8 март 2024 яңалыклары
-
Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов районыбызның гүзәл затларын язның беренче бәйрәме белән котлады
Кадерле гүзәл затларыбыз! Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.
-
Сәфәр халык театры үзешчәннәре Илдар Юзеевның «Онытылмас бәет» драмасын сәхнәләштерде
7 март көнне Ә.Афзалова исемендәге район мәдәният йортында, Сәфәр халык театры үзешчәннәре Илдар Юзеевның «Онытылмас бәет» драмасын сәхнәләштерде.
-
Бәйрәм белән: Дөньяны ир-ат акылы алып барса, тормыш матурлыгын хатын-кыз тудыра!
Кадерле гүзәл затларыбыз! Язның тәүге бəйрəме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ихлас телəклəребезне кабул итегез!
-
Татарстанда хайваннарның инфекцион чирләре таралуны кисәтү актив бара
2023 елда Татарстанга рәсми рәвештә баш эре мөгезле терлек 54,1 мең кайтарылган. Татарстанга терлек һәм кош-корт рәсми документларсыз кертү очраклары күп булуы хакында матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Әлеге күренеш исә төрле авырулары таралуга да сәбәпче.