8 август 2012 яңалыклары
-
Акча күктән яумый
"Саф" һәм "Ташкын" ҖЧҖләре җирлегендә авыл хуҗалыгының һәр өлкәсендәге төп мәсьәләләрне дә яктырткан гамәли киңәшмә узды. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм хуҗалыкның баш икътисадчылары катнашында узган әлеге сөйләшүдә тәүге мәсьәлә булып һәр өлкәдә дә чыгымнарны киметү бурычы ассызыкланды. Тулы...
-
10 август көнне финал
3, 4, 5 август көннәрендә авыл җирлекләрендә футбол буенча ярышлар узды. 10 август көнне финалга үткән Яңа Кормаш, Күҗәкә, Байсар, Киров, Мәсәде, Чалманарат, Яхшый командалары очрашачак. Футбол сөюче райондашларыбызны 17.00 сәгатьтә һөнәр лицее стадионында көтеп калабыз.
-
“Мәктәпкә әзерләнергә булыш!“
"Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе республикада быел 6 нчытапкыр уздырыла. Аның төп максаты: аз керемле, күп балалы, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны яңа уку елына әзерләүдә булышлык итү.
-
“Мөхәммәдия“ мәдрәсәсендә чыгарылыш имтиханнары
7 август көнне районыбыздан 7 кеше -1 ир-ат, 6 хатын-кыз Казан шәһәренә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә чыгарылыш имтиханнары тапшырырга киттеләр. Әлеге сәфәрләре рамазан аена туры килгәнлектән, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, икеләтә сөенечле. Имтихан да тапшырачаклар, шул ук вакытта "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә яшәп, ураза тотып, ифтар мәҗлесләрендә катнашып, изге дә, саваплы да гамәл кылачаклар....
-
Уңганнар бүләкләнде
Узган атна игенчеләр өчен иң кызу чорларның берсе булды. Табигать рәхим-шәфкатен күрсәтеп, иген-кырлардагы байлыкларны икеләтә көч куеп җыеп алуга мөмкинлек бирде. Эшнең җаен, тәмен белгән шактый гына комбайнчылар әлеге мөмкинлектән тулысы белән файдаланып, югалтуларсыз, бункерларны икмәк белән тутырырга ашыкты. Шөкер, алтын бөртекләр күләме белән беррәттән, аларның күрсәткечләре дә югарыга үрли....