Татарстан хатын-кызларының казанышлары турында сөйләячәкләр
Бүген һәм иртәгә, 5 һәм 6 мартта, Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) уза торган «Россия» күргәзмә-форумында «Хатын-кызлар: традицияләрне саклыйбыз, Россияне үстерәбез» бөтенроссия хатын-кызлар форумы узачак. Анда Татарстан вәкилләре дә чыгыш ясаячак, ә республика стендында аерым программа тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
-
Гастрольләрдә чарланган «Сөн» Халык театры актанышлыларга «Туй күлмәгем, соңгы бүләгем» драмасын күрсәтте
Мәдәнияткә җаны-тәне белән бирелгән халкыбыз үзенең бу көннәрдә сәләтен театр сәнгатендә күрсәтә. Районыбызның төп сәхнәсе- Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда театр коллективлары смотрын Иске Байсарның «Сөн» халык театры вәкилләре дәвам итеп тамашачылар мәхәббәтен яулады.
-
«Батырлык ордены» - 8 март бүләге: Махсус хәрби операциядә һәлак булган Азат Тимировның әнисен хөрмәтләделәр
Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Азат Тимировның әнисе Айсылу апага, кызына сугышчының «Батырлык ордены»н тапшырды.
-
2024 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне турында
Ел саен 15 мартта Россия Федерациясендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне киң билгеләп үтелә. 2024 елда бәйрәмнең девизы: «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект».
-
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан белгечләр халыкка хокукларын аңлатачак
Ел саен 15 мартта Россия Федерациясендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне киң билгеләп үтелә. 2024 елда бәйрәмнең девизы- «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект».