6 май 2022 яңалыклары
-
Үзебез өчен җирлегебезне ямьләндереп
Бүген иртүк таңнан район үзәгендә шактый җанлылык, бәйрәм алды кәефе күтәренкелеге тоелып тора. Актаныш районы учреждениеләре хезмәткәрләре дә һәр елдагыча язгы санитар чистарту һәм яшелләндерү өмәләренә бердәм һәм актив кушылды. Районыбызның мәгариф бүлеге идарәсе коллективы Ленина проспектындагы бордюрларны буяуга тәүгеләрдән булып чыктылар.
-
Районыбызда эшмәкәрлеккә игътибар зур!
Район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов Актаныш районы эшмәкәрләре белән очрашты.
-
"Саумы, дөнья!", саумы, 6 май иртәсе!
Исәнме, Актаныш! Җомга иртәсе мөбәрәк булсын! Иртәләребез хәерле, көннәребез кояшлы, хәвеф-хәтәрсез, кичләребез күңелле, төннәребез тыныч һәм айлы булсын!
-
ПОРТСИГАР
– Госпитальдән чыккач, мин башта бергә хезмәт иткән егетләр янына эләгәлмәдем. Бу юлы артиллерия полкына тәгаенләделәр. Анда снаряд ташырга, башка төр эшләр башкарырга куштылар.