Хезмәттәшебез республика күләмендә хөрмәтләнде
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге директорының радиотапшырулар буенча урынбасары Әлфия Мөхәммәтова бу атнада республика буенча уздырылган ике төрле иҗади конкурста җиңүгә иреште.
"Коррупция: журналист карашы" журналистлар конкурсына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләрне Казан Кремлендә бүләкләделәр. Ришвәтчелеккә каршы көрәшкә багышланган республика иҗади эшләр бәйгесендә хезмәттәшебез II урынны яулады.
"Кеше һәм табигать" республика...