8 апрель 2016 яңалыклары
-
Юбилеегыз белән!
Ямьле Сөн буенда урнашкан Аккүз авылында туып-үскән, хәзерге көндә дә шунда гомер кичерүче кадерле туганыбыз МӨДӘРИС ЯРМИ улы ХӘМИТОВның 5 апрельдә гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее. Мөдәрис! Сине шушы олуг бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыгызның изгелеген генә күреп, тормыш...
-
Электр хисаплагычын кайда урнаштырырга?
Сер түгел: электр энергиясе елдан-ел кыйммәтләнә бара. Шуның өчен аның төгәл исәбе кулланучыларга да, энергияне бирүчеләргә дә бердәй мөһим. Электр исәбен исә электр исәпләгечләре аша белеп була. Тик соңгы елларда кеше электр исәпләгечләрен кая урнаштырырга икән дип баш вата. Чөнки аны өйнең тышкы ягына чыгарырга куштылар дигәнне еш ишетергә туры...
-
Кадерлебезнең туган көне
Чалманарат авылында яшәүче кадерлебез КАДРИЯ ВАСЫЙК кызы ЛАТЫЙПОВА табигатьнең яз кояшы күңелләрне җылыткан, гөрләвекләр аккан мәлендә, 6 апрельдә, үзенең гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилеен каршылады. Киң күңелеңә дөньяның барлык гүзәллеген сыйдырган, ачык йөзле, ярдәмчел, туган җанлы сөекле әнкәебез, кодагыебыз! Сине истәлекле бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа карата теләкләребезнең...
-
Татарстанда ир-ат үзенең янгыннан коткарылуын бәйрәм иткәндә янып үлгән
Яр Чаллы шәһәренең ГЭС бистәседә малосемейкада яшәүчеләр күрше бүлмәдән көек исе булуын хәбәр итеп, янгын сүндерүчеләрне чакырта. Алар тиз арада килеп, янучы бүлмәдән торак хуҗасын алып чыга. Медицина хезмәткәрләре ир-атның гомерен саклап калалар. Ләкин ир-ат хастаханәдән чыккач ук үзенең коткарылуын бәйрәм итәргә уйлый. Салып утырган вакытта тагын янгын чыга. Бу...
-
Хезмәттәшебезнең гомер бәйрәме
Хезмәттәшебез ЛӘЙСИНӘ ФЛҮН кызы ГАЙНАНОВАның 6 апрель көнне 50 яшьлек юбилее. Ләйсинә Флүн кызы! Бәйрәмегез уңаеннан Сезгә иң ихлас теләкләребезне юллыйбыз, һәр туар таң Сезгә изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Киләчәктә күңел күтәренкелеге, ныклы сәламәтлек юлдаш булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тормыш иптәшегез Равил белән имин гомер кичерүегезне,...
-
БУ МӨҺИМ: Имтиханнар җитә
Барыбызга да мәгълүм булганча, 2013 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясендә мәгариф турында яңа закон керде Аның нигезендә, IX сыйныф укучылары өчен имтихан тапшыру мәҗбүри итеп куела. Уку елының соңгы чирегенә дә кердек. Әти-әниләрнең, укучыларның күңелен тагын бер мәсьәлә тырный башлагандыр. "Имтиханнар җитә". Аның көне якынлашкан саен йөрәк ныграк сикерә, тынычлык...
-
Учительница скотчем заклеила к спинке стула первоклассника а после обвела мелом запретный круг! Ну и методы воспитания! (+ВИДЕО)
Учительница 35 школы скотчем заклеила к спинке стула первокласника а после обвела мелом запретный круг! Ну и методы воспитания! Источник: http://vk.com/chelny.life
-
Кадерле ветеран, котлы булсын туган көнең!
Актанышта гомер итүче тыл ветераны Вәлиханова Сәхия Вәлихан кызы 2016 елның 7 апрель көнендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. РФ Президенты Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев котлады. Сәхия Вәлихан кызына үзенең иң ихлас теләкләрен җиткерде. Актаныш МР башлыгы...