8 февраль 2016 яңалыклары
-
Тау шуганда бала үлгән
Казанда 6 яшьлек бала тюбинг белән тау шуганда җәрәхәт алып вафат булган. 5 февраль көнне Казанның Советлар районында булган әлеге фаҗига турында Татарстанның Тикшерү комитеты хәбәр итә. Тюбингта тау шуган кыз, баш мие һәм муен сөяге җәрәхәте алып, реанимациягә эләгә. Беренче фаразлар буенча, 6 һәм 5 яшьлек ике бала тау...
-
АБАУ: әби-бабасы янып үлгән, онык тәрәзәдән чыгып котылган
Казанның Залесный бистәсендәге янгын турында кичә 19:39 сәгатьтә хәбәр ителә. Янгынны сүндергән вакытта 1953 елгы ир-ат һәм 1952 елгы хатын-кызны йокы бүлмәсеннән табып алалар. Ир белән хатыны әле яшәү билгеләре бирсә дә, табиблар аларның гомерен саклап кала алмый. Янгын вакытында йортта аларның оныгы да булган. Ул төтен исе сизгәч, ишекне...
-
Бал тәме
Шушы көннәрдә генә Айгөл Әхмәтгалиеваның "Баланнарда бал тәме" дигән яңа китабы дөнья күрде. Китапта "Таллыкүлдә былбыл бар", "Тузганак керфеге" дигән повестьлар, "Баланнарда бал тәме" дигән хикәя урын алган. Тормыш тоташ көрәштән һәм сынаулардан тора. Югалту һәм табыш белән дә сыный ул, мәхәббәт һәм хыянәт белән дә, бәхет һәм бәхетсезлек белән...
-
“Аллаһка ялвару”, “дога”, “Аллаһ белән яшерен әңгәмә” – мөнәҗәт хакында һәммәсе
Аралашуның, бер-береңә игътибар, хөрмәт күрсәтүнең, ярдәмләшүнең нинди генә формалары юк хәзер! Район мөслимәләренең үзара аралашуы да, үз кысаларын киңәйтеп, авыллардагы хатын-кызларыбызны да иҗатка тартты. Тематик кичәләрдә дини тәрбия, әхлак, татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләре - һәммәсе күңелгә үтеп керә. Дәү әниләр, әниләр һәм балалар арасын тагын да якынайта. "Яшьлек" мәдәни...
-
Энҗенең бөртекләре
Актанышыбызда һәркемгә таныш йолдыз - энҗе бөртеге турында язарга дип кулыма каләм алгач, Энҗе ханымның тормыш юлы күз алдымнан үтте. Еллар дәвамында нинди генә вакыйгалар үзәгендә очратмадым мин аны! Энҗе, Энҗе Муллануровна, сеңел, апа, кыз, килен, хатын, әни, күрше, туган, дус... Тормышында нинди генә вазыйфалар башкармый ул! Хезмәттәшләре өчен җитәкче,...
-
Халык, өлкәннәр турында кайгыртып...
"Актаныш таңнары" газетасының 2016 ел, 13 гыйнвар санында журналист Ләйсән Тимерованың "Өлкәннәр үрнәк күрсәтә" дигән, күңелгә ятышлы, әһәмияткә ия мәкаләсе урнаштырылган иде. Аны укып чыккач, миндә дә кайбер фикерләр туды. Районыбызда яшәүче сугыш һәм тыл ветераннары турында кайгыртып, күп кенә дәүләт оешмалары хезмәт күрсәтә. Шушы оешмалар эшчәнлегенә карата райондашларыбыз күңелендә...
-
ҺӘЛАКӘТ!.. САК БУЛЫГЫЗ – БОЗЛАВЫК!..
Казанга Лаеш районы ягыннан керү юлында берничә юл-транспорт һәлакәте булган. Сәбәбе - һава шартларына бәйле рәвештә юлда бозлавык хасил булу. Һәлакәт аркасында Оренбург трактында зур транспорт "бөке"се хасил булган. "Лаеш" ЮХИДИ постыннан ерак түгел урында, мәсәлән, Toyota RAV4 әйләнгән. "Яндекс.Пробки" мәгълүматлары буенча бу урында тизлекне сәгатенә 5 чакрымнан да күбрәккә...
-
Призер Илһам һәм ике Азат Хөсәенов
Актанышның 2нче мәктәбенең X сыйныф укучысы Илһам Закиров физик культура буенча бөтенрәсәй фән олимпиадасының төбәк зонасында призер булып кайтты.VIII сыйныфта укыганда исә ул бу олимпиадада җиңүче исемен яулаган иде. "Актанышлылар кебек тырыш халык башка юк. Спортта да, сәнгатьтә дә, сәясәттә дә алар гел беренче", - ди укытучы Азат Хөсәенов һәм...
-
“Образ” эстрада һәм заманча бию студиясе үрләр яулый
"Образ" эстрада һәм заманча бию студиясенең биш ел дәвамында ирешкән уңышлары: "Йолдызлык" фестивале. "Хореография" номинациясе. 2013 ел - I дәрәҗә диплом. 2014 ел - I һәм III дәрәҗә диплом. 2015 ел. Яшь башкаручыларның халыкара фестивале "Чаллы дусларын җыя" - "Хореография" номинациясендә I дәрәҗә диплом. Бөтенроссия "Ветер перемен" заманча хореография фестивалендә...
-
"Чишмә " - үрнәк хуҗалык (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Узган атнада "Чишмә" хуҗалыгында хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре катнашында чираттагы гамәли киңәшмә үткәрелде. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов катнашты.