8 август 2022 яңалыклары
-
Афәрин, яшь шахматчылар: безнекеләр Россия кубогын отты
2-8 август көннәрендә Чаллы шәһәрендә балалар арасында шахмат буенча Россия кубогы ярышлары узды. Безнең спорт мәктәбеннән 15 укучы бу ярышларда көчләрен сынап карады.
-
Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты
«Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.
-
Районыбызның юл иминлеген тәэмин итүчеләр Хөснуллиннар гаиләсенә автокресло тапшырды
Алсу һәм Альберт Хөснуллиннар бүген дүртенче улларын бала тудыру йортыннан алып чыкканда тагын бер зур бүләкле булдылар. Районыбызның Дәүләт автоинспекциясе җитәкчелеге әлеге гаиләне тәбрик итеп автокресло тапшырды.
-
Китап сөючеләр илендә: үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре мәдәният паркында укучылар белән очрашты
Бүген район үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре мәдәният паркында укучылар белән очрашты.
-
ТЕРЛЕК ТОТУЧЫЛАР ИГЪТИБАРЫНА: Башкортстаннан, Оренбург өлкәсе һәм Казахстаннан маллар кертү тыела
Бүген Татарстанга күрше Башкортстаннан, Оренбург өлкәсе һәм Казахстаннан маллар кертү тыела. Сәбәбе- төрле ветеринар авыруларның киң таралуы.
-
АО «Транснефть - Прикамье» – в числе лидеров среди организаций высокой социальной эффективности
АО «Транснефть – Прикамье» заняло 2-е место во Всероссийском конкурсе «Российская организация высокой социальной эффективности» в номинации «За создание и развитие рабочих мест в организациях производственной сферы».
-
Район җитәкчесе Ленар Зарипов атналык киңәшмә уздырды
Бүген район хакимиятендә Ленар Зарипов җитәкчелегендә район оешма-предриятие һәм учреждение җитәкчеләре катнашында чираттагы киңәшмә узды.
-
Бүген кемнәрнең карталарына 15000 сум акча күчә- Пенсия фонды яңа пособиеләр бирә башлады
8 августтан Россиялеләргә пенсия фондыннан яңа акча түләүләре килә башлады. Әлеге ярдәм бүген бик актуаль.
-
ИГЕНЧЕ КӨНДӘЛЕГЕ-2022: Актаныш игенчеләре 8 август көненә 336597 центнер икмәк җыеп алды
Районыбыз кырларында бүген урып-җыюның иң кызган мәле. Иртә белән кояш нурлары чык тамчыларын кипшертүгә механизаторларыбыз мул икмәк диңгезенә юл ала. Кыр батырлары көнне-төнгә ялгап, берсеннән-берсе куәтле, заманча комбайннарында тулы башаклардан бөртекләр җыеп алуга керешә.
-
Райондашыбыз Айзилә Бакирова UfaСhess Шахмат академиясе турниры җиңүчесе булды
Шушы көннәрдә Уфа шәһәрендә UfaСhess Шахмат академиясе турниры узды. UfaСhessның Август кубогы бәйгесендә район шәхмат мәктәбендә шөгыльләнүче Айзилә Бакирова җиңү яулады.