10 февраль 2018 яңалыклары
-
В микрорайоне Яшьлек Набережных Челнов возобновилось строительство жилого дома ЗАО «Фон»
Решение о разморозке стройки принято на совещании под председательством первого заместителя Премьер-министра РТ Рустама Нигматуллина. В Набережных Челнах возобновили строительство 123-квартирного жилого дома № 65-03 первой очереди в микрорайоне Яшьлек, сообщает пресс-служба Правительства РТ. Соответствующее решение было принято на оперативных совещаниях под председательством первого заместителя Премьер-министра Республики Татарстан Рустама Нигматуллина....
-
Татарстан авылларында яшәүчеләргә бала тапкан өчен 100 мең сумга кадәр акча түләячәкләр
25 яшьтән яшьрәкләргә беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, ә өченче баласын тапкан 29 яшьтән яшьрәк әниләргә 100 мең сум түләнәчәк. Татарстан авылларында бала тапкан хатын-кызларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр акча түләнәчәк. Бу хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күрде....
-
Татарстанда көннәр суытачак
Киләсе ике тәүлектә төнлә һава температурасы -24 градуска кадәр төшәчәк. Татарстанда киләсе ике тәүлектә, 11 һәм 12 февральдә салкынайтачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Синоптиклар фаразларына караганда, көндез температура -9...-15 градус, төнлә -20, аязганда - 24 градуска кадәр төшәчәк. Шулай ук көнчыгыштан салмак җил, урыны белән бераз кар...
-
Актаныш "Россия чаңгы юллары- 2018"гә кушылды (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
"Россия чаңгы юллары" илебездә быел 36нчы мәртәбә уздырылса, Актанышта аны беренче тапкыр 2005 елда оештырганнар. Кайчандыр 200-300 кеше белән башланган чаңгы спорты бәйрәме быел "Бүләк" чаңгы базасында меңгә якын райондашыбызны җыйды. Берничә сәгать дәвам иткән ярышларда, һәр категория буенча җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүче исеменә лаек булган райондашларыбызга грамоталар, кубоклар, "БлагоДарение" хәйрия...
-
Социаль объект котельныйларында казаннарны алыштыруга 2017 елда 69,9 миллион сум тотылды
Яңа җиһазлар энергия ресурслары кулланышын киметә. Татарстанда социаль-мәдәни объектларның котельныйларында җылыту казаннарын алыштыру программасына 2017 елда 69,9 миллион сум акча тотылды. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хәбәр итә. 2014-2017 елларда әлеге программаны финанслауга 279,6 миллион сум бүленгән. Бу акчалар 500 объектта 921 котел урнаштыруга киткән. 2017 елда...