8 декабрь 2022 яңалыклары
-
Җитәкчеләребез йөзүдә- беренче, шахматта- икенче, гомумкоманда- җиңүче!
Муниципаль хезмәткәрләр арасында узган спартакиадада район җитәкчеләре командасы зур тырышлык күрсәтеп мактаулы 1 урынга лаек булды.
-
Сәламәтлекләре чикле булса да башкаларны кайгырталар: Иске Сәфәрдә яшәүчеләр мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итә
Хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүче райондашларга Иске Сәфәр авылы халкы беренчеләрдән ярдәм итүгә кушылды. Мәдәният йортында урнашкан китапханәдә авыл хатын-кызлары төрле түгәрәкләргә даими йөреп тора. Беркөнне уйлашалар да бергәләп китапханә залында йон оек бәйләүне оештырып җибәрәләр. Җепләр беткәч, өйдәге сарык йонын алып килеп язалар, эрлиләр. Электән бәйләмнән аерылмаган апа-әбиләр аеруча тырыша. Бүген дә районда узган инвалидлар ункөнлеге кысаларында оештырылган кичәне кул эшләреннән аерылмыйча карап, тыңлап, җырларга кушылып утырдылар.
-
Актаныш муниципаль районы җитәкчеләре республикакүләм спартакиадада I урынны яулады
Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләр арасында узган спартакиадада Актаныш командасы I урынны яулады.
-
АФӘРИН: Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова Мактау кәгазе белән бүләкләнде
Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова Россия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы мөмкинлекләре чикләнгәннәр җәмгыятенең мактау кәгазе белән бүләкләнде.
-
АО «Транснефть – Прикамье» построило площадку фильтров-грязеуловителей на НПС в Удмуртии
АО «Транснефть – Прикамье» завершило работы по строительству новой площадки горизонтальных фильтров-грязеуловителей (ФГУ) на нефтеперекачивающей станции (НПС) «Малая Пурга». Объект расположен в Удмуртской Республике.
-
«Актаныш-информ» бәйгесендә катнашучылар игътибарына!
«Актаныш-информ» сайтында «Яшел чыршым, басып торчы, өйнең түрендә!» бәйгесен игълан иткән идек. Укучыларыбыздан бер-бер артлы фотосурәтләр килә башлады. Аеруча балалар бакчалары, башлангыч сыйныфта укучылар һәм аларның әти-әниләре актив.
-
17 декабрьдә суярга әзер бройлерлар сатыла
Актанышта 17 декабрьдә суярга әзер булган бройлерлар сатыла.