8 май 2023 яңалыклары
-
Аккүз җирлегеннән хәбәрләр: Һәр авылда да Җиңү алып килгән батырларны искә алдык
Аккүз, Чишмә, Меңнәр, Яңа Кадермәт, Михайловка авылларының һәрберсендә Бөек Җиңү көненә багышлап митинглар узды.
-
Фотосурәтләрдә Такталачыктан Җиңү көне мизгелләре
Буген жирлегебездэ, Боек Жинунен 78 еллыгына багышланган бэйрэм чарасы утте.
-
Актаныш районы башлыгы Кубогына узган ярышта шахматчыларыбыз II һәм III урыннарга лаек булды
Районыбызда 7,8 май көннәрендә Актаныш районы башлыгы Кубогына төбәкара шахмат турниры узды.
-
Бер генә кеше яшәгән Карачта да Бөек Җиңү көнен бәйрәм иттеләр
Карач авылында нибары бер райондашыбыз-фермерлык белән шөгыльләнүче Тәлгать Арсланов кына яши. Шуңа да карамастан авылда Бөек Җиңү алып килгән батырларның рухы онытылмый.
-
Татар Суыксуы авыл җирлегенә караган авылларда Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган тантаналы чаралар узды
Бүген районыбыздагы авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды.
-
Советлар Союзы Герое исеме бирелергә тиешле Бөек Ватан сугышы ветераны Ибраһим Габдрахманов истәлеге мәңгеләштерелде
Бүген Түбән Гәрәй авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Ибраһим Габдрахманов истәлегенә хәтер тактасы куелды. Ибраһим Габдрахман улы Габдрахманов - Бөек Ватан сугышы елларында алты тапкыр яраланып зур батырлыклар кылган райондашыбыз. Аңа илебезнең иң зур бүләге Советлар Союзы Герое исеме бирелергә тиеш булса да, ниндидер сәбәпләр аркасында хөкүмәт бүләге тапшырылмый кала.
-
Югары Гәрәй авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә һәйкәл-обелиск ачылды (фоторепортаж)
Бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршыларга әзерләнгән көннәрдә районыбызның Югары Гәрәй авылы халкы аеруча дулкынландыргыч мизгелләр кичерә. Бүген, 8 май көнне авылда Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә һәйкәл-обелиск ачылды.
-
«Тамчы» үрнәк вокаль ансамбле һәм квартеты «Балачак» халыкара җыр конкурс-фестивалендә җиңде
Актаныш сәнгать мәктәбенең «Тамчы» үрнәк вокаль ансамбле һәм квартеты Казан шәһәрендә узган «Балачак» III халыкара җыр конкурс-фестивалендә катнашты.