7 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Актанышта спорт сөюче укучылар хөрмәтләнде (ФОТОЛАР)
Актанышның сәләтле балалары өчен оештырылган район башлыгының чыршы бәйрәмендә спорт өлкәсендә уңышка ирешкән укучылар хөрмәтләнде.
-
Актанышта мәдәният өлкәсендә уңышка ирешкән укучылар тәбрикләнде (ФОТОЛАР)
Актанышның сәләтле балалары өчен оештырылган район башлыгының чыршы бәйрәмендә мәдәният өлкәсендә уңышка ирешкән укучыларны Энгель Фәттәхов тәбрик итте.
-
Актанышта уку алдынгылары хөрмәтләнде (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Актанышның сәләтле балалары өчен оештырылган район башлыгының чыршы бәйрәмендә уку алдынгылары хөрмәтләнде.
-
Актанышның 401 укучысы район башлыгының чыршы бәйрәмендә катнашты (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Бүген, 7 гыйнвар көнне, Актанышның сәләтле балалары район башлыгының чыршы бәйрәменә җыйналды. Елдан ел үзгә, елдан ел күңелле мизгелләргә баеп барган әлеге дәрәҗәле чара быел да үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Башка елларда бу бәйрәмгә районыбызның 100 укучысы чакырулы булса, быел мондый бәхет 401 укучыга елмайды. Сәхнә җыр-биюләрдән, тәбрик сүзләреннән яңгырап...
-
Райондашыбыз алтын билгегә ия булды (+ФОТОЛАР)
5 гыйнвар көнне Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең традицион кышкы спартакиадасы үтте. Чара кысаларында Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Айгиз Хәлил улы Мәгъдәновка "Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)" Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының алтын билгесе тапшырылды.
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Гамир Сабир улы Сабировка – 90 яшь (+ФОТОЛАР)
Олимән авылында гомер кичерүче Сабировлар гаиләсе 2018 елны күңелле мәшәкатьләр белән каршы алды. Бөек Ватан сугышы ветераны, гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган мөхтәрәм зат, алдынгы механизатор Гамир Сабир улы Сабировка 90 яшь тулды. Гамир Сабир улын олуг юбилее белән Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова котлады....