10 апрель 2016 яңалыклары
-
Пычрак машина номерына 500 сум штраф яный
Урамда кар эрегән, пычраграк вакыт булуын истә тотып, автомобиль хуҗаларына номерларны сөртеп-чистартыр торырга киңәш ителә. Россия Административ кодексы буенча, машина номеры укылмаса яки дәүләт таләпләренә туры китерелеп урнаштырылмаса 500 сум күләмендә штраф каралган. Әгәр дә арткы табличкадагы берәр сан яки хәреф тәүлекнең караңгы чорында 20 метр ераклыктан укылмаса штраф яный...
-
Юбилеегыз белән!
Хөрмәтле БАЯЗИТ ШӘЙМӘРДӘНОВИЧ! Ихлас күңелдән Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз! Актаныш технология техникумында куйган хезмәтегез чиксез зур. Гомерегезне хезмәткә багышлап, күп еллар дәвамында кешелеклегегез, ярдәмчеллегегез аша һәм олы шәхес буларак, укучыларның, хезмәттәшләрегезнең, туганнарыгызның, һәркемнең күңелен яулаган хөрмәтле кеше Сез. Тырыш, сабыр, ихлас хезмәтегезнең югары бәяләнүе - Сезнең чын мәгънәсендә оста оештыручы,...
-
Матурлыкка гашыйк ул
Укытучы! Кем генә тирән ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне! Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр - укытучы хезмәте. Бүгенге язмабыз да шундый изге затларның берсе - хезмәттәшебез, башлангыч сыйныфлар укытучысы Зәһинә Назиф кызы турында. Халык телендә кеше хезмәте белән матур дигән әйтем бар. Ул һәр чор кешесе...
-
Дзюдо белән яратып шөгыльләнү кирәк
2 апрель көнне районыбызда тәүге мәртәбә дзюдо буенча төбәкара зур турнир узды. "Актаныш" спорт комплексында 1999-2010 елгы балалар һәм яшүсмерләр көч сынашты. Бу кадәр күп килерләр дип көтмәгән идек - Ярышларга республиканың Чаллы, Алабуга шәһәрләре, Башкортстаннан Шаран, Дүртөйле һәм Илеш районнары җыелма командалары чакырулы иде. Дөресен әйткәндә, бу кадәр бала...
-
Игътибар! Викторина
"Тукай турында хатирәләр " дигән темада әдәби викторина уздырыла. Җаваплар 26 апрельгә кадәр үзәк китапханәдә кабул ителә. Телефоннар: 3-12-87, 89372965225, 89274550910. 1.Г.Тукайның беренче шигырьләре кайчан, кайда басыла башлый? 2. Г.Тукайның "Кем ул" шигыре кемгә багышлап язылган? 3."Шәрыкъ клубында" үткәрелгән кичәләрнең берсендә Тукайның өстенә нәрсә сибәләр? 4."Без - руслар белән татарлар...
-
Юбилеегыз белән!
Кыркаентүбә авылында яшәүче тормыш иптәшем, яраткан әниебез, дәү әниебез ЗӨЛХӘБИРӘ ГОФРАН кызы ИСЛАМОВАның 10 апрельдә гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее. Кадерле әниебез! Сине шушы матур бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа күпме генә теләкләр теләсәк тә, аз булыр төсле. Газиз әниебез! Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең...
-
Тәҗрибәсез машина йөртүче агач белән "бәрелешкән" (ФОТО)
Бу гадәттән тыш хәл Казан үзәгендә килеп чыккан. Яшь машина йөртүче юеш асфальтта машина белән идарә итә алмаган һәм якындагы агачка килеп бәрелгән. Егет шактый гына зыян күргән, шулай да хастаханәгә барудан баш тарткан. Шунысы билгеле: ул машина йөртү таныклыгын бер ел элек кенә алган булган әле. Авариядән соң исә...
-
Туган көнең белән, туганым!
Олыимән авылында туып, бүгенге көндә Актанышта гомер кичерүче туганыбыз ЛӘЙСИНӘ ФЛҮН кызы ГАЙНАНОВАга 6 апрельдә 50 яшь тулды. Кадерле туганыбыз! Без сине ихлас күңелебездән күркәм бәйрәмең - 50 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз....
-
Абау! Берьюлы ике фаҗига! Аракы эчү юньлегә илтми...
Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, 8 апрельдән 9 ына каршы төндә бер-берсенә охшаш ике фаҗига теркәлгән. Чаллыда 32 яшьлек ир-ат дусты белән исерткеч эчемлекләр кулланып утырганда, ялгыш кына талашып китәләр. Нәтиҗәдә, сугыша ук башлыйлар. Әлеге ир дустына пычак белән кадаганын сизми дә кала. Хәзерге вакытта әлеге җинаятьне кылуда...
-
Кагыйдә үтәү инспекторга түгел, ә үзебезгә кирәк
Түләнмәгән штрафлар, чистартылмаган машина номерлары, тизлекне арттыру очраклары, исерткеч кулланган машина йөртүчеләр... Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, тәртип бозучыларны барлау максатында узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре белән чираттагы рейдка чыктык. Язның матур көне. Кояш елмая. Кәефләр шәп. Машина йөртүчеләрнең дә бик күбесенең күңелләре күтәренке, аеруча, юл инспекторлары туктатып, бар да тәртиптә,...
-
Сөткә бәя нигә очсыз?
Бактың исә, хәзерге вакытта Татарстанда савылган сөтнең бер килограммын якынча 21 сум 30 тиеннән сатып алалар икән. Бу - узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда нибары 1 сумга гына кыйммәтрәк. Әлеге мәгълүмат Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә билгеле булды. Өстәвенә, сөткә бәяне төрле район төрлечә билгели икән. Балтач, Саба, Әтнә...