6 март 2013 яңалыклары
-
Сабантуй үткәрү көннәре билгеле булды
Татарстан Республикасы Президенты бәйрәм үткәрү турындагы карарга кул куйды, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. Татарстан авыл һәм районнарында Сабантуй 8-9 июньдә булачак. Чаллы һәм Түбән Камада - 15 июньдә. Казанда - 13 июльдә, ягъни Универсиада вакытында. Универсиада 6-17 июль көннәрендә булачак.
-
Cпартакиада узачак
9 март көнне районда оешма-предприятие һәм учреждение хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы узачак. Бәйгеләр 3 төркемдә: авыл жирлекләре, мәгариф учреждениеләре, оешма-предприятиеләр арасында узачак. Спартакиада программасында чаңгыда узышу, кул көрәштерү, йөзү, шорт-трек, гер күтәрү, аркан тарту, турникта күтәрелү кебек спорт төрләре булачак. Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!
-
Таныш булыгыз
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге башлыгы итеп полиция подполковнигы Руфат Рафик улы Гайнетдинов билгеләнде. Яңа коллективка Руфат Рафик улын ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниулов тәкъдим итте. Руфат Гайнетдинов 1973 елда туган, моңарчы Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек башлыгы урынбасары булып эшләгән.
-
Сәламәтлек сагында – яңача технологияләр
"Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә Актаныш муниципаль районы медицина учреждениеләренең еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Совет эшчәнлегендә Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Шәрәфетдинов, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Фәттахов, Актаныш үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев, районның дәвалау учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты. Узган 2012 ел...