6 март 2016 яңалыклары
-
Спартакиада җиңүчеләре хөрмәтләнде (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
-
Спартакиаданың аркан тартышу мизгелләре (ФОТОЛАР)
6 нчы март көнне Актанышта район хезмәт ияләренең кышкы спартакиадасы узды. Спартакиада ярышларның иң күңелле мизгелләре - аркан тарту белән тәмамланды.
-
Тугансың яз башында...
Якын кешеләренең яратуын, әйләнә-тирәдәгеләрнең хөрмәтен тоеп түгәрәк гомер бәйрәмен каршылау - хатын-кыз өчен олы бәхет. Актаныш авылында яшәүче Нәсимә Гарифҗан кызы Касыймова әнә шундый бәхетлеләрнең берсе. Тормыш иптәше Фирдәвис абый пар канаты - Нәсимәсе турында яратып та, горурланып та сөйли. - 1979 елда гаилә корып Актаныш авылында яши башладык. Актанышның...
-
Кояш гомере телибез, әниебез, сиңа!
Күптән инде чәчләргә чал төшкән, гомер елгасының яртысыннан артыгы үтелгән. Яши-яши тупланган тормыш тәҗрибәсен балаларга, оныкларга өйрәтер яшьтә, лаеклы ялдагы өлкәннәр без. Шулай да, тугызынчы дистәсен түгәрәкләүче әниебезнең исән-сау булуына мең кат шөкер итеп, әле һаман да ниндидер эшкә тотыныр алдыннан аның белән фикерләшә-киңәшләшәбез. Балачактан - 5-6 яшьтән үк хуҗалыкта...
-
Декларация тапшырыгыз!
Салым кодексы нигезендә, һәр салым елы тәмамланганнан соң физик затлар алган керемнәре турында 30 апрельгә кадәр декларация бирергә тиеш. Керем декларациясен шәхси эшмәкәрләр, нотариус, адвокат һәм шәхси эш белән шөгыльләнүчеләрдән тыш, түбәндәге төр керемнәр алган физик затлар тапшырырга тиеш: 3 елдан кимрәк вакыт эчендә шәхси милке булып торган теләсә нинди...
-
Оныклары яшәртә
Кышкы салкыннардан соң, җиһанга атлаган яз һәркем күңелендә үзгә бер рәхәтлек хисләре тудыра. Язгы кояш нурлары да тәннәрне иркәли, тереклекнең җанлануына ишарәли сыман. Язмам герое да әлеге ел фасылын аеруча нык ярата һәм көтеп ала. Моңа һич тә гаҗәпләнәсе юктыр. Җырларда җырланган, матур-матур шигырьләр чыгарылган ямьле Сөн елгасы буендагы Иске...
-
Район җитәкчелеге Актаныш хатын-кызларын 8 март белән котлады (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Чыганак: aktanysh.tatarstan.ru
-
Спартакиада мизгелләре (ФОТОЛАР)
6 нчы март көнне район үзәгендә җирлектәге бар эш кешесен бергә җыйган кышкы спартакиада узды.
-
Актаныш юлында һәлакәт...
Актаныш юлындагы һәлакәт юлда тоткарлык тудырган. Юл-транспорт һәлакәте М-7 Мәскәү-Уфа трассасының Актаныш районы биләмәсеннән узучы урынында булган. Вакыйга 5 мартта, кичке сәгатьләрдә булган. Шул вакытта юлда булучылар хәбәр итүенчә, трассада авыр йөк машинасы ауган. Аны торгызу һәм юлдагы тоткарлыкны җайга салу өчен кран чакыртырга да туры килгән. Ә ул арада...
-
Чалманарат мәктәбе укучылары яза
Әнием! Син бит минем кадерле, изге кешем. Бала телен аңлаучы, гел балкып торган кояш сыман якты йөзле, йомшак күңелле әниләрнең берсе син. Әйе, син минем берәү генә. Җылы йөрәкле, көләч йөзле, мөлаем булганың өчен яратам мин сине. Горурлыгым һәм таянычым, чын дустым, сердәшем, киңәшчем син минем. Диана НАСЕРТДИНОВА,V сыйныф укучысы...
-
Гаризаны – электрон юл белән
Билгеле булганча, кая да булса эшкә урнашыр алдыннан, җинаять җаваплылыгына тартылу-тартылмавың турында белешмә булу шарт. Моңарчы ул район полиция бүлегенә килеп гариза язганнан соң гына бирелә иде. Хәзер исә мондый төр белешмәгә ихтыяҗ туа калса, район үзәгендә урнашкан күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә, яисә www.gosuslugi.ru порталы аша электрон вариантта гариза бирергә...
-
Актанышта - кышкы Спартакиада
Бүген Актаныш муниципаль районы оешмалары, предприятиеләре һәм авыл җирлекләре хезмәтчәннәренең кышкы Спартакиадасы үтә. Программада шахмат, өстәл теннисы, чаңгы эстафетасы, кул көрәше,шорт-трек, гер күтәрү, аркан тартышу бәйгеләре каралган. Спартакиадага старт иртәнге сәгать 9.00 да хакимият бинасы каршындагы мәйданда бирелде.