10 февраль 2022 яңалыклары
-
"Робосабантуй"га барасыңмы?
2022нче елның 27нче февралендә Казанда «Робосабантуй-2022» Идел буе балалар робототехника фестивале үткәрелә. Анда 6-12 яшьлек балалар катнаша ала.
-
Бүген район Советының чираттагы утырышында 2021 елга йомгак ясалды
Актанышта бүген тагын зур вакыйгаларның берсе- Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда район Советының дүртенче чакырылыш 17 утырышы узды. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов районның 2021 елдагы социаль-икътисади эшчәнлегенә йомгак ясады.
-
ЯҢА "ЯШЬЛЕК"НЕҢ ИСЕМЕ ҖИСЕМЕНӘ ТУРЫ КИЛЕП ТОРСЫН!
Бүген Актаныш өчен иң истәлекле көн! Төзекләндерүдән соң “Яшьлек» яшьләр үзәге ачылды.
-
Бүген Актанышта яңартылган "Яшьлек" яшьләр үзәге ачылды(фотолар)
Бүген Актанышта мөһим вакыйга- заманча яңартылганнан соң "Яшьлек" яшьләр үзәге ачылды.
-
"Татарстанның чаңгы юлы-2022" спорт массакүләм ярышларына рәхим итегез, райондашлар!
Кыш мизгеленең февраль ае-чаңгы сезоны өчен кызган мәл! Чаңгыларда җилдерү-сәламәтлек өчен бик хуп, буыннар саулыгына, кан йөрешенә тәэсир итүе генә түгел, ә позитив кәеф күтәренкелеге алу, табигатьнең хозур чагына соклану белән дә отышлы.
-
“Карт авылы- кече Ватаным!”
Нургалиев Руфил Рузил улы "Туган авылым минем!" бәйгесенә әлеге шигырьне юллаган.
-
Камилә Вәлиева алтын медален саклап калды!
Камилә Вәлиева алдагы ярышларда катнашачак, Русия Олипиадада команда турнирында алтын медален саклап калачак.
-
Балаларга әйтергә ярамый торган 5 җөмлә
Мөнәсәбәтләрне җайлау өчен дә, бозу өчен дә бер сүз җитә. Бигрәк тә әти-әни белән әле психикасы ныгып бетмәгән бала арасында упкын булмасын өчен, сүзләрне бик сак кулланырга киңәш итә психологлар. Түбәндәге җөмләләрне, гомумән, кулланудан төшереп калдырсагыз яхшырак булачак.
-
Парацетамол куркыныч авыру китереп чыгарырга мөмкин икән
Парацетамолны озак вакыт дәвамында куллану йөрәк-кан тамырлары авыруларына һәм инсультка китерергә мөмкин. Эдинбург университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта “Известия” Circulation журналы мәгълүматларына таянып яза.
-
АЛАР БЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫК!
Бүген район Советының чираттагы утырышында райондашларыбызга хөкүмәт бүләкләре тапшырылды.
-
Актанышта эпидемиологик вәзгыять: Бүген 4 райондашыбызда коронавирус табылды
10 ФЕВРАЛЬ мәгълүматлары буенча Татарстанда 1725 яңа очрак теркәлгән. 18 яшькә кадәрге балалар - 101 кеше. 246 кеше хастаханәгә озатылган, 1479 кеше өйләренә дәвалана.
-
ХЕЗМӘТЛӘРЕ-ХӨРМӘТЛЕ: Кыр батырларына мәртәбәле исемнәр бирелде
Бүген район Советының дүртенче чакырылыш 17 утырышы узды. Утырыш эшендә ТР Премьер-министр урынбасары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов , ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ренат Садыйков катнашты.
-
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә: Азат Закиров -Актанышның күренекле улы
"Актаныш-информ"ның #АктанышҮткәннәнКиләчәккә проекты кысаларында без авылыбызда туып-үскән танылган шәхесләребез белән таныштырабыз. Шуларның берсе- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре- Азат Закиров.
-
Актаныш районында алдынгы технологияләргә юл ачык
Бүген район Советының дүртенче чакырылыш 17 утырышы алдыннан район мәдәният сарае фойесында Актаныш районының авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлы эшчәнлеге, яңа технологияләрнең гамәлгә ашырылуы Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаровка тәкъдим ителде.